Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 Май 2021, 11:30

Ризида КАЮМОВА. Сугышта кабынган мәхәббәт

Аяныч, Зөфәрнең гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Аңа нибары 46 яшь була. Ул үлгәндә дә: “Анна, мин сине яратам, – дип, сөйгәненең күзләренә карап үлә. “Мәхәббәтем дә сине үлемнәрдән сакламады,” – дип елый Анна. Аннаның ул вакытларда булган кичереш-сагышларын язып кына аңлатып булмас төсле.Язмыш кешеләргә нигә шундый зур сынаулар куя, нигә ялгыз итә икән?!...

Районыбызның Иске Почкак авылының кызлар озатырга да өлгермәгән егете Зөфәр Миңниәхмәт улы Сәлихов Түбән Тагил шәһәренә заводка эшкә юллана. Күп тә үтми дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланып китә. Станокта корал эшләгән абыйлар сугышка китә. Яшь егет Зөфәр станок артына баса. Сугышка корал, танклар кирәк. Ул вакытларда Ленинград өлкәсеннән дә бер төркем яшьләр заводка эшкә килә. Үзенең яшьлек мәхәббәтен дә станок артында очрата Зөфәр. Күп егетләр күз атып йөргән чибәр, яшьлек дәрте ташып торган кызга үлеп гашыйк була. Ул –Анна Николаевна Кулакова. Зөфәр дә төшеп калган егет түгел, Анна да Зөфәргә битараф түгел. Сөйкемле егетне үз итә. Заводта яшьләр күп була. Җиңүне якынайту өчен ачлы-туклы, ал-ял белми эшли алар. Зөфәр белән Аннаның мәхәббәте сугыш вакытында бөреләнә. Зөфәр Аннага өйләнешү турында тәкъдим ясый. “Сугыш беткәч өйләнешербез әле”, – ди Анна егетнең тәкъдименә. Ләкин мәхәббәт барыннан да өстен була. Шунда загска да керәләр. Яңа өйләнешкән, бер-берсен өзелеп яраткан яшь парларга тулай торактан бәләкәй генә бүлмә бирәләр. Авыр еллар булса да, Зөфәр белән Аннага ул чор яшьлекнең иң гүзәл, онытылмас мизгеле булып исләрендә кала. Илгә Җиңү язы килә. Зөфәр белән Аннаның мәхәббәт җимешләре Юра туа. Мәхәббәтле яшь парлар Зөфәрнең туган авылы – Иске Почкакка кайтырга уйлыйлар. Башта Зөфәр абый кайта. Ул әнисенә куркып кына өйләнүе, хатыны безнең милләттән түгелен, яшь сабыйлары бар икәнен дә әйтә. Зөфәрнең әти-әнисе бер сүзсез риза булалар. Күптә үтми, Анна 6 айлык сабыен күтәреп Бүздәк станциясенә кайтып төшә.
Зөфәр ат җигеп әтисе белән сөйгәнен каршы алырга бара. Анна төп йортка килен булып төшә. Ул вакытта төп йортта Зөфәрнең абыйсы белән җиңгәсе дә яшәгән була. Бәләкәй генә йортта өч буын кешеләре күмәкләшеп яши башлыйлар. Зөфәрнең әти-әнисе Аннаның уңганлыгына, булдыклылыгына сөенеп бетә алмыйлар. Бианай, биатай өчен үлеп тора Анна.
Озакламый Анна белән Зөфәр башка чыга һәм җиң сызганып дөнья көтә башлыйлар. Анна кыяр, помидор, кәбестә үстерә, аларны бик тәмле итеп агач мичкәләрдә тозлый. Авыл халкы, күршеләр Аннаның уңганлыгына шак ката. Ул елларда безнең якларда кешеләр яшелчә үстерү, тозлау серләрен бик белмәгәннәр. Анна колхозда төрле эшләрдә эшли: печәнен дә чаба, утынын да кисә, төннәрен бәйләм дә бәйли, тегүен дә тегә. Авыл халкы Анна теккән күлмәк, итәкләрне, сырган сырмаларны бик яратып кияләр.Ул бик оста тегүче була. Теккән әйберләрен, яшелчәләрне Бәйгилде базарында сатып акча да эшли. Зөфәр башта Митрә-Әюптә, аннан Юмашта бухгалтер (хисапчы) булып эшли. Бу мәхәббәтле гаиләдә бер-бер артлы 5 бала дөньяга килә. Зөфәр дә, Миңниәхмәт абый да Аннага Анна Николаевна дип дәшәләр. Зөфәр чит авылга йөреп эшли. Анна сөйгәнен һәр көнне тәмле ашларын пешереп, матур күлмәген киеп, елмаеп, үбеп каршы алган. Авыл халкы, туганнары Анна белән Зөфәрнең бер-берсенә булган мәхәббәтенә, игътибар, ихтирамына соклана. Аларның яшәү рәвеше, дөнья көтүләре үрнәк булып торган.
Зөфәр белән Анна бер-берсенә терәк, кирәк булып, мәхәббәтле, бәхетле парлар, асыл ярлар булып гомер кичерәләр. Туганнары, дуслары өчен дә ярдәмчел булалар.
Анна ятимлекне татып үскән – әти-әнисе, 5 кыз бер малайны ятим калдырып, якты дөнья белән бер-бер артлы чирләп хушлашалар. Анна гаиләләрендә икенче бала була. Тормыш авырлыгы Анна белән апасы Серафиманың юка иңнәренә төшә. Аннаның туганнары Почкакка кайтып йөриләр. Язмыш кочагында калган туганнарын Зөфәр белән Анна ташламый. Серафима белән Шура авылга аларга Ленинградтан яшәргә кайталар. Зөфәр Аннаның туганнарын җылы кабул итә. Бергәләп яши башлыйлар. Серафима белән Шура колхозда төрле эштә эшлиләр. Ятим балалар бер эштән дә чирканып тормый. Шура, тормышка чыгып, Уфага күчеп китә. Серафима кияүгә чыкмый. Аны туган тиешле кеше Астарханьга үзләренә кайтып ала.
Бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китермәгән бәхетле парларга язмыш күтәрә алмаслык зур сынаулар куя: кышкы көннәрнең берсендә ат белән эштән кайтып барганда исерек тракторчы чана өстенә килеп менә…
Аяныч, Зөфәрнең гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Аңа нибары 46 яшь була. Ул үлгәндә дә: “Анна, мин сине яратам, – дип, сөйгәненең күзләренә карап үлә. “Мәхәббәтем дә сине үлемнәрдән сакламады,” – дип елый Анна. Аннаның ул вакытларда булган кичереш-сагышларын язып кына аңлатып булмас төсле.
Язмыш кешеләргә нигә шундый зур сынаулар куя, нигә ялгыз итә икән?!...
… Еллар үтү белән йөрәк җәрәхәтләре, тирән эзләр, җөйләр калдырып булса да, төзәлә.
Аннаны бу тормышта яшәргә бары тик Зөфәргә булган көчле сөю генә коткара. Әйе, Зөфәр үлде. Ләкин аңа карата мәхәббәт үлмәде. Анна апа да күптән юк инде бу дөньяда. Төшкән җиргә таш, мәхәббәткә тугры калып, 5 баласын үстереп, олы тормыш юлына чыгарып, 64 яшендә бакыйлыкка күчә Анна апа.
Бу мәхәббәт тарихын миңа Иске Почкак авылында игелекле гомер кичерүче бертуган Рина, Рәйсә апалар сөйләде.
Яуда яралган мәхәббәт корыч кебек ныклы ул. Тамырлары да аның бик тирәндә – йөрәкләрдә, күңелләрдә.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: