Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 апрель 2021, 00:14

Туфан МИҢНУЛЛИН. Әти киңәше

...Әтинең сүзләрен колак очына гына элеп чыгып киттем Казанга. Дөнья белән танышырга тотындым. Дөнья бик кызыклы икән. Шомардым. Чибәр кызлар да күп икән Казанда, марҗасы, татары... Алыштырып кына торам үзләрен. Кыяфәт шәп иде яшь чакта... Вакыйганың ни белән бетәсен сайттан укып белегез!

– Яшь чакта әтиләрне тыңларга яратмыйсың инде ул, Туфан абый. Үзең бөтенесен дә беләсең кебек тоела. Менә олыгая башлагач, үз балаларыңа киңәш бирер яшькә җиткәч, әти киңәшләре берәм-берәм искә төшә. Шул киңәшләрнең берсең сезгә дә сөйлим әле. Казанга китәргә җыенам. Укырга. Әти үз каршына утыртты да:
– Улым, алдыңа-артыңа, уңга-сулга карап яшә, бу дөньяда син үзең генә түгел, онытма. Югарыга да карап алгала, зур кеше булам дисәң югарыда ни барын белергә кирәк. Түбән дә караштыргала – гыйбрәт өчен анысы. Кем булсаң да, кайда эшләсәң дә, кайдан чыкканыңны исендә тот. Син менә шушы җирнең, шушы авылның баласы, – диде.
Бу сүзләрне колак очына гына элеп чыгып киттем Казанга. Дөнья белән танышырга тотындым. Дөнья бик кызыклы икән. Шомардым. Чибәр кызлар да күп икән Казанда, марҗасы, татары... Алыштырып кына торам үзләрен. Кыяфәт шәп иде яшь чакта.
Ике-өч ел үткәчтен, бервакыт кышкы каникулга кайттым. Әти терлек асларын чистартырга абзарга алып чыкты. Тиресне төяп, абзар артына чыгарып өябез. «Казан малаена» бу эш ошап бетмәсә дә түзәм – эшләмәгән эш түгел. Әти сораштыра инде тегене-моны.
– Ничекләр яшисең? Яраткан кызың бармы? – ди.
Мин дәшмим инде, әлбәттә.
– Ярый, ярый, – дигән була әти. – Монда хәбәрләрең ишетелгәләп тора. Хатын-кыз белән кирәгеннән артык чуаласың икән. Исендәме, берчак әйткән идем үзеңә, кайдан чыкканыңны онытма, дигән идем. Мин әйткәнне дөрес үк аңламагансың бит.
– Кайтып йөрим ич, – дидем мин, әтинең кинаясын аңламыйча.
– Бик начар укыйсың, ахры, башың эшләми,– диде әти.
Аның ни әйтергә теләгәнен Казанга килгәч кенә төшендем.
Бер хатын белән чуалып китеп каба язгач кына. Шуннан бирле күзләр кырыйга карый башласа, әти сүзе кылт итеп искә төшә.
2004
Фото: sahne.ru
Чыганак: Миңнуллин Туфан. Утырып уйлар уйладым: көндәлекләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005. – 367 б.
Читайте нас: