Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 апрель 2021, 21:03

Мин башкага гашыйк булдым...

– Сезне сихерләгәннәр. Сихерне кайтарам. Тик бу гына җитми. Сиңа чәчләреңне буятып, кистерергә кирәк, – диде күрәзәче

Лилия соңлап кына кияүгә чыкты. Яше утызга җитеп барган укытучы кызны шул ук район үзәгендәге икенче мәктәптә эшләүче егеткә димләделәр. Икесе дә мөгаллимнәр гаиләсеннән, тәрбияле балалар. Яшьләре шактый булгач, егет белән кыз каршы килмәде, матур гына яшәп китте.
Мәгариф идарәсе биргән йортны төзекләндереп, дөнья көтә башладылар. Яшәгән урыннары матур иде, бакча артында зур булмаган елга агып ята, агачлар күп. Лилия бакчаларында нәрсә генә үстермәде! Илнурның да бар эшкә дә кулы килешеп торды. Өйләнешүләренә бер ел тулганда матур, сау-сәламәт кызчыкка гомер бүләк иттеләр. Ел артыннан ел үтте, әллә ни бай яшәмәсәләр дә, тырышып эшләп, дөнья көттеләр, кечкенә Гөлназга яхшы тәрбия бирделәр.
– Нигә син үзеңне карамыйсың? Чәчең буялмаган, билең югала башлаган... Бизәнү дигән нәрсәне бөтенләй уйламыйсың, ахры, – дип шелтәләп алды берчак Лилияне Гүзәл ахирәте. – Кара аны, үз-үзен карап йөргән матур хатыннар иреңне тартып алмасын...
– Кем алсын инде аны миннән? Башка хатыннарга күз дә ташламый бит ул минем Илнур. Үзем кебек тыныч холыклы, дәртсезрәк... – дип көлемсерәп кенә куйды Лилия. – Романнардагы көчле, тетрәнүле мәхәббәтләр безнең өчен түгелдер инде ул...
– Алай димә, Илнур сукыр түгел бит...
Дустының сүзләренә артык игътибар итмәде
Лилия, гадәттәгечә, эштән кайту белән иске халатын киде дә аш-су бүлмәсендә кайнаша башлады. Тәрәзәдән эштән кайтып килүче Илнуры күренде. Башын иеп атлый, бик боек күренә. "Соңгы арада нидер борчый, ахры, Илнурны, сөйләшергә кирәк", дип уйлап куйды Лилия. Тик кичке аштан соң ире үзе сүз башлады.
– Лилия, кичер, мин башкага гашыйк булдым...
Савыт-саба җыярга дип урыныннан торган Лилия "лып” итеп утыргычына кире утырды.
– Без бит беркайчан да бер-беребезне алдап яшәмәдек, шуңа мин сиңа бер нәрсәне дә яшермичә дөресен сөйлим, – дип дәвам итте Илнур. – Ул мәктәбебезгә бер ел элек эшкә килде. Соңгы айларда уемнан һич чыкмый... Гөлназ белән син бик якын миңа, ләкин берничек тә үземне кулга ала алмыйм...
– Хәзер нишлибез инде? – диде Лилия чак телен әйләндереп.
– Белмим... Бик авыр миңа... Хәзер инде сиңа да авырдыр...
Шушы көннән алып Илнур залдагы диванда йоклый башлады. Коточкыч газаплы көннәр үтте. Кичләрен Лилия йокы бүлмәләренә кереп, берьялгызы гаилә альбомнарын карап утырырга гадәтләнде. Менә аларның туй фотолары, менә бала тудыру йортыннан чыккан мизгелләр... Ә менә Гөлназ әти-әнисен җитәкләп беренче сыйныфка укырга бара... Бик бәхетле яшәгәннәр икән ич алар! Илнурны өзелеп яратканын аңлады Лилия. Аның башканы сөеп газапланып йөрүе йөрәген телгәләде. Аптырагач, җан газапларын ахирәтенә сөйләде. Ул аңа күрәзәчегә барырга киңәш итте...
Бер ай эчендә Лилия өч үлчәмгә ябыкты, сулды. Алар Илнур белән юньләп сөйләшмәде дә. Җәйге каникуллар башланган иде инде, өченче сыйныфны тәмамлаган кызлары нәнәләрендә кунакта булып, бу хәлләрне күрмәде.
– Илнур, башкача болай яшәп булмый. Нишлибез? Теләсәң, китә аласың. Болай газапланып йөрмә... – диде Лилия беркөн.
– Минем сезне ташлыйсым килми, – дип башын иде Илнур.
– Алайса, әйдә болай итәбез. Мин Уфада бер бик яхшы им-томчы барлыгын ишеттем. Ул авыр хәлләрдә калган кешеләргә ярдәм итә икән. Беләм, син андыйларга ышанмыйсың, тик минем хакка, әйдә бергә барып карыйбыз...
– Мин барысына да риза...
Икенче көнне ир белән хатын юлга чыкты.
"Сихерче" аларны тыңлагач, башта бер яхшы шампан шәрабы, бер тартма кәнфит, җимешләр алып керергә кушты.
– Бу сихерченең аппетиты яхшы, ахры, – дип көлеп куйды Илнур урамга чыккач.
– Ә шулай да, күрәсеңме, янына бер кереп чыгу белән син елмая да башладың, – диде Лилия һәм алар икесе дә көлеп җибәрде.
Им-томчы шәрабны, кәнфит-җимешләрне әйләндерә-әйләндерә нидер укынды да, аларны янә пакетка салып, ир белән хатынның үзләренә тоттырды:
– Кайтышлый ике шәм сатып алыгыз. Кайткач, кичен аларны кабызып, шәрабны матур бокалларга коеп, шушы кәнфит һәм җимешләрне кабып, эчегез. Сезне сихерләгәннәр. Сихерне кайтарам. Тик бу гына җитми. Сиңа чәчләреңне буятып, кистерергә кирәк, – диде күрәзәче Лилиягә карап. Илнурга борылып:
– Бүген үк хатыныңа яңа күлмәк алып бир. Ул бүген тупсагыздан яңа киемдә атлап керергә тиеш. Өегезгә кичке җиде тулганчы кайтмагыз!
– Башта чәчтарашкамы әллә кием кибетенәме? – дип сорады Илнур шактый гына акчасын "сихерче"гә калдырып чыккач.
Чәчтараш якында гына булып чыкты. Лилияне көткән арада Илнур якындагы кием кибетен урап чыкты. Аңа ак җирлеккә зәңгәр чәчәкләр төшкән бер күлмәк аеруча ошады. Чәчен кистереп чыккан Лилияне ул кибеткә алып кереп, шул күлмәкне киеп карарга кыстады. Киенү бүлмәсеннән килеп чыккан хатынын Илнур башта танымады да. Лилиянең соңгы арада юкарып киткән гәүдәсенә матур күлмәк бик килешә иде. Билбау бил нечкәлеген күрсәтеп тора, зәңгәр чәчәкләре күз төсен кабатлый, матур итеп киселгән чәчләре иңнәренә төшкән...
– Нәрсә, әллә танымыйсыңмы? – Лилия тезелеп торган матур тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды.
Кайтыр юллары – бер сәгатьлек, ә кичке җидегә кадәр әле ярыйсы гына вакыт бар иде. Шуңа алар "вакытны үтерер" өчен паркны урап чыктылар, эскәмиягә утырып туңдырма ашап алдылар, соңыннан кинога керергә булдылар. Кызыклы фильм берчә көлдерде, берчә елатты.
Кайтышлый шәм сатып алырга да онытмадылар.
Өйләренә кергәндә кичке сигез тулып килә иде инде. Лилия кулларын юды да табын әзерләргә тотынды, Илнур күптән кул тимәгән матур бәллүр бокалларны тартып чыгарды, шампанны ачты, шәмнәрне кабызды. Залдагы диван бу кичне буш калды...
– Без барган хатын сихерчедерме, юктырмы, белмим, ләкин ул кеше холкын яхшы аңлаучы бик акыллы зат, – диде Лилия иртән үзенә сокланып, елмаеп карап торган иренә карап. – Хатын-кызга тормыш мәшәкатьләренә чумып, үзенә игътибар итми, иренә наз һәм вакыт бүлмичә яшәргә ярамый икән...
– Килешәм. Матур киенгән, үз-үзен караган Чибәркәйләргә кызыгып йөргәнче үз хатыныңны матур киендереп, чәчәкләр гөлләмәсенә коендырып, романтик кичләр бүләк итсәң, яныңда яшәгән кадерле кешең шул чәчәкләрдәй балкып китә икән бит, менә нәрсә аңлатырга теләгән ул безгә.
– Ә ничек соң теге... Яшь укытучы кыз?..
– Ул безнең мәктәптән бер ай элек китте бит инде... Минем уйдан гына чыкмый йөрде. Әйдә, онытыйк аны. Кичер мине, Лилиям, мин сине өзелеп яратуымны аңладым, – диде Илнур һәм хатынын кысып кочаклады. Иртәнге кояш нурлары Лилиянең кичә генә кистерелгән матур чәчләрендә чагылды...

Ләйсән ЯКУПОВА.

Фото: zhenomaniya.ru
Читайте нас в