...Көтелмәгән сораудан Кәримә апаның тамагына төер тыгылды. “Кичер мине, Гөлмәрьям, гафу ит. Әйе, ул көнне синең игезәк кызларың туды. Тугач, берсе еламады. Үлгән, диделәр дә икенче бүлмәгә кертеп куйдылар. Идән юарга дип су алырга керсәм, ни күзем белән күрим, бала исән булып чыкты. Бу хакта бүлек мөдире Фәнисә Әюповнага әйттем. Ул шаккатты, баланың тере икәнен күреп сөенде. “Баланың тере икәнен беркемгә дә әйтмә, икәү генә белик бу хакта, – диде Фәнисә Әюповна. Шуннан смена бетте, мин өйгә кайтып киттем. Фәнисә Аюповна күптән түгел генә бакыйлыкка күчте. Әлеге көндә хастаханәдә яшьләр генә эшли. Мин башкача бала турында бернәрсә дә әйтә алмыйм. Синең алдыңда гаебем зур минем, Гөлмәрьям, зур гөнаһ, хата ясадым. 23 ел йөрәк түрендә яткан серемне сиңа чиштем. Иңнәремнән авыр йөк төшкәндәй булды. Теге дөньяга да тыныч күңел белән китәм”.
Гөлмәрьям, күчтәнәчләрен калдырып, Кәримә апа белән саубуллашып, урамга чыкты.
Әй, язмыш! Нигә син адәм балаларын утларга, суларга саласың? Йомычка кебек бөтереп әле бер, әле икенче ярга кагасың? Башындагы уйларның очына чыга алмады Гөлмәрьям. Уфадан авылга кайтканчы шушы сорауларга җавап таба алмады.
Төнлә дә йокыга китә алмый озак ятты. Бары иртәнге якта гына йокыга талды. Төшендә теге ал күлмәкле кыз Гөлмәрьямне йөгереп килеп муеннарыннан кочаклады. Ничәнче тапкыр күрә ул шушы төшне. Нәрсәгә юрарга да белмәде...
Гөлмәрьям идарә йортына ашыкты. Бүген колхозга юллама белән Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгеч эшкә кайтырга тиеш. Аны каршылап, фатирга урнаштырырга кирәк. Язу-сызу эшенә чумып утырганда ишек шакыдылар. “Керегез, рәхим итегез”, – диде Гөлмәрьям.
Чү, бу ни хәл? Бу нинди могҗиза?! Ул күзлеген бер киде, бер салды. Гөлмәрьямнең күз аллары караңгыланып, йөзе агарып китте, суларга һава җитмәгәндәй тоелды. “Исәнмесез, Гөлмәрьям Кәримовна. Мине сезнең колхозга эшкә җибәрделәр. Минем исемем Миләүшә”, – диде кыз, елмаеп. “Сезгә ни булды, Гөлмәрьям Кәримовна? Чирлисезме әллә?” – дип, өстәлдәге гәрәфиннан су салып бирде. Гөлмәрьям калтыранган куллары белән сумкасыннан дару алып эчте. “Бәлки, врач чакыртыргадыр”, – диде Миләүшә, көяләнеп. “Рәхмәт, үтә ул, борчылмагыз. Документларыгызны калдырыгыз. Күрше бүлмәгә кереп гариза языгыз. Рәфис сезне Хәлимә апага фатирга илтеп куяр. Төшке ашны ашагач, бүген эш башларсыз, Сәгать икегә килеп җит, баш агроном Ильяс сине басулар белән таныштырыр”, – диде Гөлмәрьям. Миләүшә саубуллашып чыгып китте.
Гөлмәрьям документлар арасыннан кызның туу турында таныклыгын эзләп тапты. Сәлимова Миләүшә Мәсәлим кызы, 1990 елның 12 июлендә Уфа шәһәрендә туган. Кызым Диларә дә нәкъ шул көнне туды бит. Үз күзләренә ышанмый, бу юлларны кабат-кабат укыды. Тәмам аптырашта калган Гөлмәрьямгә һава җитмәгән кебек тоелды. Тәрәзәне ачты, җәйге җылы һава аның битләрен иркәләде, сулышын киңәйтте. Бердәнбере Диларәгә ничек ярдәм итәргә? Миләүшә моннан 23 ел элек югалткан кызым түгел микән? Бер ничек тә тынычлана алмады. Уй-фикерләре таркалды. Үз-үзенә урын таба алмыйча, арлы-бирле бүлмә буйлап йөреп тә килде. Бер белмәгән-күрмәгән кыз ни өчен җанга якын тоелды соң әле? Тизрәк Миләүшәне күреп, якыннан танышасы килде. Сәгать ике тулганчы Миләүшә идарә йортына килеп тә җитте. Гөлмәрьям Миләүшәне бүлмәсенә чакырып кертте. “Миләүшә Мәсәлимовна, сезнең белән танышып та өлгерә алмый калдым. Якынрак танышыйк әле. Башкортстанда туып, Татарстанга ничек барып чыктыгыз? “Әти-әниегез, туганнарыгыз бармы? – диде Гөлмәрьям түземсезлек белән. Әйе шул, мин дә нигәдер каушап калдым. Авылыгыз да бик матур. Шәһәрдә яшәсәм дә, авылны яратам мин. Җәйге каникулны һәр елны әтиемнең туган авылында үткәрдем. Авыл табигатен яраткач, авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Әтием инженер, әнием укытучы иде. Институтның икенче курсында укыганда әнием каты авырудан вафат булды. Әти белән әни миңа ике яшь тулгач Казанга күчеп киткәннәр. Әнием авыл хуҗалыгы институтына керүемә каршы килде, соңыннан ризалашты инде. Ул минем табибә булуымны тели иде. Әлеге көндә Казан шәһәрендә әтием белән яшибез. Ул минем өчен әни дә инде”.
“Миләүшә, иртәгә эш сәфәре белән Казанга барам, әтиегезнең телефон номерын бирә алмыйсызмы?” – диде Гөлмәрьям. “Бирәм, әлбәттә, ул сезне аэропорттан каршы алыр. Әти белән сөйләшеп куярмын, – диде Миләүшә.
Тиз арада Миләүшәнең әтисе Мәсәлим белән очрашып сөйләшергә кирәк. Ярдәм итәрме Мәсәлим? Очрашу нинди шартларда үтәр? Бу вакытта Гөлмәрьям кая барып бәрелергә белмәгән яралы кошны хәтерләтә иде. Аның күз алдыннан Диларәнең сулып барган, ярдәм сорап тилмереп караган карашы китмәде. Әгәр дә Миләүшә чынлап та аның моннан 23 ел югалткан кызы булса, Диларәне бары тик ул гына үлем тырнагыннан алып кала ала.
Шоферы Рәфис икенче көнне Гөлмәрьямне аэропортка илтеп куйды. Уйлар диңгезендә йөзгән Гөлмәрьямгә вакыт үткәне сизелмәде дә. Самолет Казан аэропортына килеп җитте. Ни дип җавап бирер Мәсәлим аның соравына? Гөлмәрьям самолеттан иң соңгы кеше булып төште. Кулына бер кочак ал розалар тотып, үзенә каршы килүче мөлаем ирне күреп, туктап калды.
Тукта! Бу ни хәл? Мәсәлим, каршында кызы Миләүшәгә охшаган ханымны күргәч, каушап, аптырап калды, башыннан төрле уйлар үтте, фикерләре чуалды. Алар бер-берсенә карап сүзсез калдылар. Ике арада тынлык урнашты.
– Исәнмесез, сез Мәсәлим Вәлиевич буласызмы? – диде Гөлмәрьям, тынлыкны бозып. “Я, Ходай, тавышына кадәр ошаган. Миләүшәне тудырган, биологик әнисе була түгелме? Юк, юк мондый хәлләр киноларда гына була бит. “Әйе, мин Мәсәлим булам”, – диде ул каушап һәм чәчәкләрен Гөлмәрьямгә сузды. “Кайдан белде икән ул минем ал розалар яратканны?” – дигән уйлар үтеп китте Гөлмәрьямнең башыннан. “Сезнең белән очрашуга мин бик шат”, – диде Мәсәлим.
– Мәсәлим Вәлиевич, мин сезнең белән ерак араларны якын итеп, бик җитди темага сөйләшергә, дип килдем.
– Кайда сөйләшәбез, минем өйдәме?
– Өегезгә барырга уңайсыз бит әле.
– Әйдә, ресторанда сөйләшәбез, – диде Мәсәлим.
Алар барып җитүгә аерым бүлмәгә өстәл әзерләнеп куелган иде. “Бер-беребезгә син дип дәшик әле”, – диде Мәсәлим.
“Нәрсә дип, ничек кенә сүземне башлыйм икән? Мин сүземне ераклардан, үткәннәрдән башлыйм. Башкортстанда туып, моннан 21 ел элек сезне туган яклардан күчеп китәргә нәрсә мәҗбүр итте?” Көтелмәгән сораудан Мәсәлим каушап калды. Шушы минутларда ул барын да аңлады. Мәсәлимнең йөзе җитдиләнеп китте. Димәк, Гөлмәрьям моннан 23 ел элек Миләүшәне тудырган, яшәү бүләк иткән әнисе була. Мәсәлим Гөлмәрьямнең ялварып җавап көткән күзләренә карады. Үз-үзен кулга алды. Хәтер җепләре үткәннәргә барып тоташты...
Тормыш иптәшем Асия белән студент елларында таныштык, яратышып өйләнештек. Асия бәби китермәде, табибларга, шифаханәләргә барып карады – файдасы булмады. Миләүшә безнең үз кызыбыз түгел. Без аны бик бәләкәйдән, бала тудыру йортыннан алып, тәрбияләп үстердек. Тормыш иптәшем Асия яхшы хатын, ана булды. Без Миләүшәгә дөрес тәрбия бирергә тырыштык, бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәде, Миләүшәгә ике яшь тулгач, кеше белмәсен, дип, без Казанга күчеп килдек. Миләүшә бу хакта белми. Асия гына вакытсыз якты дөньяны ташлап китте. – Мәсәлим сөйләгәндә Гөлмәрьямнең күз яшьләре чишмә төсле акты. “Миләүшәне алганда әнисе кем икәнен, әлбәттә, сорадык. Югары белемле студентка, баладан баш тартты, диделәр. Безнең гаеп юк монда”, – диде Мәсәлим. Гөлмәрьям моннан 23 ел элек булган бала табу йортындагы хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләде, тормыш юлларын, әлеге көндә игезәк сыңары Диларә кызының хастаханәдә ярдәм көтеп ятуын түкми-чәчми сөйләп бирде. Бу вакытларда Гөлмәрьям белән Мәсәлимнең күңел халәтен әйтеп аңлату кыен, авыр иде.
Мәсәлимнең каршында утырган сагыш тулы Гөлмәрьямне кочагына алып юатасы, юка иңнәреннән кочып, йомшак чәчләреннән иркәлисе килде. Ләкин ул кыенсынды, үзендә көч таба алмады. Гөлмәрьямнең йомшак, җылы кулын сыйпап: “Гөлмәрьям, Миләүшәгә гомер бүләк иткәнең өчен зур рәхмәт”, – диде Мәсәлим. Аның күңел түрендә, йөрәгендә 23 ел буе йөрткән сер чишелде, күңеле бушагандай булды. “Бу хакта Диларә белән Миләүшәгә икебез утырып аңлатырбыз”, – дигән фикергә килделәр. “Йөрәктә бер кем белми торган, 23 ел буе йөрткән серне, йөрәктән кан тамса да, авыр булса да Миләүшәгә үзем аңлатырмын. Диларә белән хастаханәдә дүртебез бергә очрашып, диагнозны да, чын дөреслекне дә сөйләргә, аңлатырга кирәк”, – диде Мәсәлим җитди кыяфәт белән.
Бер атнадан соң Диларә, Гөлмәрьям, Миләүшә, Мәсәлим Мәскәүгә юлландылар. Диларә тәмам савыгып чыкканчы Гөлмәрьям белән Миләүшә бер бүлмәдә, Мәсәлим кунакханәнең аерым бүлмәсендә яшәделәр. Операция уңышлы үтте. Көн дә килеп Диларәнең хәлен белеп тордылар. Иртәгә Диларәне хастаханәдән чыгаралар. Миләүшә икесенә дә бертөрле, пардан күлмәкләр, аяк киемнәре алды...
Мәсәлим белән Гөлмәрьям беренче катта хастаханәдән кызларның чыкканын көтеп утыралар. Икесе дә дулкынланалар. Менә бер-берсенә ике тамчы су кебек ошаган, пардан киенгән, әкияттәгечә сылу Диларә белән Миләүшә килеп чыктылар. Кызларның кайсы Диларә, кайсы Миләүшә икәнен аерып алып булмый иде. Кызлар, йөгереп килеп, башта Гөлмәрьямне, аннан Мәсәлимне кочаклап үптеләр.
Мәсәлим аларны аэропортка кадәр озата барды. Ул үзендә көч, кыюлык табып, Гөлмәрьямнең биленнән кочып, зәңгәр күк йөзедәй күзләренә карап: “Гөлмәрьям, күрәсеңме, безнең өчен дә бәхет капкалары ачылды бит. Менә бит сөеп туймаслык, пар алмадай кызларыбыз булды. Чык миңа кияүгә, калган гомерләрне парлап, бергәләп үтәрбез, яраларыңны өреп бәйләрмен”, – диде. Гөлмәрьям башын Мәсәлимнең иңнәренә салды. Чиксез шатлык, бәхет нурларында коенган Гөлмәрьям көтелмәгән сүзләрдән югалып, җавапсыз калды. “Зинһар, юк дия күрмә. Беләм, безнең яшь тә бара – кинәт кенә җавап та биреп булмыйдыр”...
Менә самолетка утыру башланды. Гөлмәрьям кызлары Диларә, Миләүшә белән самолетка кереп утырды. Алда аларны киң офыклар, бәхеткә төренгән көннәр, сихри айлы кичләр, йолдызлар балкышы, сагындырган газиз туган ягыбыз, ырыслы җиребез – кояшлы Башкортстан көтә...
Самолет җирдән чиксез күкләргә күтәрелде. Мәсәлимнең: “Яраларыңны өреп бәй-ләр-мен”, – дигән сүзе җиһаннарда яңгырап, Гөлмәрьямгә кайтаваз булып яңгырады...