...Аңына килгәндә ул ялгызы система астында ята иде. Операция булганын да хәтерләми. Йөгереп шәфкать туташы килеп керде, кан басымын үлчәде. “Сезне кызыгыз туу белән котлыйм”, – диде ул. “Берәү генәме?” – дип сорады Гөлмәрьям. “Сезгә борчылырга ярамый. Хәзер бүләк мөдире Фәнисә Әюповнаны чакырам”, – диде дә, чыгып китте.”Сезнең игезәк кызларыгыз туды, кызганычка каршы, без берсен коткарып кала алмадык. Икенче кызыгыз исән-сау, дүрт саны төгәл”, – диде. Гөлмәрьямгә бик авыр иде бу сүзләрне ишетү. Ул үксеп елый башлады. Тынычландыру өчен уколлар ясадылар.
Шәфкать туташы Гөлмәрьямгә сабыен алып керде. “Менә нинди матур кызыгыз туды”, – диде дә, Гөлмәрьям белән янәшә яткырды. Ул сабыен кочаклады, битен кызының битенә терәде. Шундый җылы, йомшак, бәрхет кебек иде битләре. Гөлмәрьям сүзләр белән генә аңлатып булмый торган бәхетле минутлар кичерде.
“Өч көннән имезергә кертербез,” – диде шәфкать туташы елмаеп һәм баланы алып чыгып ките. Берьялгызына күңелсез булып китте. Торырга, су эчәргә дә ярамый. “Очыпкул” чишмәсенең челтерәве колагында яңгырады, шифалы суының тәмен иреннәрендә тойды.
Санитарка Кәримә апа Гөлмәрьямнең иреннәренә мамык белән су тидереп торды. Бер тәүлектән соң әкрен генә аякка бастырып карадылар, аның башы әйләнеп китте. Кәримә апа Гөлмәрьям кырына кереп йөрде, аңа ярдәм итте.
Бүлмәгә операциядән соң ике хатынны керттеләр. Гөлмәрьямнең күңеле күтәрелеп ките.
Икенче көнне авылдан Закир да килеп җитте. Шатлыгының иге-чиге юк иде. Бер кочак ал розалар алып килгән. Күңел җылытырлык хаты да бар. “Гөлмәрьямем, кадерлем минем! Кызыбыз өчен сиңа зур рәхмәт. Әни булуың белән, мине әти итүең белән, сөеклем. Икегезне дә бик яратам. Сагындым үзегезне. Сезне яратып, үбеп, Закир”, – диелгән иде хатта. Ул хатны кат-кат укыды. Бу хат аның күңелен җылыткандай булды. Яраткан чәчәкләре-ал розалар бүлмәгә ямь биреп, хуш исләрен таратты…
Өч көннән соң кызын имезергә керттеләр. Гөлмәрьям шатлык хисләре кичерде.
Әкренләп йөри дә башлады. Кәримә апаның адресын да алды. Ун көннән соң Закир аларны авылга алып кайтты. Бәхетле парлар шатлык диңгезендә йөзделәр. Кызларына Диларә дип исем куштылар. Бәби кайткач, болай да матур дөньялары түгәрәкләнеп киткәндәй булды, өй сабый авазына төренде. Үлгән кызлары өчен көяләнделәр, әлбәттә. Авыр чакларда әл дә якын кешеләре – Закиры белән Зөләйха апа бар. Алар Гөлмәрьямне ягымлы сүзләр белән юаттылар. Закирның иңнәренә башын салып, йөрәк яраларын дәвалады, авыр көннәрне бергәләп җиңделәр.
Ел артыннан еллар үтә торды. Закирны мәктәп директоры итеп куйдылар. Гөлмәрьям дә колхоз эшеннән кайтып кермәде. Закирның куллары “алтын”. Заманча итеп йорт салып керделәр. Йорт мәшәкатьләре Зөләйха апага төште. Гөлмәрьям бәхетле ир хатыны булса да, күңеле тыныч түгел иде. Үлгән сабые күңелен, йөрәген телгәләде. Еш кына бер үк төшне күрә. Имеш, ал күлмәкле кыз, ерак-ерактан кулларын сузып, Гөлмәрьямнең каршына йөгерә. Еллар үткән саен төштә күргән кыз да үскәндәй була. Бүген дә ул төшен сөйгәненә сөйләде. Нәрсәгә юрарга да белмәделәр. Закир: “Тынычлан инде, Гөлмәрьямем, сабыр бул. Гомере шулай чәчкә кебек кыска булгандыр. Менә бит сөеп, сокланып бетмәс Диларәбез, гомер дәвамчыбыз бар”, – дип юатты ул.
Гөлмәрьям башкача бәби алып кайта алмады. Шуңа күрә Диларәне күз карасы кебек сакладылар. Закир һәр көнне иртән Диларәне җитәкләп мәктәпкә алып барды. Кызларының һәр уңышы өчен сөенеп яшәде Закир белән Гөлмәрьям.
Колхоз рәисе Галимҗан абый хаклы ялга киткәч, Гөлмәрьямне зур колхозга рәис итеп куйдылар. Менә шулай икесе дә эшкә чумдылар. Закир да,Гөлмәрьям дә үз эшләренең остасы булдылар. Эш өчен янып-көеп яшәделәр. Авыл халкы алдында икесенең дә абруе зур иде.
Әйе, тормыш һәрвакыт шома гына бармый шул. Аның чокыр-чакырлары да, кискен борылышлары да, көтелмәгән бәла-казалары, күтәрә алмаслык кайгылары да була. Аяз көнне яшен суккандай, Гөлмәрьям күтәрә алмаслык, үтә авыр, зур югалту кичерә: юл һәләкатендә Закир һәлак була. Тормыш кояшы сүнгән төсле була Гөлмәрьямгә. Бу көнне җилләр дә җиргә ятып елады.
Авариядән соң Закирны район хастәханәсенә озаталар. Гөлмәрьям хастаханәгә барып кергәндә Закир исән иде. Гөлмәрьямгә зур күзләрен тутырып карады, пышылдап кына, көч хәл белән: “Гөлмәрьямем, мин сине яратам”, – диде дә якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашты...
Көчлеләрне язмыш нигә шулай сыный, ялгыз итә икән?! Бу кайгыларга ничек түзәргә? Яралы йөрәкне ничек дәваларга? Йөрәкне бәйләп, дәвалап буламы соң?! Бу вакытларда Диларә 11 нче сыйныфта укый иде. Зөләйха апа белән Диларәнең ачыргаланып елаулары, ачы күз яшьләре бәгырьләргә үтеп кергән салкын, кара кайгы кино кадрлары кебек...
Гөлмәрьям авырлыкларга түзде, сынмады-сыгылмады. Авыр чакларда зиратка барып Закиры белән сөйләшеп, күңелен бушатып кайтты. Яшь, чибәр хатынга күз төшереп йөрүчеләр, димләүчеләр, оятсыз рәвештә. “Сөяркәм бул”, – диючеләр дә булды.
Зөләйха апа килене өчен бигрәк борчылды. Көннәрдән бер көнне ул: “Кызым, хәлләреңне, Закирны оныта алмавыңны да аңлыйм. Тормыш юлында үзеңә ошаган берәр кеше очраса, гомереңне заяга уздырма, кияүгә чык. Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый бит инде, гомере бигрәк кыска булды шул балакаемның,” – диде күз яшьләре аша. Көтелмәгән сорауга берничек тә җавап бирмәде Гөлмәрьям. Бу турыда аның уйлап та караганы булмады, бары эш дип, Диларә дип яшәде.
Көн артыннан көннәр, ел артыннан еллар үтә торды. Кызы Диларә университетның журналистика факультетын тәмамлау алдында тора. Кызы өчен шатланып бетә алмады Гөлмәрьям. Уфа дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлау алдында торган Диларә соңгы айларда хәлсезлек сизә. Күп укудан, тырышудан, йокысыз үткәргән төннәрдән генә, дип уйлый Диларә. Табибларга да мөрәҗәгать итми. Бары тик уку йортын кызыл дипломга тәмамлаганнан соң табибка бара. Кот очкыч авыру, мәкерле чир булуы ачыклана. Кат-кат алынган анализлар яман шеш авыруын дәлилли.
Дәвалаучы табиб Сабир Зәкиевич: ”Диларә, Гөлмәрьям Кәримовна мине күреп китсен әле, сөйләшәсе сүзем бар”, – диде. Диларәнең йөрәге жу итеп китте. Минут эчендә күңеленнән әллә нинди шомлы уйлар үтте. “Чирем шулай җитди микәнни”, – дип уйлады яшь кыз. Гөлмәрьям Диларә янына еш килде. Диларәнең ябыгып, агарып калган йөзен күреп көяләнде. Сабир Зәкиевич чирнең җитди икәнен әйткәч тә ышанасы килмәде. “Элек бу чирне дәвалап булмый иде. Хәзер медицина көчле, Диларәгә сөяк җилеге күчереп утыртырга кирәк. Якын кан кардәше дә донор була ала”, – диде Сабир Зәкиевич. Табиб Гөлмәрьямне юату өчен сүзләр эзләде, тынычландыру өчен дару бирде. Донор тапканнан соң гына Диларәгә диагнозны әйтергә сөйләштеләр.
Диларә әнисенең табиб бүлмәсеннән чыгуын түземсезлек белән көтте. Күңеленә никадәр генә авыр булса да, кызы кырында үзен тыныч тотарга тырышты. “Борчылма, кызым, барысы да яхшы булачак”, –дип кызының чәчләреннән сыйпады, какча аркасыннан сөйде. Гөлмәрьям кызы янында озак кына сөйләшеп утырды. Кызының сулып барган йөзенә карап йөрәге әрнесә дә, күз яшьләрен күрсәтмәде... “Бары тик сөяк мие генә коткара кызыгызны, донор табарга кирәк”, – дигән сүзләр күңелендә кайнады Гөлмәрьямнең.
Гөлмәрьям урамга чыкты. Уйлар, уйлар... Аларның чиге юк. Эх шушы вакытларда иңнәреңә башың куеп юатучы, яраларыңны өреп бәйләүче кешең булсын иде! Күзләрдән яшьләр чишмә кебек ага. “Язмыш, нигә син мәрхәмәтсез? Минем өчен бәхет ишекләре нигә кире ябыла? Кызымны, Закирымны югалттым. Диларә бит – минем соңгы өметем, бәхетем. Мин бит аның өчен генә яшим бу дөньяда. Ходаем, ярдәм ит, өзмә соңгы өметемне. Миңа ни эшләргә? Кая барырга?”
Гөлмәрьямнең аяклары үзеннән-үзе моннан 23 ел элек бала табу йортында санитарка булып эшләгән Кәримә апалар ягына атлады. Гөлмәрьям ел саен операциядән соң ярдәм иткән Кәримә апага күчтәнәчләр китереп китә иде. Соңгы елларда гына вакыт таба алмады. Гөлмәрьям кергәндә Кәримә апа чәчкәләргә су сибә иде. Кулларын каш өстенә куеп, Гөлмәрьямгә каршы атлады. Кәримә апа бераз каушап калды. Алар җылы итеп күрештеләр. Гөлмәрьямнең сораулы карашлы йөзен күргәч, кыенсынып куйды. Гөлмәрьям Диларәнең каты чирләвен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
«Кәримә апа, хастәханәдә иң күп эшләгән кеше син бит. Зинһар өчен әйт, син бит барысын да беләсең, ул көнне минем ике кызым тумадымы?”...
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)