Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгеч Гөлмәрьямне “Көрәш” колхозына эшкә җибәрделәр. Сылу, яшьлек дәрте ташып торган кызны икенче бригадага звено җитәкчесе итеп куйдылар. Зәйнәп әбигә фатирга урнаштырдылар.
Гөлмәрьямгә күбрәк ир-егетләр белән эшләргә туры килде. Туры сүзле, эшен төгәл башкаручы, хезмәт сөюче кызны үз иттеләр. Яшь кенә булса да, олысы-кечесе белән уртак тел тапты. Көн буена басу-кырлардан кайтып кермәде. Серкә очыручы тук башаклы арыш, бодайларга карап сөенде. Алтын төсенә кергән басу буеннан әкрен генә атлап, ялгызы гына үтәргә ярата Гөлмәрьям. Өлгереп, башларын түбән игән игеннәрнең талгын гына җилдә шыбырдашканын тыңлый. Алар яшь кызга: “Яратам, яратам”, – дип пышылдаган төсле тоела. “Мин дә сезне яратам”, – дип, аларның башларынан сыйпап үтә Гөлмәрьям.
Бу якларның искиткеч гүзәл табигатенә сокланып бетә алмый. Әйе, чынлап та әкият дөньсындай матур бу яклар. Биек тау итәгенә урнашкан Әюп авылын җырчы чишмәләр уратып алган.
Шушы гүзәллекне җаны-тәне белән сөйгән, җир җылысын ялан аяклары белән тойган Гөлмәрьям колхоз эшенә менә шулай чумды.
Быел елның килеше дә әйбәт: вакытында яңгыры явып тора, кояш үзенең алтын нурлары белән җирне иркәли. Гөлмәрьям иген башагындагы бөртекләрне санап, һәр басудан, һәр гектардан күпме уңыш аласын исәпләп тә куйды. Иң югары уңышны “Чибәр ялан” басуы бирәчәк дип шатланды. Төшке ашны да яланда механизаторлар белән ашый.
Зәйнәп апа Гөлмәрьямне тәмле ашлар, коймаклар пешереп каршылый. “И, балакаем, көн буе кояшта йөреп, янып, ябыгып беттең. Яшьләр кырына кичен клубка чыгып, күңел ачып кайтырга кирәк”, – диде бер көнне Зәйнәп апа.
Күрше кызлары Алсу белән Ләйсән клубка чакырып кергәч, каршы килмәде. Алар клубка килеп кергәндә яшьләр җыелып беткән иде инде. Гөлмәрьямне күргәч, егетләрнең күзләре очкынланып китте.
Гармунчы егет гармунын сыздырып җибәрде. Егетләрнең Гөлмәрьям белән танышасы, вальска чакырасы килде. Закир барысыннан да өлгер булып чыкты. “Чибәр кыз, сезне вальска чакырырга мөмкинме?” – диде Закир, бөтен кыюлыгын җыеп. Озын буйлы, кара, бөдрә чәчле егет кулыннан тоткач, Гөлмәрьям кып-кызыл булды, уңайсызланып китте.
Яшьләрнең күзе күбәләк кебек бөтерелүче яшьләрдә булды. Бию беткәч, Закир Гөлмәрьямне җитәкләп утырган урынына озатып куйды һәм янындагы буш утыргычка утырды. Ни дип сүз башларга белмәгән Закирга гармунчы егет баян бирде. Закирның өздереп гармунда уйнавы Гөлмәрьямнең күңеленә үтеп керде. «Матур итеп бии дә, өздереп гармунда да уйный. Нинди егет икән бу?” – дигән уйлар башыннан үтте.
Кызлар, егетләр, гармун көйләренә биеп, күңелле ял иттеләр. Яшьләр клубтан таралганда вакыт соң иде. Көн дә суына төшкән. Закир: “Чибәр кыз өшеп чирли күрмәсен”, – дип, костюмын Гөлмәрьямнең иңенә япты. Яшьләр гармун моңнарына кушылып урамнан җырлап үттеләр.
Закир капкадан керергә теләгән Гөлмәрьямнең каршына төште. “Сылуым, әйдә якыннан танышыйк,” – диде.
– Минем исемем Гөлмәрьям.
– Исемең бигрәк матур, үзең кебек.
– Минем исемем Закир. Бүген генә педагогия институтын тәмамлап туган авылыма эшкә кайттым.
Алар капка төбендәге эскәмиягә утырдылар. Ул көнне яшьлекнең гүзәл чагы – шаулап-гөрләп үткән студент елларын сагынып искә алып озак итеп сөйләшеп утырдылар. “Иртәгә мин сине эшләрең бетүгә “Чибәр ялан” басуыннан мотоцикл белән барып алырмын”, – диде Закир саубуллашканда.
Гөлмәрьям озак кына уйланып ятты. Закирның елмаюлы йөзе күз алдыннан китмәде. Бүген ул йокыдан гадәттәгедән иртәрәк уянды, ихатага чыкты. Сызылып таң ата. Күктә соңгы йолдызлар сүнә. Җәйге авыл иртәсе. Агачларда кошлар сайрый. Әтәч кычкырган тавышлар ишетелә. Ара-тирә этләр өрә. Сөт сорап бозаулар мөгри. Күлдә кыр үрдәкләре каңгылдаша. Йомшак искән җил чәчләрдән сыйпый, битләрдән үбә...
Тынгы белмәгән Гөлмәрьям тиз генә иртәнге чәйне эчте дә, таңнардан да иртәрәк торып эшләүче, печән чабучы механизаторлар янына ашыкты. Печәнчеләрнең эше көйле бара. Калын печән ятмалары тасма кебек сузылган. Җыеп алырга көннәр генә булсын. Бу көнне Гөлмәрьям канатланып йөрде. Ыгы-зыгылы, мәшакәтьле көннең үткәне сизелми дә калды. Уйларга чумып барганда мотоцикл белән Закир килеп туктады. Яулык астыннан чыгып дулкынланып торган чәчләре, кояш нурларында янып, алсуланган кызның йөзе бүген бигрәк матур төсле тоелды Закирга. Елмаюлы йөзе күңел кылларын тирбәтте. Ул Гөлмәрьямгә кыр чәчәкләре бүләк итте.
– Рәхмәт, Закир. Каян белдең минем чәчкәләр яратканны? – диде Гөлмәрьям, шатланып.
– Гөлмәрьям, әйдә утыр мин сиңа иң матур урыннарны күрсәтәм, – диде Закир.
Ике тау арасына урнашкан, җир куеныннан ургып чыккан “Очыпкул” чишмәсе янына туктап уч тутырып шифалы суын эчтеләр. Җәяүләп генә җитәкләшеп тауга менделәр һәм иң биек ноктасында туктадылар. Тирә-якның матурлыгын күреп, Гөлмәрьям хәйран калды.
Тау башыннан унике авыл күренә, тигез иген басулары җәйрәп ята. Яшел ефәктән бала итәкле күлмәк кигән бөдрә таллар арасыннан назланып кына Базы елгасы ага. Авыл яшеллеккә күмелгән, әйтерсең яшел чуклы япма япканнар. Биек таулары, анда үскән төз наратлар авылны кочаклап, җил-давыллардан саклый төсле. Шундый матур хозурлыкка сокланып, озак басып тордылар. Менә аларның карашлары очрашты. Гөлмәрьямнең күзләре зәңгәр күк йөзен хәтерләтә. Закир Гөлмәрьямне күкрәгенә кысты. “Мин сине яратам, Гөлмәрьямем, бер күрүдән әсир иттең”, – дип, йомшак чәчләреннән үпте.
Бер күрешүдән гашыйк булган яшь йөрәкләр җитәкләшеп таудан төштеләр.
Закир Гөлмәрьямне Зәйнәп әбиләргә кадәр озатып куйды. “Кич клубка чыгасыңмы? – дип сорады Закир.
– Чыгам, – диде Гөлмәрьям оялчан гына. Бер-берсенә гайшык булган җаннар һәр көнне, очрашу минутларын түземсезлек белән көтеп алды.
Үз-үзен тәртипле тотуы, әдәпле, һәр нәрсәгә игътибарлы булуы ошады Закирның. Авылда бу яшь парларга карап сокландылар. “Бигрәк матур, бер-берсенә пар килгәннәр”, – дип үз иттеләр. Авылда бер генә концерт та алардан башка үтмәде. Закир гармун уйнаса, Гөлмәрьям аңа кушылып моңлы итеп җырлады.
Көннәрдән бер көнне Закир “сюрприз” ясады. Кичке уенга чыккан яшьләр тып-тын калды. Закир, гармунын кулына алып, үзе язган җырны җырлап җибәрде.
Менә шулай матур итеп тәкъдим ясады Закир Гөлмәрьямгә. Ямьле җәйләр аларны очраштырса, назлы язлар аларны кавыштырды. Ак майларда, ак вәгъдәләр бирешеп өйләнеште Закир белән Гөлмәрьям. Табигатьнең дә кәләш чагы иде ул чакта.
Йоласына туры китереп, матур итеп туйлар ясадылар. Клубта комсомол туйларын да үткәрделәр. Район, авыл Советларыннан, комсомолдан, колхоздан истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Комсомол туйларын бик сирәк, бар яктан да үрнәк булган яшь парларга үткәрә иделәр. Гөлмәрьям төп йортка килен булып төште. Зөләйха апа киленен үз кызы кебек җылы кабул итте.
Гөлмәрьямне агроном итеп куйдылар. Закир балаларга физика, математика фәннәреннән белем бирде. Зөләйха апа балаларның үзара яхшы мөнәсәбәтенә, татулыгына сөенеп бетә алмады. Кулыннан килгәнчә ярдәм итте, эштән кайтуларына аш-суларын пешереп, өйләрне җылытып каршы алды.
Ярты елдан соң Гөлмәрьям авырга узды. Закирның шатлыгын сүзләр белән генә аңлатып булмый.
Көннәрдән бер көнне бу шатлыклы хәбәрне әнисенә әйтте. “Әни, озакламый безнең сабыебыз туачак, йорт эшләрен үзең башкарырга тырыш инде, Гөлмәрьямгә авыр әйбер күтәрергә ярамый. Мин үзем дә сиңа булышырмын”, – диде Закир. Зөләйха апаның күзен шатлык яшьләре каплады. Үзенең нәнәй булачагына бик шатланды ул. Улы белән килененең аркасыннан сөйде.
Ике айдан Гөлмәрьям хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басты. Ай саен хастаханәгә барып тикшерелеп торды. Анализлары да әйбәт. Бер барганда гинеколог туачак баланың йөрәк тибешен кабат-кабат тыңлады. “Әллә игезәкләр инде, йөрәк тибеше ике җирдән ишетелә кебек”, – диде, икеләнеп. Ул заманнарда районда УЗИлар да юк иде.
Гөлмәрьямнең кан басымы да күтәрелде. Бәби туарга ике атна калгач, Гөлмәрьямне республика хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машинасы белән озаттылар. Бер атна ятканнан соң ул бәбигә чирли башлады. Кан басымы күтәрелде, күз аллары караңгыланып, һушын югалтты...
Һәр кеше өчен туган авылы – иң кадерлесе, иң якыны. Анда кояш та яктырак яктырта, җилләр дә ягымлырак исә төсле. Табигатьнең иң матур урынына урнашкан Чакмагыш районы Каразирек авылында тудым мин.
Туган авылымда үткән яланаяклы балачак, аулак өйле, гармунлы яшьлек еллары яшел бишек булып күңелдә тибрәлә. Күз алдыннан озын ак күлмәк кигән, җылытучы, яшәтүче авыл мичләре китми. Мичтә пешкән чүлмәк ашы, чүпрәле арыш икмәге тәмнәрен, хуш исләрен онытып булмый. Көлчә, коймаклар пешергәндә инәкәйнең алсуланган бит очларын, кич утырырга кергән күрше апаларның әткәйнең гармун көйләренә кушылып җырлаган җырларын юксынып та, сагынып та искә алам. Нәнәйнең мөнәҗәтләре, сөйләгән әкиятләре күңел сандыгыннан урын алды. Халкымның күңел җәүһәрләрен шул чакта ук тирән аңлавым белән горурланам.
Митрә-Әюп – минем килен булып төшкән авылым. Ул туган авылымнан илле чакрымда гына. Ул миңа туган авылым кебек якын. Митрә-Әюп мине җылы кабул итте. Монда гомеремнең күп өлеше үтте. Авылыбыз – җир күкрәгеннән ургылып чыккан чишмәләр иле. Чишмәләрнең саф суларын эчкәнгәдерме, кошларның моңлы җырларын тыңлап үскәнгәдерме, мәхәббәтемне, яраткан эшемне туган ягымда тапканым белән бәхетле мин.
Туган төягемдә кояш та беренче чыгып, алтын нурлары белән бәрәкәтле җиремне иркәли. Мин яратам сине, туган ягым! Хуш исле үләннәреңне, иркә җилләреңне, көмеш яңгырларыңны, ак бураннарыңны, су буенда үскән зифа талларыңны, җиләкле болыннарыңны, хәзинәгә бай тауларыңны, шифалы балыңны, тәнгә сихәт биргән кымызыңны, курай, гармун моңнарыңны яратам.
Җәй көннәрендә өлгергән алтын иген басулары яныннан үтәм. Менә шушы туган ягымның матурлыгын, җир сулышын яланаякларым белән тоям мин… Туган ягымның хозурлыгы, аңа карата сөю, илһам канатларымны ныгыта да инде…
(Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.)