Яңа күпер урамындагы мунчага йөрим мин. Урамнан баруга караганда өйлəр арасыннан атлау турырак та, тизрəк тə. Тик бүген юлым уңмады.
Йортларның берсеннəн, бозау зурлыгындагы этен җитəклəп, бер бик кəттə хатын килеп чыкты. Тегенең эте, мине күреп, туктап калмасынмы! Суккалап та карый, тарткалап та ала. Тик эт миңа матур күзлəре белəн караган да каткан. Әллə этлəрне яратуымны шəйлəде микəн ул? Yземнең дə этем бар бит.
– Җыен əтрəк-əлəм йөри шушында! Тротуар тармыни сиңа, монда йөрмəсəң? – дип əрли бу хатын мине.
Тагын əллə нилəр əйтеп бетерде.
Аптырагач, сорадым тегедәрдəн:
– Хөрмəтлем, бик усал өрəсез, тышта йөртергə сезнең кайсыгыз кайсыгызны алып чыкты соң?