Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 март 2021, 13:15

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Җәза. Булган хәл

Шау-шу, чыр-чу белән бульдозер актарган алагаем зур кантарның аска очуын күрмичә дә калалар. Барысы да куркышып ян-якка сибелә. Нәгыйм өлгерми, кантар аны сытып, җиргә сеңдерә. Тетрәндергеч вакыйганың дәвамы – сайтта!

...Авылда ир белән хатын аерылыша. Йорттагы мал-мөл­кәтне, кашык-тәлинкәсенә кадәр санап, бик тиз бүлешә болар, һәркем үз өлешен үзенә ташып та куя. Тик бер җан иясенә генә: «Минеке, кулыңны сузма!» – дип чытырдап ябышучы күренми. «Артык кашык» – яшь ярымлык малай ни атасына, ни анасына сыймый, бәхетсез нарасыйны туп кебек анда-монда типкәләп йөртә башлыйлар. «Син ал,–ди хатынына ир. – Миңа ул кирәкми. Тудырган анасы баксын». Ә хатын бүтән ялган­маслык иттереп кырт кисә: «Миңа нәрсәгә синең имгәгең! Яңа­дан кияүгә чыгып, алма кебек балалар табам әле мин. Үзең ал!»
Бу хәбәр, җил белән бергә йорттан йортка таралып, күрше авылга да барып ишетелә. Сатучы Сәмәния кибетен бикли дә, сулуына кабып, өенә йөгереп кайта.
– Карале, Хәким, дим, фәлән-фәләннәрдә читкә кагылган бала бар икән, әйдә, уллыкка алыйк шуны! Безнеке юк бит инде, булмас та инде. Үзебезнеке дип сөеп-яратып үстерер­без, – ди ул иренә. Хәким берсүзсез ризалаша. Җитештә яши­ләр, ник алмаска ди! Бала – өй бизәге ич. Тормышларына ямь өстәлер, ичмасам.
Ирле-хатынлы ат җигеп күрше авылга китәләр. «Йөрәген­нән өзелгән бит, әнкәсе бирмәс», – дип юкка гына юл буе бор­чылып бара сатучы Сәмәния. Хәким дә: «Ир бала атага якын, атасы улыннан җиңел генә баш тартмас», – дип, урынсыз шик- шөбһә кузгата. Ябык, чандыр малайны, өстендәге керле күлмә­ген дә алыштырмыйча, сөенә-сөенә Хәким белән Сәмәниягә тоттырып җибәрәләр.
Нәгыйм яңа әти-әнисенә кайтканда ук ияләшә. Бала сөяр­гә тилмергән кулларның җылысын йөрәге белән тойган нара­сый шушы ике кеше өчен кадерле һәм бердәнбер булачагын алдан ук сизә бугай.
Чынлап та, ирле-хатынлы аны яратып-иркәләп туялмыйлар. Яратмас җиреңнән яратырсың шул! Түгәрәк йөзле чибәр малайның акылына, зирәклегенә бөтен тирә-күрше шакката. Биш яшендә Нәгыйм, йөгән күтәреп, әтисе янына атлар кара­шырга йөри, абзар ишеген ачып аларны үзе чыгара, үзе кире куып кертеп яба. Шуклыгы белән башка балалардан аерыла ул. Әйтик, аякларын салындырып сиртмәле кое бурасына то­тынып атына, әтисе кое өстен авыр капкач белән томаласа, малай җайлы гына куптарып ташлый. «Бәладән башаяк» дип, Сәмәния, эшкә киткәндә, иртән бердәнберен күрше Рәис аб­зыйларга тапшырып калдыра. Анда алты бала, олыраклары, биг­рәк тә Кадрия исемле кызлары, Нәгыймгә күз-колак булыр, ди. 9 яшьлек Кадрия исә малайны зирәклеге һәм тапкырлыгы өчен үз итә. Нәрсә генә яшерсәң дә, Нәгыйм шул әйбернең кайда икәнен әйтә. Кайчакта кызның бу ачуын да китерә. Гелән-гелән ялгышмыйча әйтеп торгач, эзләп интекмәгәч, уенның кы­зыгы бетә бит.
Коточкыч фаҗига буласы көнне урамдагы бала-чага тау астында уйный. Кызлар, чокырлар казып, чәчәк күмә һәм бәлә­кәйләрдән шуларның кайсысына чәчәк салынган, кайсысы буш икәнен әйтергә куша. Аста – балалар, ә өстә бульдозер эшли, тауны урталай кисеп юл яралар... Аңа берсе дә күтәрелеп карамый, һәркемнең уенда бер нәрсә: кем җиңә? Әлбәттә, зи­рәк Нәгыймгә тиңнәр юк, ул «монда – чәчәк, монда – буш» дип, чокырларга бармак белән генә төртә. «Бар, кайтып кит әле, син гел беләсең, синең белән кызык түгел»,– дип, Кадрия малайны пырылдатып өенә куа, ә Нәгыйм китми, аяк терәп карыша...
Шау-шу, чыр-чу белән бульдозер актарган алагаем зур кан­тарның аска очуын күрмичә дә калалар. Барысы да куркышып ян-якка сибелә. Нәгыйм өлгерми, кантар аны сытып, җиргә сең­дерә. Олыраклар юлга табан чаба, ә аннан арбасына балчык төягән трактор төшеп килә. Кул селкеп туктаталар. Кадрия тракторчыны таный: Нәгыймнең үз әтисе – Әнис абый. Кай­чандыр бәгырь кисәгеннән ваз кичкән, ә соңыннан аның ничек үскәнен читтән генә күзәтеп, уфтанып һәм үкенеп йөргән ата, балчык өеме астында калган баланың үз улы икәнен ишеткәч, акылдан шашарга җитеп, куллары белән туфракны казырга ке­решә. Ул арада авылга хәбәр оча, ат чаптырып Нәгыймнең икенче әтисе дә килеп җитә.
«Ике әти нишләр икән? Малайны кайсы алып китәр икән, дим. Бала гына булсам да, шуны уйлыйм, – дип сөйли Кадрия бүген. – Әле кулы белән казып, әле кәйлә белән чокып Нә­гыймне астан тартып чыгарган Әнис абый, бер мәлгә үле гәүдә­не нишләтергә дә белмәгәндәй, чайкалып басып торды да, тора­ташка әйләнеп, телдән язган Хәким абыйның беләгенә китереп салды. И ул Сәмәния апаның тилерүләре! Безгә керә дә: «Ник минем бердәнберем үлде соң?! Сез алтау әнә, алтыгыз да исән», – дип үкерә-үкерә елый».
Кайчандыр: «Миңа нәрсәгә синең имгәгең, яңадан кияүгә чыгып алма кебек балалар табам әле мин», – дип кәперәйгән Хәтирә хатын, әйе, бүтән кияүнең кочагына чума. Ходай аңа кыз бала бирә. Тик үсә-үсә баланың акылга сайрак икәне ачык­лана. Тагын да үсә-үсә шунысы да беленә: кыз тиктомалдан котырына, тузына башлый. Ашау белән йоклаудан гайре кыл да кыймылдатмаган таза гәүдәле әзмәвер кыз белән Хәтирә апа нигәдер авылдан үзәккә күченәләр. Беркөнне Кадрия акырган-бакырган тавышка сискәнеп уяна. Урамда берәү кычкыра, аның кычкыруына ниндидер дөпелдәүләр дә кушыла. Ул капка төбенә йөгереп чыга. Урам уртасында ике хатын сугыша. Хәер, сугышмыйлар, яшьрәге йодрыгы белән олырагының аркасын дөмбәсли. Дөп тә дөп, дөп тә дөп... Хәтирә хатынны әзмәвер кызы кыйный, юк, кызы түгел, җәза кыйный... Ходай җибәргән җәза.
Фото: https://i.ytimg.com/vi
Читайте нас: