Бу вакыйга турында Уфада яшәүче бер авторыбыз язып җибәргән иде.
Гөлчибәр апаны күрмәгәнгә унбиш еллап вакыт үткән иде инде. Үзе безне эзләп тапты. Тик нигәдер күңелсез иде ул. Югыйсә, ут кебек янып торган коңгырт күзләре белән һәр кешене бик тиз үзенә җәлеп итәр, гөл кебек матур, бик уңган иде.
Исәнлек-саулык сорашып, үткәннәрне бер-бер артлы искә алып гәпләшкәнче, чәй дә кайнап чыкты. Ләкин Гөлчибәр апаның монда гаме юк, үзен газаплаган нәрсәдән тизрәк котыласы килү күбрәк борчый иде аны, ахрысы.
– Мин сиңа бик зур үтенеч белән килдем бит әле, әгәр булдыра алсаң, гафу ит, – диде ул, ниһаять.
– Гөлчибәр апа, ни өчен гафу үтенәсез миннән? Сезнең миңа бервакытта да начарлыгыгыз тигәне юк ич, – дим.
– Тиде шул, сеңелкәем, тиде. Мин синең алда гаепле кеше. Хәтереңдәме, берчакны кинога барырга дип билет алган идем. Ә син: “Минем яңакларым шешкән, бик сызланам”, – дидең. Минем кәефем кырылды. “Син черегән яңакка ышанып юк вакытымны бар итеп йөргән булам тагын”,– дип ишекне шартлатып ябып чыгып киттем. Бу хәлне күзәтеп торган кызым хәзер: “Әни, сиңа шул апаның күз яше төшкәндер”,– ди. Кара, күр яңакларымны, нинди генә табибка бармадым, бер дәва да килешми, яман шеш, диләр... Юк, мин үз гомеремдә беркемне дә каргамадым, кеше йөзенә кара ягу, сәламәтлегенә зарар китерүне иң түбән эш, акылсызлык, дип саныйм. Тик шулай да язмышымнан зарланган чакларым аз булмагандыр. Кечкенә чакта яңак сөякләремне сындыргач, җәфа чигүләрем әле дә исемдә.
Гөлчибәр апаның мондый авыр хәлгә төшүе мине зур борчуга салды, үз алдыма, әллә чынлап та, күз яшем төштеме икән, дип уйлап та куйдым. Алай булса, тәүбә, тәүбә! Ләкин эшләр бер дә уңайга бармады. Берничә айдан соң Гөлчибәр апа якты дөньяны калдырып арабыздан китеп барды.