Мин безнең якларда гына оятсыз, гарьләнә белми торган кешеләрне шулай атыйлардыр дип уйлап йөри идем. Чынында татар яшәгән һәр төбәктә кулланыла икән бу сыйфат билгесе. Бер карасаң, уңайсыз да кебек: җир бөтен тереклекнең чыганагы булса, бит исә – кешенең йөзе, визит карточкасы. Әмма кылган гамәлләрең белән шул визитканы җиргә төшереп таптасаң, җир бит булмый кая барасың.
Очрадым мин шундый бер затка. Инде дистә елдан артык вакыт узса да, хәтерем бу вакыйганы җуярга ирек бирми. Кешегә дә сөйлисем килә. Төркиягә ялга барган идек ул чакта. Юк-юк, барудан түгел – кайтудан башлыйм әле. Төнге сәгать дүрттә безне уятып ашыйсы пакетларыбызны кулларыбызга тоттырдылар да, зур, комфортабельле автобуска утырттылар. Менә-менә Анталья аэропортына кузгалырга торабыз.
Шулчак кунакханәнең бер хезмәткәре керде дә:
– 214нче номерда торган Йосыпов әфәнде монда бармы? – дип сорады.
– Сез бар хезмәтләр өчен акча түләмәгәнсез.
– Гафу итегез, мин барның кайда икәнлеген дә белмим. Мин хатыным, оныгым белән су коенырга килдем – барларда йөрер өчен түгел.
Яшермим, коелып төштем. Аяз көнне яшен атты, дисәм, тышта дөм караңгы. Хезмәткәр исә кистереп сөйләшә:
– Сез кереп акча түләмичә, автобусны җибәрмибез. Ул очкычка соңга калса, гаепле булырсыз. Йә сезне көчләп төшереп калдырып автобусны җибәрәчәкбез.
Кереп туләүдән башка чара калмады. Суммасы аздан түгел. Анысыннан гайре гарьлеге ни тора! Җир ярылса, төшеп китәрлек. Кырыктан артык кеше алдында адәм көлкесенә калдым. Өстәвенә, күпләр кайда, кем булып эшләвемне чамалыйлар булса кирәк.
Аэропортка кадәр булган җитмеш чакрым араны ялгызым да, гаиләм белән дә, таныш-белешләр белән дә килеп чыккан хәлне анализлап үттек. Башта кунакханәнең администрациясен гаеплисе килде. Ник соң аның хезмәткәрләре кичә кичтән, авызларына су капкандай, бер сүз дә дәшмәделәр? Кагыйдә буларак, бурычы булганнарны чакырталар ич. Иртән ачкычны тапшырганда да шул ук хәл кабатланды. Исән-имин автобуска кереп утырдык.
Шул ук вакытта бөтен эш кампитрга корылган бит. Миңа тәгаенләнгән счетка да ачыктан-ачык “25 август, 16 сәгать” дип язылып куелган. Аннан соң төрекләрне гаепләү килешмәгән эш ул. Төрекләр эшчән милләт. Намуслы халык. Төркиядә өч мәртәбә булып, берсендә дә бер исерек тә күрергә туры килмәде. Апарның балаларга карашы гына да ни тора! Ә һәр гаиләдә ничәшәр бала үсеп килә.
Күп белгечләрнең фаразлавынча, киләчәктә төрекләрнең саны 100 миллионга җитәчәк. Дөрес, безгә карашлары буенча мин үзем төрекләрне икегә бүләм – яр буендагыларга һәм эчке өлкәләрдәгеләргә. Беренчеләрнең канында ярыйсы гына грек, әрмән, македон, фракиялеләр һәм тагын әллә нинди халыкларның каннары ага. Син татарча дәшсәң, еш кына аңламаучылыкка-аңларга теләмәүчелеккә дучар буласың. Андыйлар сине йә инглизчә, йә нимесчә сөйләшергә кыстый башлыйлар. Ә СССРның өченче сортлы автономияләрендә гомер сөреп телсез калган безнең буын кешеләренә гаепсездән гаепле булу хисе андый чакларда озак көттерми. Киресенчә, ә эчке өлкәләрдәгеләр синең телеңә сакчыл карашталар. Чак кына безнең телләрдәге Архун-Енисей якларыннан калган уртаклыкны ишетсәләр, елмаеп җибәрәләр һәм “аркадаш” дип туганнарча кулларын иңбашыңа салалар.
Юк, бармас төрек бу хурлыкка. Хәерче байлыгына кызыкмас ул. Төрекләр алар, акчаң булмаса да вөҗданың булсын, дигән канунга хыянәт итмиләр.
Тукта, тукта! Шулчак башымны яшендәй кисеп теге “25 август, 16 сәгать” дигән кампитр счеты искә төште. Нәкъ шул көнне, шул сәгатьтә үзебезнең номерга аларны кофе эчәргә чакырган идек ләбаса. Әмма хатыны килсә дә, ире килми калды.
Алар белән без монда гына таныштык. Җылы бер кичтә байтак кына йолдызлы кунакханәбезнең вестибюлен иңләп-буйлап рекламалар белән танышып йөрим, төрек феноменын аңларга тырышам. Мавыгуымнан каршыма бер пар килеп чыкканын сизми дә калганмын. Алар да минекенә охшаган эш белән мәшгуль. Җитмәсә, нәкъ безнеңчә сөйләшәләр. Ерак җирләрдә чакта татарча сүз ишетсәм, минем колагым тора. Андый чакта мин яхшы сүзгә ярыйсы юмартланам. Бастым килеп боларның каршына. Көлеп җибәрдем. Сорадым. Гадәттә татарча сөйләшкән кеше Башкортстаннан була. Болар да Чакмагышка күрше бер районнан икән. Әмма ни сәбәптәндер, пенсиягә чыккач, Урал артына, ят җирләргә күчеп киткәннәр. Әллә тагын ире хөкем эшендә эшләгәнгә агай-эне алдында гөнаһлы булуыннан шүрләгәнме? Бер Ходай Тәгалә генә белә. Ярый,
монысында минем эшем юк. Ә менә алларына барып басканчы ук игътибар иттем: чөкердәшәләр болар.
Нинди матур пар! Таһир белән Зөһрә диярсең. Чын исемнәрен әйтмәскә булгач, әллә шулай гына атыйк микән? Юк! Таһир белән Зөһрәнең аклыгы, пакьлеге минем язасы максатка туры килми. Хаббан белән Ләүзинә иде алар. Җитмәсә үзем эшләгән университетның шул шәһәрдәге бүлекчәсендә әллә хокук, әллә шунда җинаятьчелек буенча укыта. Болай булгач, йөрешербез, ераграк булса да вакытны күңелле үткәрербез. Риясыз шушы теләгемне “Алла боерса” белән беркетеп куярга бу юлы оныттым, шикелле.
Ләүзинә артык сүзчән түгел, Хаббанның исә теле чарланган. Ул синең белән төрле-төрле өлкәләрдәге әңгәмәне дәвам итә ала. Әмма беренче сөйләшүдә үк сүз эш-акча, пенсия агымына кереп китте. Гәрчә мин үзем куертмасам да. Дөресрәге, пенсия темасы минем саруымны кайната. Кәефем кырыла. Шуңа да карамастан, куелмаган сорауга җавап та булды:
...Мин алган пенсияне сез эшләп тә ала алмыйсыз.
Кем булуым, нинди дәрәҗәдә эшләвем, күпме хезмәт хакы алуым Хаббанга билгесез калса да, дөресрәге, әлегә аны кызыксындырмаса да, пенсия хакында сүз башлап, авырткан сөялнең өстенә басты бу. Мин дә “лаеклы ялда” лабаса. Мин дә арба артына тагылган дегет чиләге түгел ич. Фән докторымын, профессормын, кафедра җитәклим, атказанган фән эшлеклесемен. Пенсиям урам себерүчесенеке дәрәҗәсендә. Хурлыгы Русия хуҗаларына төшсен. Бу илдә түрәләр белән көч структураларында эшләүчеләр генә хөрмәтләнеп пенсиягә озатылалар. Башкалар өчен “лаеклы” сүзе – елаган баланы юатуга тиң. Йә әйтегез, җәмгыятькә кем күбрәк файда китерер? Кәнәфи- урындыкларына ябышып бюрократик кагыйдәләрне үрчеткән түрәләрме, йә булмаса корал сатып күкрәк какканнармы, әллә югары уку йортларында армый-талмый халык хуҗалыгына белгечләр хәзерләгән профессорлармы? Нигә аларны лаеклау дәрәҗәсе ун мәртәбә кимрәк? Шуңамы, күпме галимнәр, шагыйрь-язучылар, халык артистлары, рәссамнар, укытучылар, табиблар алган айлык пенсия акчасын ипи-сөт-бәрәңге арасында бүлә алмыйча кулларын калтыратып картлык билгесезлегенә керәләр. Бездә генә ул шундый хәл. Нимес пенсионеры алган бер айлык рентасына (аларда
пенсияне шулай атыйлар) рәхәтләнеп җылы диңгезләргә барып кайта ала. Миңа соң шундый сәяхәт мөмкинчелеге ел буена эшләп акча туплаганнан соң гына елмая башлый. Әйе-әйе, эшләгәч кенә. Пенсия – ул җан саклау гарантиясе генә. Белмәгәннәр өчен шунысы да мәгълүм булсын: минем дәрәҗәдә эшләгән нимес профессоры коммерция курслары белән хисаплаганда бездәгедән 15 мәртәбә тирәсе күбрәк акча ала.
Менә шулай, көтмәгәндә Хаббан белән Ләүзинәнең очравы, аларның каршына авызымны ерып килеп чыгуым ял иткәндәге шатлык хисләренә бәрабәр булмаган юшкынга әйләнде. Аерылып киткәч, мин үз-үземне әллә инде юаткандай иттем, әллә тәрбияләргә тотындым: “Кеше карбыз түгел, чиртеп белә алмыйсың”. Чынлап та, очраштык кына ич әле. Күп булса, сәлам бирештек.
Икенче көннәрне безнең төркем зурая башлады. Әллә кайсы яклардан җыелган татарлар – аларның арасында телләрен онытканнары да – күпме проблемаларны диңгез буенда кызына-кызына хәл иттек. Беркөнне сигез кеше үзебезнең кунакханәдән 5 чакрым ераклыктагы Сиде каласына барып кайттык. Юл буйлап түгел – бер аягыбыз суда, икенчесе – диңгез ярындагы комда. Ярты чакрым саен су керәбез. Аннан шау-гөр килеп гәпләшәбез. Бу яр буйлары ерактагы тарихта римлеләрне, грекларны тыңлаганнардыр. Бүген исә, нигездә, төрек һәм нимес авазлары яңгырашта. Урысчага да күнегеп килә Ак диңгез буйлары. Без пышылдамыйча, горурланып татарча сөйләшеп барганда, тирә-юньдә ниндидер ышанмаучылык, шул ук вакытта кызыксыну рухы хакимлек итә иде. Ярый ла, бу бит – мин хыялыйның гына хисләре. Бәлки, бернәрсә дә булмагандыр әле. Шулай да үземә рәхәт иде бит. Булганны булмады дип тә әйтеп булмый инде.
Әмма Хаббан – сәер. Аның белән мөгамәлә иткәндә җәелеп китеп сөйләшеп тә, дөньяңны онытып та булмый. Баш миеңнең бер өлкәсе сакта калган булырга тиеш. Көтмәгәндә ул кинәт кенә югала да, берәр сәгатьтән соң гына тавышсыз-тынсыз килеп урынына ята. Үзе кызарынган-бүртенгән, салпы ирен, бәлеш авызга әйләнгән була. Тик мәми авыз, булдыксыз, уҗым бозавы рәвешендә түгел, ә усаллыгын тышка чыгарып. Кайчак Хаббан югалган чакта ялгышып Ләүзинәдән сорасаң, тегесе кыенсынудан бигрәк ризасызлык белән җавап бирә: “И, сыра дип чабадыр инде шунда”. Кичләрен тагын да сәеррәк. Ашап- эчеп, бергәләп һавада йөрер чак җитте дигәндә генә болар икәүләп юкка чыгалар. Берничә мәртәбә тоттык кына дигәндә чын мәгънәсендә бездән качты болар. Кая ашыгалар иде алар? Биергә дисәң, яшьләре шактый инде: кызы белән улы берсе институт тәмамлаган, икенчесе шунда укый. Аннан соң без ял иткән кунакханә тирәсендә колагыңны тондырырлык акырткан рок-мазарлар да ишетелми. Булса, атнасына бер фольклор кичәләре уза. Алары – тыйнак. Ике сәгатьтән артыкка сузылмыйча. Тамаша йоклар вакытың җиткәндә минуты белән төгәлләнә.
Без беркатлы. Үзебез хәмер белән мавыкмагач, озаклап кына Хаббанның камилләшкән эчкече икәнлегенә төшендек. Бергәләп ял иткәндә түгел, кайтыр юлда, илгә җиткәч кенә. Ә теге чакта без аларны еш кына чәйгә, кофега чакыра торган булып киттек. Дөрес, алар безне үзләренә дәшеп мәшәкатьләнмәделәр. Без аларның кайсы номерда торганын да белми калдык. Киресенчә, бездә утырган чакларда Уфада алган юлламаларының кыйммәткә төшүенә зарландылар. Тормыш авыр, янәсе. Аның каравы, Хаббан мине ярыйсы гына тикшерде. Әлбәттә, чакырылып килгәч, отельдәге без торган номерның санын белә иде инде ул. Үзем турында информация алганда кичекмәстән фамилиямне белде. Кайсы корпуста, нинди факультетта, ничәнче катта эшләвемне сорады. Уфага ай саен килеп торуын әйтте. Шул вакыттан бирле ике ел узса да, Хаббанның килеп күренгәне булмады. Мин уйлыйм: намусы чиста кеше ишек шакудан курыкмас.
Алай гынамы: безнең төнлә кайтып китәчәгебезгә карамастан, озатырга чыгачагын әйтте.
– Юк, кирәкми. Кеше йөри торган вакыт түгел бит.
– Миңа төнге дүрт бернәрсә дә түгел ул.
Озату кая инде. Хаббан хәтта кичтән дә саубуллашып мәшәкатьләнмәде, каядыр китеп югалган иде. Шул ук вакытта безнең кайту бер атна алданрак булганга, үзләренең өй телефонын биреп, балаларына исән-имин ял итүләрен хәбәр итәргә сорадылар. Кайткан көнне үк без моны эшләдек. Әмма әйләнеп кайткач, Хаббан үзе безгә шалтыратып рәхмәтен әйтә белмәде. Гәрчә безнең өй телефонын алдан ук алып кую хәстәрен күргән булса да.
Хәзер инде төп сүзне әйтергә чират җитте. 25 август көнне 16 сәгатьтә Ләүзинә бездә “Хәзер керә, хәзер керә” дип утырса да, Хаббан кофе белән генә канәгатьләнмичә, минем хисапка барга коньяк эчәргә киткән булган икән. Күрәсең, аңа айлык зур пенсиясе һәм өлкән укытучы акчасы җитмидер. Барга баргалаган танышлар әйттеләр: анда үзең яшәгән бүлмәнең номерын атау һәм фамилияңне әйтү җитә. Бармен исә кампитрдан чынлап та шушы фамилияле кеше шул номерда яшәгәнлеккә белешмә ала да, ял итүчегә хезмәт күрсәтә башлый. Яшермим, безнең илдән килгән ял итүчеләр белән булган мөнәсәбәтләрдә – камил эш формасы түгел бу. Кунакханәгә урнашкан һәр кешегә визитка сыманрак берәр нәрсә биреп булмыймыни? Мондый артык гадиләштерелгән бәйләнеш хаббаннар үрчетергә булышлык итә ич.
Шулай итеп, 214 нче номерда Хаббанга дип пешерелгән кофе суына торганда, ул барда көньяк эчә-эчә кызган икән. Мин, әлбәттә, Хаббанны кулыннан тотмадым. Киресенчә, бу минутларда без аны үз бүлмәбездә көтә-көтә көтек булганбыз. Шуңа да аны хөкем итәргә җыенмыйм. Угрыны урлаган өчен түгел, тотылган өчен хөкем итәләр.