Ул – хатын-кыз, мин – ир заты, ул – олы апа, мин – әле ир уртасы, ләкин без – күршеләр, шунлыктан, ах-мәл килеп сөйләшәбез.
– Исәнмесез, – ди күрше. Миңа бу ошый, үзеннән кече кешегә “сез” дип эндәшә, димәк, олылый.
– Исәнмесез, апа, – димен мин дә, аңласын, “апа” дип теләсә кемгә әйтмиләр.
– Хәлләрегез әйбәтме, чирләмисезме, гаиләгез ничек, эштә тәртипме, коллегаларыгыз авырыймы, ата-аналары, туган-тумачалары чирләп ятмыймы? Хәзер бит заманы шундый, чирен-вирусын табып торалар, дөньядан китеп торалар.
– Рәхмәт, барысы да яхшы, тормышлар шәп, – димен мин. Ләкин минем җавабым күрше апакайга бик үк ошамады, шикелле.
– Әй, сөйләмә инде булмаганны, бөтен халык начар яшәгәндә син генә нишләп шәп яшисең ул? Шулай дип әйтергә ничек телең бара, – дип тезә апакаем хәзер “син”гә күчеп. – Чирлеләр бардыр инде ул, син яшерәсең генә. Әнә бит, үлеп торалар. Кичә аркылы урамнан Хәнифне озаттык, аннан алда Бибисафаның кырыгын уздырдык, өч көн элек Мөшәрифәнең еллыгы булды, бер атна элек сатучы Сараны җирләдек. Үзең беләсең инде, саран Сараны әйтәм.
Сүз конвейерының ахыры юк, мин түзми китәргә кузгалам. Апакайгынам беләгемә ябыша, битлеген салып күзләрен мөлдерәтеп карый.
– Син нит инде, әгәр берәрсе авырып китсә, миңа хәбәр бир. Срочны, яме! Мәет озатырга яратам мин, аның бит хәере кесәгә керә, тамак туеп кайта.
Минем, кем әйтмешли, авызым ачылды, иягем асылды. Бу апаны өендә ашарга пешерми диләр иде, дөрес икән. Ләкин ялкаулыктан түгел, ә бик шәп бизнес уйлап тапкан. Бизнес булмый, тамак туя ди бит, табышы да бар, ди. Ну, башлы хәзер замана апалары!