Барлык яңалыклар
Дөнья бу
17 март 2021, 15:56

“Чукын яки күземнән югал!”

Картайган көнендә марҗа җиңги абыйны чукынырга мәҗбүр итмәкче була.

Мин “Тулпар” журналын бик теләп алдырам һәм кызыксынып укып барам. Андагы әхлак, тәрбия кебек темалар бик кирәкле, кызыклы һәм мавыктыргыч. Бүген сезгә катнаш никахлар турында фикерләремне язарга булдым.
Катнаш никахның күңелсез яклары шактый күп. Минем Азат исемле абыем урыс кызына өйләнгән иде. Абыем хәрби училищеда укыган, аннан соң озак вакыт Тын океанда хәрби корабльдә хезмәт иткән. Гел урыслар белән аралашкан, шуңа да марҗага өйләнгәндер инде. Мин аны хәтерләмим, ул авылда яшәгәндә мин кечкенә булганмын. Өйләнгәч, бер тапкыр да авылга кайта алмады. Хатыны җибәрмәгән, ә үзе татарлар белән аралашырга теләмәгән. 1971 елда абый чирләп үлгән. Безгә хәбәр итүче булмады. Бик озак хәбәр килмәгәч, әти хат язып сорады. Шунда гына аның үлеме турында белдек. Бик каты кайгырдык. Абыйның улы белән кызы калды. Ләкин алар әтиләренең туганнарын белмиләр. Менә сиңа әни тәрбиясе! Әгәр җиңги үзебезнең милләт кешесе булса, болай эшләмәс иде.
Икенче бер туганыбызның улы да урыс кызына өйләнде. Хәтта туйлары да бик күңелсез үтте. Йөрәктә авыр, кимсетелүле тойгылар калдырды. Без, татарлар, вата-сындыра урысча сөйләшәбез, ярарга тырышабыз. Табын җанлы булсын өчен гармунчыдан урыс көйләрен уйнавын сорыйбыз. Урысча җырлыйбыз. Кыз ягы үзен эре тота, җырга да кушылмый. Ә бит аларның күбесе югары белемле, укыган кешеләр. Шулай булса да, үзләренең тәрбиясезлекләрен күрсәттеләр. Киленнең егетнең әнисенә бер кабат та “әни” дип дәшкәне юк. Бездә иреңнең әти-әнисе синең өчен дә әти-әни бит. Әгәр килен мөселман баласы булса, башкачарак булыр иде.
Уйлап-уйлап йөрим дә, бер дә үземнең туган-тумача арасында катнаш никахның бәхетле очрагын искә төшерә алмыйм. Еш кына мин бәләкәй чакта әтинең ике туган энесенең сөйләгәннәре күңелгә килә. Ул картайган көнендә гомер иткән хатыныннан аерылып кайтырга мәҗбүр булган. Чөнки олыгайгач, хатыны аның чукынуын сораган. Абый чукынмагач, хатыны аның белән башкача яшәргә теләмәгән. Гаилә әгъзаларына күпме гомер иткәннән соң аерылышу бер дә җиңел булмагандыр.
Катнаш никах күп очракта әнә шулай күңелсез тәмамлана. Шуңа да, авыр хәлләргә калмас өчен, яшьләргә бу турыда нык уйланырга кирәктер.

Лена Г.
Уфа.

Фото: bronity.ru
Читайте нас: