Юлда төрле көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар булырга мөмкин. Бу турыда юл йөрүчеләр яхшы белә. Без дә кышның язга авыша башлаган бер көнендә “Ока” машинасында 400 чакрымнан артык җир үтеп, Яр-Чаллыдан туган якка кайттык. 1990 еллар уртасында бу кечкенә машиналар әле бик популяр иде. Дөрес, аларны бик чыдам дип әйтеп булмый. Әмма “Ока”, кыска булуы сәбәплеме, кышларын карлы юлларны яхшы гына үтә, хәтта кайбер машиналар туктап калган кар көртләрен дә ерып чыгарга сәләтле иде.
Яхшы гына кайттык. Көннәр шактый салкын тора. Иртәгесен эш төшеп, район үзәгенә бардык. Әмма биредә көтелмәгән хәл – двигатель каешы өзелде. Машина йөртүчеләр моның нәрсә икәнен яхшы белә. Хәер, урамда озак утырырга туры килмәде – таныш имам очрап, үзенең “Нива”сында автозапчастьлар кибетенә кадәр тагып китерде. Шул кибеттә бер автомастерны очраттык. Ул хәлгә керде – каешны алыштырып бирде. Без дә инде, кичкә таба булса да, зур сөенеч белән шул озын юлга чыгып киттек.
Ләкин безне тагын бер бәла көткән: Дүртөйле районының Миңеште авылын узуга (шагыйрь Назар Нәҗминең туган авылы, олы юлдан берничә чакрым эчтәрәк – Агыйдел буенда) двигатель каешы кабат өзелде. Рәттән ике тапкыр каеш өзелү – ул бик сирәк хәлдер. Тышта караңгы, ачык басудан кием аша җиңел генә уза торган бик тә ачы җил-буран. Машина тиз арада суынырга өлгерде. Мин буксир каешы тотып юлга чыгып бастым. Бәхеткә каршы, озак көтәргә туры килмәде – арттан килүче “Газель” туктады. Аннан җиңелчә генә киенгән машина йөртүче төште. Минем башта – мөселман бүреге, бәлки шуңа да игътибар иткәндер дип, мин татарча исәнләштем һәм хәлне аңлата башладым. Ул урыс кешесе булып чыкты. Хәлне болай да аңлый иде. Машинаны буксирга алды. Әлбәттә, салкында буксирда баруы җиңел түгел – тәрәзә туңа, шуңа күрә алгы өлешне күбрәк чамалап кына барасы. “Газель” хуҗасы безне Казан-Уфа юлының Дүртөйле чатына урнашкан төнге кафе янында калдырды. Хезмәте өчен суммасын үземчә чамалап акча суздым, әмма ул алмады. Үзе Октябрьский шәһәре аша Самарагамы бара. Миннән юлны сорады. Дүртөйледән Уфа ягына 10 чакрым тирәсе баргач, уңга Октябрьский дип күрсәткән күрсәткеч бар. Мин аңа шул хакта белдердем һәм зур рәхмәт әйтеп озатып калдым.
Ошбу төнге кафеның подвал өлешендә автосервис булуын белә идем. Тик ул төнлә эшләми. Билгеле, без инде җәмәгатем белән тынычланып калдык. Җылы кафеда төн уздыру бу очракта безгә тигән зур бәхетләрнең берсе иде. Каравылчы рөхсәте белән бер капчык бәрәңгене дә ишек төбенә кертеп урнаштыргач, күңел бөтенләй тынычланды. Инде иртәнгә кадәр борчылыр әйберебез юк кебек. Әмма төнге кафеның үзенә генә хас тәртипләре бар икән. Бирегә төрле шикле клиентлар килә. Бер чакны яшь кенә исерек хатынны ияртеп, колга кебек озын, шулай ук үзе дә яхшы гына кәефләнгән яшь ир пәйда булды. Беренче эш итеп хатын безгә игътибар итте, мыскыллы тавыш белән урысча катыш татарча: “Ә монда мөселманнар?” – дип куйды. Болар өстәл артына утырдылар. Хатынның сөйләшүеннән шул билгеле булды: ул үзе Урта Азия ягыннан кайткан. Кайда бозылырга өлгергәндер – ансын бер шайтан белсен. Алар кафега бер керәләр, бер чыгалар. Беразга югалып та торалар. Бирегә ерак юлларда йөрүчеләр – дальнобойщиклар да тамак ялгарга кергәли. Бер заман әлеге ир яңа гына өстәл артына утырган шуларның берсенә әлеге хатынны күрсәтеп: “Ул сиңа үзен тәкъдим иттеме?” – дип бәйләнә башлады. Тыныч кына ашап утырган машина йөртүчегә бу ошамады, ул да кискен генә җаваплар бирде. Чак кына җәнҗал чыкмады. Мондый чакта: “Ярый ла, безгә бәйләнмәсәләр”, – дип тик утырасың.
Шулай итеп төнне үткәрдек. Автосервис та ачылды. Тик безгә кирәкле мастер эшкә чыкмаган. Нишләргә? Шунда хуҗа кеше үзе килеп җитте. Ул үзе дә элеккеге мастер икән – двигатель каешының ике мәртәбә рәттән өзелүенең сәбәбен тиз ачты – каешны кысып торган валик тузган. Шуннан соң ул мине үз машинасында Дүртөйле базарына алып барды – кирәкле җиһазларны алдык. Һәм менә шатлыклы мизгел – без яңадан юлда. Шулай исән-сау гына Яр-Чаллыга кайтып җиттек.
Ләкин мине бу көнне тагын бер сюрприз көткән – шәһәрнең “Ак мәчет” тукталышына җитәрәк тәгәрмәчләрнең берсендә гранат шалтыр-шолтыр килеп сафтан чыкты. Мин яңадан буксир каешы тотып юлда басып торам. Биш минутта узмады – бер җиңел машина туктап артка чигә. Мин янәдән башымдагы мөселман бүреген искә төшердем һәм татарча исәнләшеп хәлне аңлата башладым. Ул да урыс кешесе булып чыкты. Каешны тагып кая алып барырга кирәклеген сорады. Машинаны стоянкага урнаштыргач мин хезмәте өчен түләмәкче булдым. Ул бернәрсә дә кирәкмәвен әйтеп, тыныч кына китеп барды.
Әйе, юл йөрү – ул уен эш түгел. Аеруча кышкы салкын-бураннарда. Әмма дә миһербанлы, ярдәмчел күңелле кешеләр булганда юл кыенлыклары күпкә җиңелрәк кичелә.
Фото: https://i.ytimg.com/vi/