Гадәттә, иҗади эш белән шөгыльләнгәндә “Классташлар”ны сүндереп торам, юкса минем “утырганны” күрсәләр, бер кирәкмәгәнгә борчый башлыйлар. Бу юлы балалардан мөһим хәбәр көткәнлектән, аны “төшереп” кенә куеп, эшкә тотындым. Хәбәр барлыгын белдереп, астан йолдызлар җемелдәргә тотынды. Хатны ачып укыйм. Дежур сүзләр.
– Исәнмесез! Рәхмәт сезгә шигырь язганга! Мин – сезнең поклонник стихов! Сразу чувствуется, от души язасыз.
Аннан героем әкренләп үзе белән таныштыра башлый. Мин сезнең белән бүген исәнләшеп киттем. “Диана” магазинында Чишмәдә напротив милиции! Не удивляйтесь шуңа, ярыймы?
Чыннан да, бүген район үзәгенә йомыш белән барырга туры килгән иде. Кемне генә күрмәдем дә, кем белән генә исәнләшмәдем. Бөтен район халкы мине таный, мин – аларны. Таныш түгел танышым һаман яза. Сүз юктан сүз булсын, диме?
– Казлар суйдыгызмы әле? Каз өмәләре яхшы гына булдымы? Мин Фәрит Габдерәхим шигырьләрен дә яратып укыйм. Миңа ошый, диясем килгән иде. Гафу итегез за орфографию. Назира Аухадиевна, минем укытучым, хатаны гафу итмәс иде. Мин Чишмәдә 2 школда укыган идем урысча. Минем язу шуңа күрә аерылып тора от разговорной речи!
Шундыйрак җөмләләрне сәгатькә якын язды. Әйтергә кирәк, урысча сүзләр бигрәк тә хатасыз язылган. Нәзирә Әүхәдиевна без укыган чорда ук мәктәбебездә эшләп китте. Безнең сыйныфка да урыс теленнән керде, ярып салып укыта торган укытучы иде.
Төрле уеннар уйнап, “бездә бүген егерме градус, сездә ничә” дигән кебек кирәкле-кирәкмәс сорауларга җавап биреп утырырга, башкаларның битенә кереп чокынырга, фотографияләр карарга минем теләгем дә, вакытым да юк. Бу кешене берәр укучы баладыр дип уйладым. Җавапсыз калмас өчен, киңәш бирергә, гадәттәгечә, укытучы буларак, башына акыл тутырырга уйладым:
– Мин сезне танымадым, әле дә таный алмадым, ачуланмагыз инде. Хатаның зыяны юк, минем үземнең дә бер улым хаталы яза. Иң мөһиме – яхшы кеше булырга, тормышта хаталанмаска кирәк. Шигырь укыган кеше матур күңелле була дип уйлыйм. Улым солдаттан хаталы хатлар яза иде. Мин беркайчан да аңа бу турыда әйтмәдем, аларны әле дә кадерләп саклыйм. Иң әйбәте – әти-әниеңнең хәлен белсәң, сөйләшкәндә, хатасыз сөйләшелә ул.
Җавап алгач, яңа танышым, тагын да дәртләнебрәк, минем салпы ягыма салам кыстырып яза башлады.
– Сезнең шигырьләрегезне аңламаган кеше или сукыр, или сакбай, или бездушный булырга тиеш. Все понятно и ясно, дигән кебек!
Килгән хәбәрне шунда ук ачып карарга да вакыт юк, үземчә иҗади эш белән шөгыльләнеп утырам. Ул яза да яза. Бер уйласаң, кызык кына, күреп белмәгән кешегә нәрсә язасың? Бүздәкнеке бер кызкай Таулар авылына кияүгә чыкты да, читтән торып укырга керде. Кызларының бәләкәй чагы. Сәгать танымый әле. Атасыннан ничә икәнен сорый да әнисенә шылтырата: “Әннә, бездә сәгать ун, Уфада ничә?” – дип сорый, әнисе белән сөйләшергә җай чыкканга шатланып, хәбәр юктан хәбәр булсынга. Шул бала сымак, таныш түгел танышым һаман яза.
– Мин үзем пожарный частьта Чишмәдә эшлим. По воле судьбы везде пришлось побывать и многого побывать, дигән кебек. Тормышым в Чишмах, ике балам Уфада институтта укыйлар.
Бер җөмлә җибәрә дә унбиш-егерме минут җавап көтә. Көткәненә ирешә алмагач, тагын берне өсти. Эшемнән бүленеп, сайтына кунакка керәм. Фотосын, исем-фамилиясен, ничә яшьтә икәнен, уртак дусларны карыйм. Гаиләсе белән танышам. Якташым яшькә минем чамалырак икән. Аптырап, күңелен төшермәс өчен кош теле кадәр генә хәбәр салам:
– Мин сезне бит улларым кебек яшь дип уйлый идем.
Шушы хәбәрдән буасы ерылып китә. Тагын тизрәк, җиткерергә ашыгып, миңа кирәк дип уйлыймы, эчен бушатасы киләме, кабатлау була, дими, язуын дәвам итә:
– Мин үзем пожарный частьта Чишмәдә эшлим.
Мин эндәшмим. Хәбәр барлыгын белдергән йолдызлар җемелдәгән саен ачып карыйм. Һаман үзалдына шундыйрак вак-төяк хәбәрләр җибәреп байтак утырды. Ахырдан бу шөгыль туйдырдымы? Бала-чага түгел бит, темасы булмаган теманы икенчегә борды:
– Ясно, понятно! Мин сезне отвлекать иттем язырга шигырьләр.
Тагын эндәшмим, ул һаман яза:
– Пишите, рад буду всегда общению!
Үземә үзем елмаеп куям да эшемне дәвам итәм. Берничә көннән хатларны актарам. Анда тозсыз гына, кемгә нәрсә язарга белмәгәннән язылган хәбәрләр бар. Аларга игътибар бирмим. Танышымның янә миңа соравы бар икән.
– Исәнмесез! Әйбәт кенә яшәп ятасызмы? Мин сездән бер вопрос сорыйсым килә. Элегрәк, колхозлар булган заманда, сезнең авыл тегермәнендә Вил абый эшли иде. Шуның хәлләрен беләсем килә. Ул минем белән больницада яткан иде. Шуннан соң мин аны күргәнем булмады. Ул исән-аман гына микән? Хәлләре турында миңа әйтмәссез микән?
Мин тегермәнгә йөргәнем булмаганын, тегермәнченең күрше авыл кешесе икәнен, бик кирәккәндә, интернет аша ничек табып булуын төшендереп бирәм. Аңламыйм ул аны кирәккә сорыймы, әллә минем белән бәйләнештә булырга гынамы? Хәер, белергә дә теләмим.
– Рәхмәт! Ул миңа бик ошаган иде. Үзенең ачыклыгы белән. Рәхмәт сезгә бик яхшы хәбәр өчен! Күп кешедән сораган идем әйтүче булмады!!!
– Минем искә төште. Смаков фамилиясе аның, по-моему.
– Сезнең язганнарны нинда сайттан табарга була? Укыйсым килә!
– Минем биткә керегез дә, “заметки” дигән урынны ачыгыз.
– Рәхмәт сезгә! Бик зур ярдәм иттегез миңа!
Һаман аңлап бетә алмыйм бу кешене. Нинди ярдәм? Ничек ярдәм иттем? Ярый, ярдәм икән, ярдәм булсын. Берничә көннән янә хәл белешә. Үзенең сорауларын яудыра:
– Сезнең ученикларыгыз да күп икән! Берсе Уфа редакциясендә эшли, дип әйттеләр. Әйтмәссезме аның фамилиясен. Укыйсы килгән иде аның язмаларын. Если возможностегез булса, конечно!
Укыйсы килгән кешегә өйрәтеп бирергә иренмим. Эндәшми кала алмадым. Ике-өч җөмлә белән җаваплыйм.
– Айдар Зәкиев “Кызыл таң”да эшли. “Шигъри челтәрләр” төркеменә керегез. Анда яңа әсәрләр күп.
– Рәхмәт сезгә чын күңелдән!
…Мин үземнең фотографиямне алмаштырдым! Бу Юматово напротив санаторий төшкән фотография! По каким-то обстоятельствам форма киеп төшәргә кушмыйлар инде комиссарлар. Бик гаҗәп дөньяда яшибез бит.
– Кызык икән, – дип язам да, авызлары колакларына җиткән смайликлар җибәрәм. Ул, кызып китеп, фикерен дәвам итә.
– Бик кызык-мәзәк хәлләр булгалый икән безнең. Сиксәненче елгы машиналарыбызны күрерләр, дип куркалар микән?
– Анысын үзләреннән сора. Миңа язарсың, мин хикәя төзермен.
– Ярый! Аннан соң минем биографиям үзгәреп китәргә мөмкин…
– Бер монда гына түгел, Башкортстанда да эш табып булмас…
– Ярый, Сания, киттем аш пешерергә. Ач кешенең ачуы яман, ди. Хатын кайтып бәргәләп ташламасын тагын!
Ашын озак пешердеме, чынлап та хатыны бәргәләп ташладымы? Байтакка югалып торды якташым. Бүген иртән-иртүк бәйрәм белән котлаган, гаилә иминлеге, балалар бәхете теләгән. Мин аны беркадәр аңлый башладым кебек. Ул вакыйгаларны күңеленә якын кабул итә һәм аны эчендә җыеп тота алмый, кем беләндер бүлешергә кирәк. Сабыр гына тыңлап, киңәш бирә белмәсәм дә фикер уртаклашам. Шуңадырмы, йөгәнли алмаган хисләрен миңа түгә.
– Рөстәм Вәлиев үлгән. Татарстанда великий музыкант, виртуоз... Авыр туфрагы жиңел булсын.
– Очень таланливый и очень душой красивой человек! Как жаль, что такие люди уходят очень рано.
– Яшь иде. Нибары илле өч яшь. Халык артисты.
– Да, все под Богом ходим! Он был в первой десятке гармонистов России.
– Шуның белән бәла-хәвефләр бетсен.
Казан, төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез иң кадерле шәхесләренең берсе белән мәңгелеккә хушлаша, дус-туганнарының кайгысын уртаклаша.
Интер-дуслар да бик кирәк.
Кызганычка каршы, интернет-дустым башкача минем биткә кермәде. Район гәзитендә аның үлеме турында некролог басылды...