Барлык яңалыклар
Дөнья бу
4 март 2021, 12:11

Хәлил ШӘРИФ. Февраль салкынында

Быел февраль ае салкын килде. Кырык градуска җиткән көннәр бер генә булмады. Миңа бу салкыннар яшьлегемдәге бер вакыйганы искә төшерде. Ул вакытта мин читтән торып Казан дәүләт университетында укый идем. Җәен-кышын сессияләргә барасы. Кышкы чорда юл йөрү шактый авыр. Иң башта мең бәла белән тимер юл станциясенә килеп җитәсең. Аннары поезд көтәсе. Поездга билетлар юк. Вокзалда шулай ята торгач, бер җае килеп чыга. Кайтканда да шундыйрак хәл кабатлана. Дәвамы – сайтта!

Быел февраль ае салкын килде. Кырык градуска җиткән көннәр бер генә булмады. Миңа бу салкыннар яшьлегемдәге бер вакыйганы искә төшерде. Ул вакытта мин читтән торып Казан дәүләт университетында укый идем. Җәен-кышын сессияләргә барасы. Кышкы чорда юл йөрү шактый авыр. Иң башта мең бәла белән тимер юл станциясенә килеп җитәсең. Аннары поезд көтәсе. Поездга билетлар юк. Вокзалда шулай ята торгач, бер җае килеп чыга. Кайтканда да шундыйрак хәл кабатлана.
Әллә 1974, әллә 1975 елның февраль башында бик нык салкынайтып җибәрде. Мин чираттагы сессияне тәмамлап, кайтырга җыенам. Аякта бик үк җылы булмаган ботинкалар. Шуны күреп, дустым Ильяс озатырга килгәндә киез итекләре бирде. Ул Казанның киез итекләре фабрикасында эшли иде. Бу минем хәлне шактый җинеләйтте. Шулай тынычлана төшеп поездга утырып кайтырга чыктым.
Төнлә безгә якынрак урнашкан Куеда станциясендә төштем. Тышта тынны кысып ала торган салкын. Әтиемнең бертуганы – вокзалдан ерак түгел яшәүче Сәлиха апага тукталдым. Икенче көнне иртән үк автовокзалга киттем. Ничек тә кайтырга кирәк – мине эштә көтәләр. Әмма бу салкында автобусларның тормозы тотмый икән – алар йөрми. Шуннан соң Барда ягына баручы очраклы берәр машина булмасмы дип, поселок читенә чыгып көтеп карадым – юк, булмады. Көнем шулай үтте. Инде нишләргә? Биредән безгә алтмыш чакрым тирәсе ара.
Аптырагач, икенче көнне бездән инде ераграк урнашкан Чернушка станциясенә юл тоттым. Ул инде шәһәр, монда нефтьчеләр яши, аларда хәрәкәт тукталмый. Чыннан да, шәһәр читендә бераз басып торгач, ягулык ташучы зур бер йөк машинасы туктап утыртып алды. Ярты юлда безгә тагын бер пассажир өстәлде. Киеменә караганда, ул шулай ук нефтьче булырга тиеш – аягында киез итек, өстендә кара дубленка, урта яшьләрдәге урыс кешесе. Юлда бераз аралашып бардык. Әмма бу машина Бардага кадәр бармый икән — йөртүчесе Печмень авылыннан сулга – промыселга кереп китәчәген белдерде. Тышта эңгер-меңгер, салкын кимемәгән. Юлдашым белән авылда төшеп калдык. Печмень – безнең районга керүче санаулы гына урыс авылларының берсе, район читенә урнашкан. Биредә әз-мәз татарлар да яши. Ләкин алар арасында минем танышларым юк. Юлдашым әйтә:
– Бу авылда минем бергә хезмәт иткән танышым бар. Мин шунда китәм. Мин әйтәм:
– Ә минем барыр җирем юк, нәрсә эшләргә икән?
Ул әйтә:
– Айда, со мной.
Шулай итеп, мин яңа танышыма ияреп киттем. Без барасы өй юл янәшәсендә генә иде, безне өйдә хуҗа белән аның хатыны эмоциягә бирелмичә ничектер гадәти итеп, җылы гына каршыладылар. Өй эче дә гадәти, монда күзгә бәрелеп торган берни дә юк – урысларга хас мохит. Әмма өй чиста, җылы. Елмаеп кына торучы бик тә сабыр күренгән хуҗа хатынының җылы мөгамәләсе белән ул тагында җылырак булып тоела. Өйдә минем кем булуым, кая баруым белән кызыксынмадылар да. Мин алар өчен фәкать кунак идем. Хуҗабикә безне ашатты, мин күчтәнәчкә Казан базарында алган берничә лимонны суздым. Ул вакытта лимон бик кадерле, кибетләрдә сатылмый. Тик минем лимоннар салкында туңган иделәр. Миңа урын җәелде. Балалар да йокларга ятты. Ә ирләр мич алдында тәмәке тартып әле шактый озак сөйләшеп утырдылар.
Иртән безне чәй эчереп, килгән вакыттагы кебек гади генә, әмма җылы итеп озаттылар. Хуҗа кеше безне озатканчы ук инде авылдан нефтьчеләр вахтасы йөрүен әйткән иде. Без шуңа күрә караңгы иртәдә тукталышка юнәлдек. Күпмедер көткәннән соң вахта чыннан да килде. Зур сөенеч белән машинаның җылы салонына кереп урнаштык. Бирегә мич тә җайлаштырылган иде. Әмма, кызганычка каршы, вахта Сараш авылына (бу зур авылдан Оса шәһәренә маршрут автобусы йөри иде) кадәр барып җитми икән, ул безне юлда төшереп, басуга кереп китте. Сараш авылына ике чакрымлап ара.
Шулвакыт кояш чыга башлады. Салкын тагын да артты. Шулкадәр өшетте – кулдан портфель төшеп китә. Шулай җәяүләп бара торгач безне бер атлы куып җитте. Ярый, ул безнең хәлгә керде – чанасына утыртты. Тукталышка җитәрәк, кузгалып китеп баручы автобусны күрдек. Димәк, бу көнне автобус килгән булган. Без аптырап калдык. Инде нишләргә – җылынып чыгу өчен авыл ашханәсенә юнәлдек. Мин ашханәдән колхоз идарәсенә шалтыратып карадым, район үзәгенә баручы машиналар юкмы? дип. Юк икән – автомашиналар йөрми. Биредә җанга бераз җылы кергәч, тагын тукталышка киттек. Янәдән өши-өши зур өмет белән попутный көтәбез, машиналарның йөрмәвен белсәк тә. Шулай берничә сәгать көткәннән соң, гаҗәпләнүебезгә каршы, бер җиңел машина очрап безне утыртып алды. Бу салкында хуҗасы аны ничек кабыза алган – ансын сорадыкмы-юкмы – хәтердә калмаган. Әмма бу безнең өчен гаҗәп бер хәл булды. Шуннан соң мин туган авылыма җитеп, юлдашым белән саубуллаштым. Ә ул Оса шәһәренә кадәрге юлын дәвам итте.
Әби-бабайларыбыз: “Безнең заманда кешеләр әйбәт иде. Юл йөргәндә таныш булмаган кешеләргә керәбез, алар җылы кабул итә, ашатып, йоклатып озаталар,” – дип сөйлиләр иде. Димәк, әле ул безнең заманда да шулай булган. Бәлкем, андый киң күңелле, миһербанлы кешеләр бүгенге көндә дә бардыр – кем белә. Моны шундый хәлләрне үз башыңнан кичергәч кенә аңлыйсың.
Фото: kursk.bezformata.com
Читайте нас: