Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 февраль 2021, 23:17

Оныгына сөткә дип җыйган акчаларын хәмергә кулланган

Әби оныгын сәләмә киендереп, “Сөткә дә акчабыз юк”, – дип теләнеп йөргән.

Уфада яшәүче эчкече әби шәһәр урамнарында бер яшьлек оныгы белән хәер сорашып йөргән. Баланы опека органнары алганнар, кыз “Безнең балалар” дип аталган хәйрия фонды опекасы карамагындагы хастаханәгә урнаштырылган.
Оешмада сөйләүләренчә, гаилә тулай торак бүлмәсендә яшәгән. Баланың анасы кызын әбисенә калдырып, кавалеры артыннан чыгып киткән.
Бу өлкән яшьтәге ханым шактый каты эчкән һәм чираттагы шешәсе артыннан кибеткә һәрвакыт оныгы белән йөргән. Кечкенә кызны сәләмә киендереп, “Сөткә дә акчабыз юк”, – дип теләнеп йөргән. Бу аракыга акча җыюның бик яхшы ысулы булып чыга.
Бу хәлгә битараф булмаганнар теләнче әби өстеннән попечительлек органнарына шикаять итә. Белгечләр тулай торакка килгәч, аларны аягында көчкә басып торган исерек ханым каршы ала. Башта әбине оныгы белән шөгыльләнергә, эчмәскә күндереп карыйлар, тик бу ярдәм итми. Нәтиҗәдә, кыз шәһәр хастаханәсенең балалар бүлегенә эләгә.
Имин булмаган гаиләдән алынган яки әти-әниләре баш тарткан балаларны хастаханәләрдә профессиональ нянялар карый. Аларның хезмәтенә хәйриячеләр акчасы бүленә. Гадәттә, баш тартучылар хастаханәдә баланың киләчәк язмышын билгеләү өчен кирәкле процедураларны үткәргән вакытта тотыла.

Фото: ru.dreamstime.com
Читайте нас: