Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 февраль 2021, 11:58

Камил ФАЗЛЫЙ. Кыстыбый, яки авыл ничек көтүчесез калды?

Сәләхетдин абзый, гөлбәч арасыннан чыгып, куш көбәкле каравыл мылтыгын моңа төбәп, акырып җибәрә:– Съешь все до конца! Иначе пристрелю!

1960 еллар башы. Кукурузлы, борчаклы “Хрущев икмәге”н кибетләрдә берәмләп кенә саталар. Артыгын бирмиләр. Аны да чират торып алабыз. Арыш-бодай онына кытлык.
Безнең авыл көтүен күрше урыс авылыннан килеп Иван дәдәй көтә. Ул кыстыбый ярата. Көтү чираты җиткән һәр йорт хуҗасыннан иртәле-кичле табынга майлы кыстыбый пешереп утыртырга куша.
– Биргәнгә риза булмыйча, сайланып кына ашый, – дип ризасызлык белдерүчеләр дә булды аңа.
Менә чират дуамалрак холыклы урман каравылчысы Сәләхетдин абзыйга килеп җитте. Ул кичтән хатыны Сәрбиназ түтәйгә олы табак тутырып кыстыбый пешерергә куша.
– Кемгә ул чаклы? Кунак җыймыйбыз ләбаса! – дип карыша тәүдә хатыны. Ир сүзе бер:
– Иртәнге ашка бер табак кыстыбый өстәлдә торсын!
Иртәгәсен иртәнге ашны ашарга Иван дәдәй озын чыбыркысын асып килеп керә боларга.
– Ну как кыстыбый? Приготовили? – ди, табын артына үтеп, кулларын ышкып.
– Готовой! Готовой! – Сәрбиназ түтәй бер табак кыстыбыйны чак күтәреп алдына китереп тә куя.
Ике-өч кыстыбыйны ашагач, Иван дәдәйнең тамагы туя.
– Рахмат! – ди, торып китмәкче була.
Әмма, кая ул! Сәләхетдин абзый, гөлбәч арасыннан чыгып, куш көбәкле каравыл мылтыгын моңа төбәп, акырып җибәрә:
– Съешь все до конца! Иначе пристрелю!
Ашап бетерәлгәндерме, юкмы, әйтәлмим, Иван дәдәй бу йорттан ничек чыгып шылганын бер үзе генә белгәндер. Хәер, шул вакыйгадан соң авылга кабат аяк та басмады. Көтүчесез торып калдык. Ә менә урманнан рөхсәтсез агач урлап кайтучыны күрсәләр, авылдашлар:
– Нәрсә, кыстыбый ашыйсың килдемени?! – дип, тегеңә төрттереп әйтер булдылар.
Фото: golos-buryatyi.ru
Читайте нас: