Авылда чиратлап сыер көтү дигән нәрсә гадәткә керде. Чөнки хәзер беркемнең дә профессиональ көтүче буласы килми. Ул һөнәр дип аталудан туктады дисәң дә, ялгыш булмас.
Шәһәрдән ялга кайтуымның бер көнендә мин дә көтүгә чыгарга карар иттем. Чөнки эш-мәшәкать белән табигать кочагына чыгарга сәбәп табып булмый иде. Монда вакыт күп, хозурлык. Дөрес, кайберәүләр көтүдә вакытның озак үтүенә зарлана. Ә мин – юк. Миңа ошый. Мин җирдәге бөҗәкләрне, үләннәрне кызыксынып күзәтәм. Аяк астында очраган җир җиләкләрен алып авызыма кабам. Без бала чакта маллар күп иде. Шуңа күрә бу җирләрдә җир җиләге үсә алмады. Ул вакытта болынлыклар кистерелгән газонны хәтерләтә, алар өстеннән йөрү бик җиңел иде. Ә хәзер кайбер урыннарда үлән биеклеге тезгә җитә.
Минем көтү дә зур түгел – 20 баш тирәсе генә. Сыерлар әкрен генә Тол буена таба бара. Мин артларыннан атлыйм. Алар кырын күзләре белән генә мине күзәтә: берәр нәрсә белән мавыгып, аларга игътибарны киметсәм, читкәрәк китүдән дә баш тартмыйлар.
Менә шундый бер күңеллелек белән елга буена якынлашам. Һәм шунда үземне сискәндергән бер күренешкә тап булам: Тол буенда инде өлкән яшьтәге ике исерек хатын йоклап ята. Яннарында шешәләре дә күренә. Боларның инде үзләренә күрә табигатькә ял итәргә чыгулары.
Күңелемдәге шатлык, күтәренкелек каядыр югалды. Алар урынына бу хатыннарга карата нәфрәтләнү һәм бер үк вакытта аларны кызгану да хисләре туды.
Мин әкрен генә көтүне икенче якка бора башладым. Әмма бу күренештән тиз генә арынып булмады. Әле хәзер дә Тол буе турында уйлый башлыйм да, шул хәл искә төшеп сискәнеп китәм.