Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 февраль 2021, 20:28

Табылдык гармун. Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА

Әллә бишектән үк сыңар канат белән төшкәнгәме, Гөлгенә моңсу бала булып үсте.

Әллә бишектән үк сыңар канат белән төшкәнгәме, Гөлгенә моңсу бала булып үсте. Алты яшендә үк җырларга да, үзе гармун хәтле генә булса да, гармун тартырга да өйрәнеп бара. Тик өйдә гармун юклык кына бәкәлгә суга. Балаларына бер гармун алып бирәсе килә әле Саҗидә түтинең, килә! Әллә Ходай Тәгалә Саҗидә түтинең теләген ишетте инде, тик ни булса булды, нәкъ әкияттәгечә, язмышлары гармунны Гөлгенәнең алдына ук китереп куйды бит! Әйе, “бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына”, дип юкка гына әйтмәгәннәр күрәсең. Ходай Тәгалә Саҗидә түтинең гармун җене кагылган балаларын тәки гармунлы итте бит! Бу вакыйга шулай булды.
Гөлгенә әле үзе кечкенә булса да, үзләренең авылыннан ике чакрым еракта агып яткан Танып елгасының сай җирендә дусты Сания белән су керергә ярата, әгәр алып баручы булса әлбәттә. Кыз Танып буена килгән саен үзен гүя диңгез буена килгән кебек тоя! Җәйнең эссе челләсендә су керми өйдә ятып булмый бит инде? Бүген дә менә Гөлгенә үзенең Фәния апасына ияреп, күрше кызы Санияны да алып, Танып буена су керергә килделәр... Апасы белән дусты яр буенда чишенеп калды, ә Гөлгенәне ниндидер серле бер сихри көч яр буенда утырган бөдрә таллар янына әйдәде... Шул чак кызчык үз күзенә үзе ышанмады, таллар ышыгында моңаеп кына кып-кызыл бер хромка гармун тора иде! Тирә-юньдә әкияти тынлык, беркем дә юк... Бары тик Таныпның гына ярларына кага-кага, ашыга-ашыга кайсы тарафларгадыр агып яткан чагы... Кызның кечкенә йөрәге рәхәт итеп кысылып куйды. Тик бу гармун күктән төшмәгәндер бит, кемдер алып килгәндер, аның хуҗасы бардыр бит? Ышансаң ышан, ышанмасаң юк! Менә шулай ул дөнья дигәнең, куласа икән! Былтыр кунак кызы арыш басуыннан курчак табып чыккан иде, ә быел исә Гөлгенә яр буеннан гармун тапты! Гармун хәтле гармунны ташлап калдырсыннар әле! Берәр исереге уйнап утыргандыр да инде, ташлап калдыргандыр күрәсең? Бу табылдыкка башка җавап юк иде. Әмма, ул ниндидер кешенеке булса да, яр буенда калдырып китеп тә булмый бит инде. Кызлар алмаса башка берәү барыбер алачак бит ул гармунны.
Бәләкәй кыз гармунга карап тәмам әсәрләнгән иде бу минутларда, һаман күзе белән яр буен капшады. Иясе дә күренми бит, кем соң ул гармунны ярга чыгарып куйган, әллә Су анасымы үземе соң?
Шулай итеп кызлар, ни булса шул булыр, гармунны яр буенда калдырып булмый инде диеп, әниләре янына гармунлы булып кайтып керделәр. Әниләренең күзе шар булды!
Күрше-тирәләренә кереп, кызларының гармун тапканын да сөйләп чыгарга җитеште әниләре. Сүз ара сүз чыккач шуны да әйтәсе килә, Саҗидә түти гомер буе харамнан куркып, хәләл белән генә яшәде һәм балаларына да шуны йоктырды. Аның девизы: “Эшләп яшәргә, тир белән тапкан әйбер генә бәхет китерә!” Әле менә табылдык гармун белән дә шулай булды, өйгә кеше әйберсе килеп керү белән җанына тынычлык тапмады, хәтта авыл советына барып та хәбәр итеп кайтты.
Көтә торгач, шушы вакыйгага нәкъ өч ай үткәч, инде җиребезгә сары көзләр аяк баскач, гармунның иясе Гөлгенәләргә үзе килеп керде!
Шәһәрдә гомер итүче күрше авыл абые булып чыкты ул! Яр буенда кунак булып утырганнар да, гармун тал артында онытылган... Бу абый инде шәһәргә киткәч үзенә кабаттан өр-яңа гармун алырга да өлгергән. Ул абый бик киң күңелле булып чыкты: “Кызым, син аны үзең тапкансың, шуңа күрә сиңа минем бүләгем булсын инде ул, уйнаган саен миңа рәхмәт укы, ятим баланың рәхмәте төшә ул”, – диде. Менә шулай итеп гармун кызга калды. Бар шул Аллаһның изге бәндәләре!
Гармунның иясе табылса да кызлар гармунга “табылдык” дигән исем бирделәр.

Фото: bayan.ru
Читайте нас: