Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 гыйнвар 2021, 00:59

Чалгы белән җаннарны Газраил генә кыймый икән

Бер ир икенчесен чалгы белән чала.

Фаҗига республиканың Бишбүләк районында була.
Артур (исемнәр үзгәртелгән) берничә ел Карина белән йөри, 2015 елда алар аерылышалар. 2019 елда Карина башка ир-ат – Фәнил белән аралаша башлый, ә 2020 елда алар Артур йортында өчәүләп яши башлыйлар. Бу өчәүне югары мәхәббәт түгел, ә эчемлеккә мәхәббәт берләштерә. Фәнил, көннәр буе йорт хуҗасын – Артурны кимсетә һәм мәсхәрәли. Артур сүзләренә караганда, Фәнил аны “бозау”, “лох” дип атый һәм даими рәвештә аракы артыннан чаптыра. Ә үзе бу вакытта Артурның элекке сөйгәне Карина белән типтерә. Чираттагы бер типтереп яткан чакта Артур чалгы күтәреп килеп керә дә: “Менә үлемең дә килде”, дип Фәнилне чалып җибәрә. Чалгы очраклы рәвештә Каринага да эләгеп ала. Ул яра үлемечле түгел.
Шулай итеп хәмер һәм көнчеллек бер кешенең гомерен өзә, икенчесен ирегеннән мәхрүм итә.
Үтерүчене тугыз елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр.

Фото: yandex.ru/images/search?text=косой%20убил&from
Читайте нас: