Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 гыйнвар 2021, 22:12

Көнләшүдән хатынын үтерә

Башкортстанның Тәтешле районы Югары Кодаш авылында яшәүче 36 яшьлек ир-ат хатынына пычак кадый, ул гына аз булып тоелгач, балта һәм чүкеч белән суга.

18 гыйнвар кичендә ирле-хатынлы хәмер эчеп алгач ир хатынына пычак белән кадый. Ул хатының тәненең барлык өлешенә, шул исәптән куллары һәм аякларына да бик күп җәрәхәтләр ясый. Исерек иргә бу гына аз булып тоела һәм ул балта, чүкеч алып алар белән дә хатынына суга. Хатын күпсанлы җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.
Башкортстанның Тикшерү комитетында аңлатуларынча, ир соңгы көннәрдә хатыны өйдә булмау сәбәпле чыгырыннан чыккан. Әлеге җинаятеннән соң ул әнисе янына кунакка бара, анысы улының киемендәге кан эзләрен күреп ала һәм бу хакта полициягә хәбәр итә. Хокук сакчылары җинаять урынына 19 гыйнварда төнлә килеп җитә.
Иргә карата җинаять эше кузгатылган һәм сак астына алынган. Элегрәк ул кеше үтерү белән янаганы һәм урлашуы өчен берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.
Бу көнчеллеге өчен аңа озак вакыт иректән мәхрүм булу яный.

Фото: 24smi.org
Читайте нас: