Барлык яңалыклар
Дөнья бу
6 гыйнвар 2021, 18:03

Гүзәл ҺАДЫЕВА. Каракларның хәйләсе

Сатып алган ашамлыкларымны кәрзингә тутырып торганда, кибеттә шау-шу купты. Каршымдагы егетләрнең берсе, касса алдында туктап тормыйча, тышка чыгып йөгерде. “Тотыгыз бурны!” – дип кычкырып, башта – ишек төбендә торган сакчы, аннары сатучыларның берсе аның артыннан чапты. Икенче сатучы да түзмәде, алар артыннан китте. Шулай итеп, кибет хезмәткәрләрсез калды... Маҗаралы вакыйганың дәвамы – сайтта!

Былтыр көзен миңа каракларның искиткеч хәйләкәрлегенә шаһит булырга туры килде. Өемә кайтып барам. Тукталышта Кавказ халыкларына хас кыяфәтле 20-25 яшьләрдәге ике егеткә игътибар иттем. Алар кара күлмәк-чалбар кигән, аяк киемнәре дә кара төстә иде. Берсенең башында – панама.
Мин автобустан чыктым да, шуннан ерак тормаган бер кибеткә юнәлдем. Теге ике егет тә шунда булып чыкты. Сатып алган ашамлыкларымны кәрзингә тутырып торганда, кибеттә шау-шу купты. Теге егетләрнең берсе, касса алдында туктап тормыйча, тышка чыгып йөгерде. “Тотыгыз бурны!” – дип кычкырып, башта – ишек төбендә торган сакчы, аннары сатучыларның берсе аның артыннан чапты. Икенче сатучы да түзмәде, алар артыннан китте. Шулай итеп, кибет хезмәткәрләрсез калды.
Мин дә кызыксынуымны җиңә алмыйча, урамга чыктым. Егет тә, сатучылар да күренмиләр иде. Күрәсең, алар якындагы тыкрыкка борылып кереп куышалардыр, дип уйладым.
Шулчак, ни күрим! Кибет ишегеннән егетләрнең икенчесе әйберләр белән тулы ике сумка күтәреп килеп чыкты да урамның каршы ягына атлады. Баксаң, беренче егет сатучыларның һәм сакчының игътибарын үзенә тартып, аларны кибеттән тышка чыгару өчен генә кирәк булган икән. Өстәвенә, мин башта ук игътибар иткәнемчә, аның кулында бернәрсә дә юк иде. Димәк, куып тотсалар да, ул гаепсез булып чыга. Йөгерү-йөгермәү – аның үз эше.
Ә бу вакытта каракларның икенчесе, кибеттә бер хезмәткәр дә калмавыннан файдаланып, сумкаларын әйбер белән тутырган. Аннары бернинди дә каршылык очратмыйча, тыныч кына урамга чыгып югалган. Хәзер исә сатучыларга һәм сакчыга урланган товар бәясен үз кесәләреннән чыгарып түләргә туры киләчәк. Аларның кибеттән чыгып йөгергән беренче егетне дә тота алмыйча, башларын иеп кайтып килүләрен үз күзләрем белән күрдем.
Менә шундый хәлләр, дуслар. Уяу булыгыз!
Автор турында: Гүзәл Әхмәр кызы ҺАДЫЕВА 2005 елның 23 ноябрендә Дүртөйле шәһәрендә туган. Аңа бер яшь тулу белән әти-әнисе Уфага күченә. Бүген ул Ногай авылында урнашкан 147нче мәктәпнең VIII сыйныфында укый. Бер үк вакытта Уфаның 2нче Татар якшәмбе мәктәбендә белем ала. Монда ул татар телен, мәдәниятен өйрәнә, журналистика серләренә төшенә. Буш вакытларында кул эшләре, волейбол белән шөгыльләнә.
Фото: https://sun9-35.userapi.com/
Читайте нас: