Барлык яңалыклар
Дөнья бу
23 декабрь 2020, 02:14

Балаларыгызның күз яшен коймагыз

Киләчәккә нинди уй-планнарың бар дигән сүз ишетмәдем. Киресенчә: «Тугыз иргә җитсәң ярар иде, миннән алда катсаң ярар иде», – һәм тагын әллә ниләр. Шундый теләкләр белән үстерде мине инәй. Кеше түгел ул. Кеше кыяфәтенә кергән агулы елан. Канечкеч.

Әллә инде үзем инәйдән җылы сүз, наз күрми үскәнгә – балаларыма үзем мохтаҗ булган ана сөюен бирергә омтылам. Аларга дус, киңәшче булырга тырышам. Киңәшләшәм, уй-фикерләренә колак салам. «Әнием-алтыным», «Кояшым», – дип эндәшсәләр, җаным эреп китә. Дус кызым күршедә генә яшәде. Ул әнисе белән шундый тату мөгамәләдә, сөйләшеп-серләшеп туялмый иделәр.
Мин исә ягымлы, җылы сүз ишетергә моң-интизар булып яшәдем. Кул биреп күрешү, җылы сүз әйтү, кочып алу минем әни өчен төчелек галәмәте саналды. Авыр вакытларым бик күп булды. Шул мәлдә киңәш бирер урынга «Төшенкелеккә бирелмә, балам», – диясе урынга, ул сөенә генә иде. Терәксез яшәве бик кыен ул. Хәзер инде ул чорны үттек. Балалар үсеп килә, ирдән, аның туганнарыннан: «Синең инәң юньле булыр иде», – дигән сүзләр дә хәзер әрнетми.
Моңа хәтле нигәдер бала чагым хатирәләре бик борчымады. Әле инде яшь баргангамы, балаларыма сокланып карыйм да, – миңа, үз баласына, инәй нигә шулай вәхшиләрчә карады икән дип аптырыйм. Бәләкәй чакта чүмеч белән мине дә, картинәйне дә кыйнаганы күз алдыма еш килә. Мине генә булса, ярар дияр идең. Бәләкәй чактан үз кызы кебек карап үстергән, җитмәсә балаларын да карашкан (абыйны да алар карап үстергәннәр) кешегә ничек сугып була икән, – дип аптырыйм. Әни – картәнинең асрамага алган кызы. Картинәй авырый иде, әле дә исемдә, сукма, дигән йөрәк өзгеч тавышы. Ишек алдындагы идән астына ябылган бәбкәләрне ашатмаган булганбыз. Исәпләп чыгардым, миңа ул вакытта биш яшь тә тулмаган булган әле.
Бәләкәй чактан ук эт, песиләр, гөлләр-чәчкәләр яратам. Шул песиләр өчен күпме кыйналдым. Инәй үтермәсен дип мәктәпкә китап урынына песи салып алып барам да, алып кайтам. Мәктәп кырында ерак туганнар тора иде, шуларда калдырып торам. Шулай күпме йөртеп була инде? Инәй кер бавына асып куйды песине, 1-2 көн безнең күз алдында асылынып торды бичара. «Менә барыбер минекечә булды»,– ди. Мондый аянычлы хәлләр кабатланып тора иде, соңыннан песи башын балта белән чабып өзә башлады. Минем шул вакытта елаганнарым....
Еш кына салкын тиеп больницага керә идем. Шәфкать туташлары Ильмира, Айсылу, Рита апаларны әле дә сагынып искә алам. Гел елмаеп баштан сыйпап кына торалар иде. Ул больницадагы бәрәңге измәсенең тәмлелеге... Өйдәге кебек «Чихут», «Катсаң ярар иде»,– дип берсе дә җанны әрнетмәде. Өйдә, кичтән ютәлләмәскә тырышып, ипи катысын кабып кимерә идем. Ипи катысы тамакны кырып үтә,– ютәл беразга басыла.
Әнинең кыш көне күлмәкчән генә пима галошында тышта әллә күпме бастырып тотканы хәтеремдә калган. Куып чыгару аңа берни тормый иде. Көннәремнең күпчелеге күрше Кифая апада, классташларымда үтте. Картинәйләр инәй белән тагы бер кыз карап үстергәннәр, шуларга барам. Классташларымның гаиләләрендә исә әтиләре эчкәләп тавыш кубарса да әниләре балаларына йомшак булдылар. Күрше Кифая апа балалар бакчасында каравылда тора иде, вакыт-вакыт аның белән эшкә ияреп йөрим. Аңа рәхмәтлемен, бер дә караңгы чырай күрсәтмәде. Җәй көне инде өйдән куып чыгаргач, урамда да кунарга туры килгәләде. Иртәнгә таба өшеп, өйдәгеләр уянганчы, бакчага кереп яшелчә ашый идем. Бүгенгедәй исемдә, бакча кырыена борчак утырта идек.
Укучы уйларга мөмкин. Бу кыз, бәлки, тыңлаусыз булгандыр дип. Алай уйламагыз. Ю-юк. Ике апаемны карадым. Өйдәге эшләрне эшләргә, ярдәмләшергә тырыша идем. Мәктәпкә киткәнче идәнне юып китәм. Мин пешергән ашны үги әтәй һәрвакыт яратып ашады. Җиденче классны тәмамлагач җәйге каникулда кошчылык фабрикасында эшләдем, өлкәнрәк класска күчкәч май заводында эшләп алдым. Җәй сөт күп чагында заводта сыр эшлиләр, укучыларга да эш табыла иде.
Матур гына үсеп килгән, йомры гына булып түшләре дә беленә башлаган кызыма сокланып карыйм да: «тфү-тфү, күз тимәсен», – дип карашымны читкә алам. Хәзерге балалар тизрәк җитлегә. Минем 9-10 класста түшләр беленә башлагач, инәй: «Нә-әрсәгә киерелеп йөрисең?», – дип акырды. Шуннан башны иеп, җилкәне төшереп йөри башладым. Күрше кызы: «Буең болай да бәләкәй, нигә бөкерәеп йөрисең, башыңны күтәр, җилкәләреңне турайт?» – дия иде.
Беркөнне үги әтәй эчеп кайтып тавышланса, икенче көнне – аңардан да яманрак, бөтен урамга ишетелерлек итеп, бер оятсыз сүзне калдырмыйча инәй котыра башлый. Оятыңнан җир тишегенә керердәй буласың. Укырга теләгем булса да, юньләп укып булмады. Дәрес өстендә озаграк утырсаң – ярамый. Классташларга, күрше кызына керергә – ярамый. Шулай аралашмыйча үсеп, апа-абый да булмагач, 10 классны тәмамлап Уфада нинди уку йортлары барлыгын дә белми калдым. Ә укырга сәләтле идем. Искә төшерсәм, йөрәгем әрни.
Чыгарылыш имтиханнарына әзерләнгән мәл. Иртәгә имтихан, инәй миңа кер юарга кушты. Керне әзрәк юдым да, кер юу машинасында су калган бит. Икенче көнне нишләптер машина кабынмый гына. «Нигә су калдырдың?» – дип инәй ут үткәрә торган провод белән кыйнады. Кызым хәлләрең ничек? Киләчәккә нинди уй-планнарың бар дигән сүз ишетмәдем. Киресенчә: «Тугыз иргә җитсәң ярар иде, миннән алда катсаң ярар иде», – һәм тагын әллә ниләр. Шундый теләкләр белән үстерде мине инәй. Кеше түгел ул. Кеше кыяфәтенә кергән агулы елан. Канечкеч. Аның этлекләрен сөйләп бетерерлек түгел. Балам укысын, һөнәрле булсын, тормышта үз урынын тапсын, дип уйлый белмәде ул.
Улыма бер яшь тулмаган иде әле. Иптәшем белән кинога барасы килә. «Баланы ике генә сәгать карап тор әле», – дип инәйгә мендек. Киткәнче мин имезеп китим дидем, иптәшем бала колготкиен чайкатып куярга ихатага чыгып китте. «Нинди кино ул? Нишләп ирең бала штаны юып йөри ул?» – дип тавыш чыгарды, чүмеч белән кыйналып, мәсхәрәләнеп кайтып киттек.
Йөрәгем авыртып больницага кердем. Бик тавык шулпасы ашыйсым килде. Иптәшем үзебездән тавык алып: «Әби чистартып бир әле, үзем пешерермен», – дип илткән. «Нинди чир ди ул, бу яшьтә. Менә шушы яшемә җитеп бер җирем дә авыртмый. Йомырка салып йөргән тавыкны суясыңмы хәзер?» – дип иптәшемнең һушын алган. Үземнең тавыгымны үземнән кызганган. Комсызлыгының чиге юк. Балаларыма хәзер унбиш-уналты яшь, шул гомердә картәниләреннән бер бүләк алганнары булмады, кая инде бүтәне. Балалар урамда исәнләшеп киткәндә дә, эндәшми икән. Исәнлек ала белми ул. Бүләк биргән чакта да, рәхмәт әйтеп ала белми иде. «Бу миңа ярыймыни, шушындый әйбер алалармыни?» Рәхмәте шул. Үги әтәй үги булса да аңа бер рәнҗешем юк. Бер дә какмады-сукмады, авыр сүз әйтмәде. Инәй сукканда: «Тукта инде шул баланы рәнҗетүдән», – дия иде. Бәләкәй генә бүләкне дә, рәхмәт әйтеп ала белә, әллә күпме вакыттан соң да: «Менә, кызым, синең бүләгең» – дип искә төшерә. Үз әтием инәйнең нинди икәнен бик тиз төшенеп: «Үлгәндә бер кашык су да бирмәс бу», – дип кире беренче хатыны янына киткән. Аңа бер үпкәм юк. Китеп котылган, молодец! Үги әтигә Алла ярдәм бирсен инде минем инәй белән торганга. Уйланам, уйланам да аптырашка калам. Бер сагынып искә алырлык хатирәм дә юк икән.
Ата-ананың нинди булуын кияүгә чыккач кына белдем. Иремнең ата-аналары – әткәй-әнкәй дүрт ул үстергәннәр. Бу гаиләдә тавыш күтәреп эндәшүче юк, тату яшиләр. Аз сүзлеләр, әмма бик акыллы, сабыр һәм булдыклылар. Дүрт киленне дә үз кызлары кебек күреп «балам, кызым»,– дип өзелеп торалар. Җылы сүзләрен кызганмыйлар. Кочаклап каршы алалар. Урамга чыгып озатып калалар. Гаиләмдә күрмәгән яхшылыкны алардан күрдем. Чиксез рәхмәт аларга. Балаларыма ягымлы, кайгыртучан нәнәй белән картәтәй булдылар. Җәйге каникулда аларга кайталар. Төп йорттагы килендәш тә бик әйбәт, балаларны яратып карыйлар. Кешегә күп кирәкмени – бер җылы сүз, якты чырай җитә.
Кунакка гына килгән бу дөньяда бер явыз булып яшәмик, җәмәгать. Бигрәк тә балаларга миһербанлы булыйк. Көтеп алган җимеш бит алар. Бер бөек кеше әйткән: «Балаларыгызның күз яшен коймагыз, каберегез өстендә еларга калсын», – дигән. Инәй үлсә дә аны кызганып елый алмам, мөгаен. Аннары аналы-кызлы булып адәмчә генә тату яши алмадык, – дип кенә йөрәк сыкрар. Күңел каткан инде.

Гөлшат ГАНИЕВА.
Чакмагыш районы, Чакмагыш авылы.
Р.S. Автор үз исем-фамилиясен күрсәтсә дә, без аны үзгәртеп алабыз. Юк, ана исеме күтәргән кешенең йөзе кызарудан курыкмыйбыз, кызының өенә барып чүмеч белән башын төяр дип хафаланабыз.

Фото: chtogdekogda.mirtesen.ru
Читайте нас: