Барлык яңалыклар
Дөнья бу
9 декабрь 2020, 21:55

Сания ШӘРИПОВА. Усал табиб (2)

...Табиб кәгазьгә күз йөгерткәч, чишенергә кушып, нидер язарга кереште.– Барысы да нормада, сезнең алты атналык авырыгыз бар. Мин сезне үзебезнең поликлиникага учетка куйдым. Ике атна саен килеп йөрерсез, күрсәтмәләр алырсыз. Ник коелып төштегез? Әллә беренче тапкыр гынамы?Бу сүзләр колагына ишетелсә дә, Закирәнең башына барып җитә алмады. Ул бөтенләй каушап төште.

(Ахыры.)
Закирәгә эндәшмичә чыгып китүдән башка чара калмады.
Бу әнигә сөйли торган сүз түгел. Иделгә дә әйтеп булмый. Ул белә калса, һичшиксез, арадагы мөнәсәбәтләр суынып, күперләр яначак. Бер-береңне белгәч тә вакытны озакка сузмыйча, кавышып гаилә корырга кирәк булган икән ул. Ә болай озаклап йөргәч, әллә үзеңнең күзең тия, әллә башкаларныкы. Арага шайтан керә. Ничек Иделнең йөрәген яраламый бу турыда белдерергә дә, аның тормышыннан эзсез генә югалырга? Ачы яшьләрен йота алмады, алар яңаклары буйлап бертуктаусыз тәгәри-тәгәри акты да акты. Буыны бетеп, хәлсезләнеп, Розалия яшәгән фатирга таба атлады.
– Ник болай килеп чыкты соң әле? Идел карап торырга төпле, акыллы егет күренә.
– Мин ул чирне базарда сатып торганда танышкан Рөстәмнән эләктергәнмендер. Иделгә йоктырганмындыр, инде аның күзләренә ничек күреним? Аның бер гаебе дә юк.
– Хан заманындагыны сөйләнмә инде, зинһар.
– Башкача булуы мөмкин түгел. Бүген йөрдем дә, бүген эләктердем түгел. Аның инкубацион чоры озын, ди бит табиб. Каян мин шулкадәр акча табам? Минем өчен бу якты дөньяда яшәп торуның мәгънәсе бармы хәзер?
– Юкны сөйләп торма әле. Акча да табылмый торган әйбер түгел. Төшенкелеккә бирелергә ашыкма, кеше җимерә алмаслык коймаларның булганы юк әле. Иртәгә дәваханәгә бергәләп барабыз. Дәваланырга кирәк булган барлык чараларны да кулланырбыз, – дип, юатып озатты аны җан дусты Розалиясе.
Озакка сузылган төнне керфек тә какмый уздырды ул. Кул кушырып, вакыт үткәреп торасы юк, ашыгырга кирәк, һәр сәгать санаулы. Җир шары әйләнүдән тукталгандай булса да, яшәү дәвам итә. Аннан-моннан гына кызыл иреннәренә алсу иннек йөгертеп, күзләренә тушь сөртеп, гинекологка юл тотты. Икенче катка күтәрелеп, ишек төбеннән чират алгач, башкаларга комачауламас, шул ук вакытта кайсы кабинетка килгәнен күрсәтмәс өчен, тәрәзә янына килеп басты. Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын дигәндәй, битараф кына урамны күзәтергә тотынды. Күзләре каршы подъездга төште. Ялгыш күренәме? Эшкә киткән Иделе бер кызкай белән шунда кереп югалдылар. Егетнең телефон номерын җыйды, трубканың теге башында аңа әйтергә ирек тә куймыйча:
– Соңрак үзем шылтыратырмын. Эшем тыгыз, матурым, – дигән тавыш ишетелде дә бәйләнеш өзелде.
Күңелен көнчелек корты кимерергә тотынды Закирәнең. Башында: “Нигә мин шул буш куыкка ышанам? Чирнең аңардан эләкмәсенә кая гарантия?” – дигәнрәк уйлар уйнады. Эче, ачу белән тулып, шартлап чыга язды. Кайчан чыкканнарын саклап торып, койрыкларына басып, җирбитләрнең йөзләренә ябышып, битлекләрен умырырга иде исәбе. Чираты якынлашып килә, тегеләрдән күз яздырды. Табиб аны карап торып вакыт уздырмады, алып килгән кәгазьләренә күз дә салмыйча, анализлар бирү өчен юнәлтмә язып биреп, нәтиҗәләре белән кабат керергә кушты. Син ашыга дип, сине генә көтеп торучы юк, Аллаһның кашка тәкәсе түгелсең. Бар да ашыга, бар да авыру. Нәтиҗәләр иртәгә төштән соң гына билгеле булырга тиеш. Уйланырга вакыт күп. Хәзер ул үзендә энә очы кадәр дә гаеп күрми. Идел каршысында акланып, кимсенеп торасы юк. Араны өзәргә кирәк. Ул аңа аны кайчан, кем белән күрүен сөйләп вакланмады. Бүлмәләренә кайтып тормыйча, ахирәте Розалия кырына юнәлде, кәефе юклыкка һәм аруы җитүгә сылтанып, килеп керү белән, урын өстенә ауды. Югалтып, эзләп килгән Иделгә, җаны эремәде, йөз дә ачмыйча:
– Монда эзеңне суыт. Калын кесәңә алданды дип уйладыңмы мине? Вакытыңны әрәм итеп, башкача килеп йөрмә, синнән сифилис йоктырдым, – дип, ярып салды да куып ук чыгарды. Егет никадәр аңлашырга теләсә дә килеп чыкмады.
Анализ нәтиҗәләре кәгазен тотып, шул ук тәрәзә каршында торганда, нәкъ шул ук урында Иделен абайлап өлгерде. Бу юлы кичәге пар кырына тагын бер кыз өстәлгән. Шул ук подъездга кереп киттеләр. Икеләнергә бөтенләй урын калмады. Закирә аның нинди егет булуына тәмам ышанды. Ничек әлегә кадәр сукыр булган! Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге. Тимерне кызуында сугып, аны куып җибәрүенә сөенеп бетә алмады. Аңарда кеше кайгысы юк, үз кайгысы көчле. Көч-хәл белән өстерәлеп, табиб каршындагы урындыкка килеп утыргач, анализ нәтиҗәләре язылган кәгазьләрне өстәлгә салды. Табиб аларга күз йөгерткәч, чишенергә кушып, нидер язарга кереште.
– Барысы да нормада, сезнең алты атналык авырыгыз бар. Мин сезне үзебезнең поликлиникага учетка куйдым. Ике атна саен килеп йөрерсез, күрсәтмәләр алырсыз. Нигә коелып төштегез? Дулкынланмагыз. Тыныч булырга тырышыгыз. Әллә беренче тапкыр гынамы?
Бу сүзләр колагына ишетелсә дә, Закирәнең башына барып җитә алмады. Ул бөтенләй каушап төште, уенчыгы тартып алынган баладай, нәрсәсендер югалткандай, аяз көнне күк күкрәгәндәй тоелып, әйтеп салды:
– Ә сифилис?
– Кем әйтте аны сезгә? Каян уйлап чыгардыгыз?
Акылын җыеп ала алмый бераз басып торды, тәне эсселе-суыклыга әйләнде, һаман ышанып бетмәгән шатлыгын уртаклашырга сердәше Розалиясе янына очты. Иркенләп чәй эчкәч, күңел бераз урынына утырды, гел елмаясы килә, авызны җыеп булмый. Бераздан Закирә ихлас кычкырып көлеп җибәрде:
– Нигә сантый кеше сыман ялгызың көләсең?
– Бер мәзәк искә килеп төште. Бүре белән куян медкомиссия үтеп йөриләр икән. Аю: “Әйбәт карыйлармы соң табиблар? Комиссияне исемгә генә үткәрәләрме? Берәр чир таптылармы?” – дип кызыксына икән. Бүре: ”Юк”, – ди. Куяны: “Таптылар шунда ниндидер птичий болезнь. Не то два пера, не то три пера”, – дип курка-курка гына җаваплый. Әле бая гына шул куян хәлендә идем. Менә батырайдым, аюдай хис итәм үземне.
– Аюдай сизсәң, бар Иделең белән эшләреңне пешереп, яңадан җайла инде.
– Юк, үлгәндә дә, юк. Бүген кичә кергән подъездга берьюлы ике тәти кошны ияртеп кергәнен күрдем. Яшәсен шулар белән.
...Егет, күпме генә аңлашырга тырышса да, рәтле җавап ишетмәде. Кыз сер бирмәде, аны аңларга теләмәде. Аптырагач, яңгыр коеп явуга карамастан. Идел Закирәнең эш сәгате беткәнен офисның ишек төбендә саклап торды. Чыгуы белән култыгыннан эләктереп табибтан алган белешмәне кызның борыны төбенә терәп:
– Менә кара, бернинди сифилис та юк миндә, миннән йокмаган ул, – диде.
Кыз бөтен кешенең күзе төбәлгән урамда, теле ачылып китсә дә, акырына-талаша алмый иде, шуңа тыныч күренергә тырышып:
– Шуннан нәрсә булган? Миндә дә юк ул сифилис, – дип, егетнең кикриген шиңдерде…
– Ул чагында безнең арадан нинди кара мәче үтте соң?
– Бәлки, эшкә киткән булып, дәваханә кырындагы подъездга да ике көн рәткә матур түтәйләр ияртеп кермәдем, диярсең, эшем кыргыры?
– Синдә шундый көнләшә торган яман гадәт тә бармыни әле ул? Димәк, яратасың? Башкаларга бирәсең килми? Әйтмәм, сюрприз ясармын дигән идем. Килеп чыкмады инде. Мин ипотека кредиты алдым. Фатирыбыз шул подъезддан. Анда фатир хуҗасы һәм риэлтор белән документларны рәсмиләштереп йөрдек. Эш сәгатендә башкарырга туры килде шул. Я, чыгасыңмы миңа кияүгә?
Закирә аны кочаклап алып үбеп алганын үзе дә сизми калды.
Фото: Pixabay.

Читайте нас: