Барлык яңалыклар
Дөнья бу
7 декабрь 2020, 11:50

Сания ШӘРИПОВА. Усал табиб (1)

...Ләкин табиб, чагарга әзерләнгән елан сыман, текәлеп торганнан соң:– Юк, акыллым, сиңа йөгеңне төшерергә туры килер, – дип, сүз бетте дигәндәй, күзлеген ак халаты кесәсенә салып куйды. Закирә, исе китеп, һушын җыя алмыйча, иске авыздан яңа сүз, дигәндәй аптырап калды...

Закирәләр бу бистәгә Урта Азиядән күченделәр. Торган урыннарыннан кубып кайтмасалар, ул әллә кайчан кияүгә чыгар иде инде. Ул якта кызлар иргә иртә баралар. Егерме яшькә җиткәндә, өч үк булмаса да ике бала табалар. Закирәнең дә анда таныш үзбәк егете бар иде. Әнисенең картайган көнендә, ул якта яшисе килмичә, туган ягына кайтырга булды, кызының туганнарыннан аерылып, анда ялгызы гына яшәвен теләмәде. Кайтып урнашканчы, байтак кына вакыт үтеп китте. Аннары эш булмады. Закирә баштарак базарның бер почмагында, Үзбәкстаннан килгән танышлары биреп киткән чүпрәк-чапракны сатты.
Сату иткәндә, үзе кебек алыпсатар Рөстәм белән дуслаштылар. Бу чая, йөргән таштай үтә шомарган егетне бик яратып бетермәсә дә, аңа кияүгә чыгарга исәбе булганлыктан, каршы торып азапланмады. Ни әйтсәң дә, яшь бара, күз салучылар юк. Соңрак, кибетләрдә товар тулып ята башлагач, боларныкы үтмәскә әйләнде. Гөнаһ шомлыгына каршы, Рөстәм, чәйдә эрегән шикәрдәй, каядыр юкка чыкты. Закирә район хәбәрләре басылган гәзиттән телефон кибетенә сатучы кирәклеген белгәч, бу өлкәдә белеме юклыкка карамыйча, бәхетен сынап карарга уйлады. Башка сатучы булмагангамы, утыз яшьләргә җитеп, җилбәзәк түгеллеге, акыл утыртканлыгы йөзенә чыгып күренеп торгангамы, эшкә кабул иттеләр.
Закирә мәхәббәтен шул кибеттә очратты. Танышулары кинодагы сымаграк килеп чыкты. Кибеткә тулы гәүдәле, озын буйлы берәү килеп керде. Карап торуга ук башкаларга да, бала-чагага да охшамаган. Исеме Идел булып чыкты. Кибеткә дустының туган көненә бүләк алырга дип кергән икән. Уйнап-шаярып сөйләшә торгач, алар танышып киттеләр. Кайсысының кармагына кайсысы беренче булып капкандыр, билгесез. Кызның да авыздан сулар китерерлек пешкән җиләк чагы үтеп бара, егетнең дә яшьтәшләренең балалары инде мәктәпкә йөри. Икесе дә бу очрашуның бушка вакыт уздырырга, кием туздырырга түгеллеген яхшы беләләр. Шул ук кичне ул Закирәне машинасы белән килеп алып, дусларына кунакка алып барды, рәхәтләнеп гәп саттылар, бер-берсен күзәттеләр һәм өйрәнделәр. Икесе дә, бу очраклы очрашуга куанып, эчләреннән, миңа дигән пар бетмәгән икән, дип уй йөртте. Бер-берсенә күптәнге танышлардай бик тиз ияләшеп, заман яшьләре кебек, гыйшык утында янып, бергә торып алып киттеләр. Елга якын яшәгәч, Закирә үз организмында ниндидер сәер үзгәреш барлыгын тоемлады: еш булмаса да, күңеле болганып, башы әйләнгәләде. Ул, аптекадан тест алып, тикшереп карады. Уйлаганы юш килде, әмма әлегә Иделгә бернәрсә дә әйтми торырга булды. Я каш төзәтәм дип, күз чыгарып куюың бар. Әллә чын, әллә түгел дигәндәй, табибка күренеп, ныклап тикшеренеп карарга кирәк. Хөкүмәт дәваханәсендә танышларының күзенә чалынып, гайбәт куертасы килмәде, ни дисәң әле аларның никахы да, өйләнешү турында таныклык кәгазе дә юк.
Идел үсмер егет түгел, чүп савытындагы тестны да күрде, кыздагы үзгәрешне дә сизде һәм аның сүз башлавын, кызу көнне яңгыр теләгән үсемлек кебек, түземсезләнеп көтте. Закирә бу яңалыкны җиткергән көнне, тәкъдим ясармын дип, алтын балдак алып куйды. Үч иткәндәй, кыз һаман сузды да сузды.
Кыз исә үзенчә уйлады. Идел туй турында сүз кузгата кузгатуын, ләкин бу әле аның хатыны булдым диюне аңлатмый. Йөз аклыгы дигән нәрсә бар бит әле. Закирә өендә акчага пациентлар кабул итә торган табибка күренмәкче булды. Серен дус кызы Розалиягә чиште дә табибның өенә йөгерде. Бик метекләп тикшергәч, доктор аңа биш-алты атналык йөге барлыгын хәбәр итте. Аннары авырлы хатыннар исемлегенә кертелеп исәпкә куела икән. Закирәнең күптәннән, авырга калып, бала табасы килә иде. Ни әйтсәң дә, яшь узып бара. Аллаһы сакласын, һәр нәрсәнең үз вакыты, бу бәхеттән бөтенләй мәхрүм калу куркынычы бар. Бәхеттән түбәсе күккә тиде, үзен ничек тотарга белмичә йөдәде. Бөтен уе Иделне шатландыру һәм серен ничек аңа җиткерү турында иде. Ләкин табиб, чагарга әзерләнгән елан сыман, текәлеп торганнан соң:
– Юк, акыллым, сиңа йөгеңне төшерергә туры килер, – дип, сүз бетте дигәндәй, күзлеген ак халаты кесәсенә салып куйды.
Закирә, исе китеп, һушын җыя алмыйча, иске авыздан яңа сүз, дигәндәй аптырап калды, уйнап торган соргылт-кара күзләре сүнеп, болай да каракучкыл йөзе, күзгә күренеп, кара көеп чыкты. Әллә дөрес ишетмиме, шушы яшькә җитеп, ничек йөклелекне өзәргә, азагы нәрсә белән бетәсен табиб белмиме? Күзләрен кыса төшеп, аңа тишәрдәй итеп карады. Сөзешергә әзерләнгән тәкәләр сыман, күзгә-күз карашып торгач, табиб, карашын анализ кәгазьләренә төбәлеп:
– Сеңлем, сездә сифилис. Бүгеннән калмый дәвалана башларга кирәк. Иртәгәдән соң булып куюы мөмкин, – дип, күпме акча кирәклеген өстәл өстендәге ертылмалы календарьга язып күрсәтте. Закирәнең андый акчаны беркаян да табарлык мөмкинлеге юк. Аптырап:
– Бәлки анализларны яңадан биреп караргадыр, бәлки, кайдадыр ялгышлык киткәндер? – диде.
– Мин монда сезне чакырып китермәдем, үз аягыгыз белән килеп кердегез, акыллым. Моңа кадәр берәүнең дә алай дигәне юк иде әле, акыллым. Ит яхшылык, көт явызлык. Үзең ялгышкансың, акыллым, нишлисең, дүрт аяклы ат та абына. Соңлап куюың ихтимал...
(Дәвамы бар.)
Фото: Pixabay/
Читайте нас: