Гөлгенә калын урманлы, матур табигатьле якта үсте. Ел саен әнисе балаларын көзгә таба элеваторга иген ташыган машинага утырып, иң якын булган Чернушка станциясенә уку кирәк-ярагы алырга алып бара иде. Анда барган саен тимер юл аша үтеп, поезд күреп кайту балалар өчен чит илгә барып кайту белән бер иде... Кыз күңеленә поездга булган ярату хисе балалык елларыннан салынган.
Кара шәл бөркәнгән авыр елларны кичә-кичә, язмышның ачы шулпаларын эчә-эчә, Гөлгенә дә үсеп җитте. Нинди һөнәр алырга, кайда укырга барырга, дигән сорау тормады. Чөнки аның югары уку йортларының ишекләрен ачып карау теләге бик көчле булса да, матди як авыр булу сәбәпле, хыялларын тормышка ашырырга мөмкинчелеге юк иде. Яшәргә, үзен карага кирәк...
Кыз күп уйлап тормый бер заводка эшкә керде. Ә завод җитәкчеләре кызның яшьлеген уйлап аны заводка кирәкле һөнәр үзләштерергә юллама биреп, Бәләбәй каласына укырга җибәрделәр.
Туган яктан чит җиргә чыгып өйрәнмәгән урман кызына тимер юллар буйлап, чит шәһәргә бару күңелендә җуелмас матур уй-хатирәләр калдырды. Кызның тимер юлда йөрүе беренче генә булмаса да, күрше Чернушка станциясеннән башка якны күрмәгән авыл баласына чит җиргә, чит мохиткә өйрәнеп китү җиңел булмады, әлбәттә. Әмма якты күңелле кыз чит җирдә бик тиз дуслар тапты, гел әйбәт билгеләргә генә укып, кулына документ алды. Аның өчен бу зур җиңү иде.
Гомеркәйләр аккан су диләр, дөрес икән лә. Инде укуын төгәлләп кайтканына да биш ел булып киткән икән. Менә тагын шул укыган җиренә юллары төште, аларны яңа ГОСТ өйрәнергә чакырдылар...
Моннан биш ел элек кенә бернинди маҗараларга тарымый кайта алган иде кыз, бу юлы юлда кешеләргә булган ышанычы какшады.
Бу юлы Гөлгенә үзе генә түгел, хезмәттәше Мария апасы белән бергә юлга чыктылар. Алар үзләре яшәгән поселоктан Уфага автобус белән килеп, тимер юлы вокзалына барып җиткәнче, хәтсез вакыт үтеп тә китте.
Уфа-Аксаково поездына чак эләгеп китеп, кышкы көн кичкә авышкач кына Аксаково станциясенә килеп төштеләр. Хәзер инде Бәләбәйгә барасы автобуска утырырга кирәк. Пассажирлар шулкадәр күп, әйтерсең лә бөтен кеше Бәләбәйгә бара! Гөлгенәнең көче ташып торган чак, этешә-төртешә автобуска керә дә, кире чыга, чөнки юлдаш апасы керә алмый торып калган була. Әнә шулай өч тапкыр кабатланды, әмма кыз өченчесендә кабат чыга алмады, халык агымын этеп чыгарга бу юлы көче җитмәде.
Кулына учлаган егерме тиенен кондукторга бирде дә, юл буе аерылып торып калган Мария апасын уйлап кызганып барды .
Менә аны кичке утларын сирпеп Бәләбәй дә каршы алды... Кыз автостанциядә төшеп калды. Хәзер инде аңа тулай торакка барып җитәр өчен тагын шәһәр эчендә йөрүче автобуска утырырга кирәк. Акча янчыгын эзләп кулын кесәсенә тыкса, акчасыннан җилләр искән... Автобуска кергәндә бер абый бик нык “этешкән” иде, кесә карагы булган күрәсең. Авыл кешесен шулай акылга утырталар ул, авызыңны ачып йөрсәң. Ярый әле юлга чыкканда әнкәсе акчасының күп өлешен сумка төбенә салдырткан иде. Әмма хәзер төн якынлашкада, ят кешеләр алдында биш тиен өчен сумка актарып булмый бит. Куян булып барырга ярамаганын белсә дә, ниндидер бер эчке сиземләү белән автобус килеп туктауга кыз салонга керергә ашыкты. Үз күзенә үзе ышанмады, автобус тупсасыннан атлап керү белән, идәндә ялтырап биш тиен акча ятканын күреп калды. Алырга дип үрелгән иде, акча идәнгә ябышып каткан булып чыкты. Кыз табышны куптарырга тырыша, тик тиз генә кубара уйламый.
Әмма бу акчаны алмый ярамый иде. Чөнки бүген шушы минутта, шул биш тиен акча аның язмышын хәл итәчәк! Әгәр хәзер шушы биш тиен акчасы булмаса, аны кышкы караңгы чит шәһәр урамында ике дә уйламый калдырып китәчәкләр...
Менә шулай Гөлгенә мең бәла белән Ходай биргән табышны ничек итсә шулай кубарып алып, кассир апасының җылы учына салды...
Белешмә: Гөлсимә Зиннәтуллина гүзәл табигатьле Аскын районының Иске Казанчы авылында туып үскән. Язмыш җилләренең аны чит тарафларга алып китүе кызның күңел чишмәсенең ныклап ачылуына сәбәпче була. Ул сагыну-сагышларын шигырьләргә сала башлый. Ә инде бәреп чыккан чишмәне туктатып буламы соң?! Челтерәп агып узган еллар эчендә аның иҗат багажы да елдан-ел тулылана бара. 2016 елда аның үзнәшер юлы белән “Урман кызы”, 2018 елда “Җәяүле яшьлегем” дигән китаплары нәшер ителде. “Хәбәрче саескан” исемле балалар өчен язган шигырьләр китабы да дөньяга чыгар сәгатен көтә. Иҗаты берничә тапкыр “Акчарлак” җыентыкларында, “Замандаш” иҗат берләшмәсенең “Чишмәләрнең көмеш чыңы” һәм ”Әдәби балкыш” китапларында көн күрде.