Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 декабрь 2020, 12:40

Закир ӘКБӘРОВ. Кондыз – төзүче. Мәсәл.

Тикшерү килде. Аюхан – урманда судья.Әйтте судья: «Әй син, Кондыз, намусың кайда?Күпер дә юк, миллион да юк, кая куйдыгыз?Бүре белән икәүләшеп урлар булдыгыз?..»

***
Төзергә ялланды Кондыз урман халкына
Бик шәп күпер. Бушка түгел, алтын хакына.
Әйтте Бүрегә (казнага бүген ул хуҗа):
«Кул кулны юса, Бүре дус, күрмәбез нужа.
Чыгымнары төзелешнең булса биш йөз мең,
Килешү төзергә миллионга комачаулый кем?..
Сиңа чирек, миңа чирек – безнең өлешләр.
Эчне тишмәс өлешләргә төшкән көмешләр».
Төзелеш тәмам. Күпер дигәне тар басма шунда,
Киекләр үтеп чыгалмый күрше басуга.
Тикшерү килде. Аюхан – урманда судья.
Әйтте судья: «Әй син, Кондыз, намусың кайда?
Күпер дә юк, миллион да юк, кая куйдыгыз?
Бүре белән икәүләшеп урлар булдыгыз?..»
Кондыз әйтте: «Аю абзый, бар, өеңә кайт.
Безнең эшләр бурлык түгел, бары тик откат.
Әнә Төлке – һичшиксез бур, тавык урлаган,
Ул тавык бит кеше милке, диеп тормаган.
Аны утырт, безгә тимә, без бит бур түгел.
Откат – зурлык! Угрылык та, хурлык та түгел.
Ул – заман казанышы, дип тылкыйбыз кат-кат.
Безнең эшне туктатып куй. Мә сиңа откат».
Тартынгандай итеп, Аю бер карап куйды,
Уфтанды… акчалы капны учына йомды.
Җәза ай-һай йомшак булды – кисәтү бары.
«Превышение полномочий» – судның карары.
Читайте нас: