Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 ноябрь 2020, 00:58

“Света, я тебя люблю!”

Көннәрдән бер көнне кемдер йорт каршындагы асфальтка “Света, я тебя люблю!” дип язып куйган.

Мин биш катлы йортта яшим. Көннәрдән бер көнне кемдер йорт каршындагы асфальтка “Света, я тебя люблю!” дип язып куйган. Күршем татар, ә хатыны, татар кызы булуга карамастан, Света исемле. “Кем язганын белмисеңме?” — дип сорады миннән күршем. Кем икәнен белсә, теге кешене җыеп та алып булмаячак. Каян белим инде, һәрхәлдә мин язмадым.
Бер көнне кичтән безнең подъезд каршына бизәлеп беткән машина килеп туктады, капотына “Света, выходи!” — дип язылган. Җитмәсә, машина гудогын бертуктаусыз кычкырталар.
Менә Света да килеп чыкты. Баксаң, бу унҗиде яшьлек Света исемле кыз икән. Ә подъездда күпме ирләр борчылып, тиргәшеп беттеләр. Бу егеткә фамилиясен язарга булмады микәнни? Федот то Федот, но не тот, кебек булды бу.

Шәфкать ГАНИЕВ,
Ижау.

Фото: випграффити.рф
Читайте нас: