Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 ноябрь 2020, 00:54

АВЫЛДА МАНЬЯК!

Авылда мәхшәр купты

Авылда мәхшәр купты. Соңгы вакытта халык телендә бер генә хәбәр: авылда маньяк йөри, диләр. Каян килгән? Кем күргән? Кайда яши? Белүче юк, имеш-мимешләр генә йөри. Бу хәбәр бигрәк тә авыл хатын-кызларына шом салды: кичтән урамда йөрүче гүзәл затлар азайды, күп ата-аналар кызларын клубка чыгармый башладылар, кайберәүләре хәтта шәһәрдә яшәп укыган кызларына, авылга кайтмый торырга кушып шалтыраткан. Ир-ат халкы да тыштан гына тыныч күренсәләр дә, эчтән ниндидер хәвефләнү тоя, чөнки һәркемнең хәләл җефете, кызы бар. Шуңа да аларның күбесенең, ул адәм актыгын күрәсе, эләктереп алып иманын укытасы килә.
Имеш-мимешләр дә юктан гына чыкмады шул. Иң башта авыл очында яшәгән яшь хатын югалды. Шул ук көннәрдә авыл уртасындагы күпер астында, сазлыктан бер хатынның үле гәүдәсен таптылар. Муенын буып ташлаганнар, хәтта сынган имеш дип сөйләделәр. Соңгы хәбәр – Мөдәрис кызы хакында булды, анысын шул билгесез кабахәт куып җитәлмәгән, капкасыннан кереп бикләнеп өлгергән.
Авыл халкы маньяк сүзен дөньялар үзгәреп киткәч кенә ишетте. Аны Тукай әкиятендәге урманда йөрүче Шүрәле кебек зат дип күз алдына китерәләр иде. Ә ул кыска гына вакыт эчендә бер авылда күпме кешегә зыян салды, саласылары күпме. Авыл читендә яшәгән Мөфидә шуларны уйлап борчылды. Күрше хатыны кереп аңа әллә ниләр сөйләмәсә бәлки, бу кадәр курыкмаган да булыр иде. Анысы инде бик җитди итеп: “Ул маньяк дигәннәре барсына да тими икән, сайлап кына, “мул” тәнле хатын-кызларга гына каныга икән”, – дип тоз сипте. Бу сүзләрдән соң Мөфидәнең тәне эсселе-суыклы булып китте.
Әйе, ул шундыйлардан, өстәвенә, төскә дә менә дигән. Элек авылда йөргәндә ир-атларның күз карашларыннан эчтән генә бик канәгать булып, горурланып йөрсә дә, азакы көннәрдә, киресенчә, хафалана башлады. Ире дә аны якларлык түгел, бәләкәй буйлы, көче дә юк. Күрше хатынының соңгы хәбәрләре аны бөтенләй шиккә салды: ул маньяк Уфадан, көндез күпер янындагы таллыкта яшеренеп ята, күзәтә, булачак табышын сайлый, төннәрен безнең тирәдәге абзар башларында, печән өстендә куна икән, имеш, аны Салих Мөслимәсе күргән.
Иртән Мөфидә чиләген күтәреп курка-курка гына абзарга керде, сыерны саумыйча гына көтүгә җибәреп булмый шул. Як-ягына каранды, шөбһәләнерлек бер нәрсә юк кебек, өстә әтәч кунаклаган. Чиләге сөт белән тулып килә, ә күңеленнән печән өстендә яшеренгән маньяк чыкмый. Шушы куркыныч уй аның зиһенен томалады. Шул чак җилкәсенә өстән әтәч сикерде. Мөфидә куркыштан җиргә тәгәрәде, җилкәсенә нәрсә беләндер суктылар кебек тоелды аңа. Сыер да чиләкне аударып абзардан чыгып чапты.
Янында әтәч кычкыргач кына ул һушына килде. Бар иде шул әтәчнең өскә сикерә торган гадәте, маньяк турында уйлап бөтенләй истән чыгарган. Котылырга күптән исәбе бар иде бу әтәчтән, менә хәзер сәбәп бар. Ул ирен уятып әтәчне суйдырды, тиз-тиз генә чистартып суыткычка тыкты, күрше авылдан сөт ташучы иренең әтисе килгәч, күчтәнәч дип аңа биреп җибәрде.
Шул ук кичне бер атна элек югалган хатын кайтып төште. Җилбәзәк, эчәргә яраткан хатын булганга, аны эзләп маташмадылар, маньяк үтергән дип кенә сөйләделәр. Ә ул күрше авылда эчеп яткан булып чыкты. Сазлыктан табылган үле хатын да, күпердән үзе егылып төшеп, муенын сындырган булып чыкты.
Абзар башларында йөргән кеше дә түбән очта яшәгән, бер җирдә дә эшләмәгән Әптерәй икән. Ул ашарына беткәч, тавыклар урлап йөргән, берәмләп кенә төрле кешеләрнекен.
Гомер тавык асрамаган кешенең ике көнгә бер тавык чистартып утырганын күргәч күршеләре участковыйга хәбәр итеп, тавык шулпасыннан мәхрүм иткәннәр. Мөдәрис кызын куып барган кеше дә маньяк булмаган, ул кызның йөргән егете икән. Мөфидәнең күршесе – озын буйлы, ябык, ямьсез, авылда “шайтан таягы” дигән кушамат алган хатын имеш-мимешләрдән файдаланып аны куркытыр өчен генә маньякның “мул” тәнле хатыннарны яратуы турында сөйләгән булып чыкты. Мөфидә тынычланды, тик абзарга кергәч өскә карау гадәте мәңгегә торып калды.

Әлиф ГАЛИМОВ,
Фото: psy-files.ru

Уфа.

Автор турында белешмә:
Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора. “Балкыш” конкурсы, “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале лауреаты.
Читайте нас: