Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 ноябрь 2020, 20:40

Рәфил САМАТОВ. Терсәкне тешләп булмый…

Кешеләр дөньялыкта яшәгәндә төрле хаталар кыла. Кайчандыр ялгыш адым ясауларына үкенеп, сыкрана-сыкрана гомер йомгагын сүтә алар. Дүрт аяклы ат та абына, адәм баласы да хатадан хали түгел дисәләр дә, җанга һич тынгы бирми икән ул ялгышлар... Әлеге язмамның герое, бүгенге көндә сау-сәламәт, тулы канлы тормыш белән яшәүче Наил дә үткәннәргә караш ташлап, еш кына уйлана, өзгәләнә, үкенә һәм үз-үзен битәрли. Ләкин терсәк якын булса да, аны тешләп булмаячагын яхшы аңлый ул...

Кешеләр дөньялыкта яшәгәндә төрле хаталар кыла. Кайчандыр ялгыш адым ясауларына үкенеп, сыкрана-сыкрана гомер йомгагын сүтә алар. Дүрт аяклы ат та абына, адәм баласы да хатадан хали түгел дисәләр дә, җанга һич тынгы бирми икән ул ялгышлар... Әлеге язмамның герое, бүгенге көндә сау-сәламәт, тулы канлы тормыш белән яшәүче Наил дә үткәннәргә караш ташлап, еш кына уйлана, өзгәләнә, үкенә һәм үз-үзен битәрли. Ләкин терсәк якын булса да, аны тешләп булмаячагын яхшы аңлый ул. Тормышта бик күпне күрергә һәм кичерергә туры килгән бу ир-егет белән танышуым шаулап-гөрләп узган Сабан туйларының берсендә очраклы гына рәвештә килеп чыкты. Инде күп еллар үткәннән соң, туган ягын өзелеп сагынып кайткан Наил, сүзгә сүз ялганып, миңа үзенең ачы язмышы турында да бәян итте. Аның вакыт-вакыт туктап, уйга калып, кайнар күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләве күңелемне тетрәтте һәм әле булса хәтеремнән җуелмый. Бу фәһем алырлык гыйбрәтле хикәятне түкми-чәчми сезгә дә бәян итәргә булдым...
Наил зәмһәрир салкын кыш аенда, зыялы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сабыйны бәби табу йортыннан алып кайткан көнне әй сөенә әтисе! “Нәселебезне дәвам итәчәк, мал-мөлкәтебезгә варис булачак малай туды!” – дип, шатлык-куанычтан күкнең җиденче катына менгәндәй тоя ул үзен. Уллары да, әти-әнисенең ышанычын һәм өметен аклап, сау-сәламәт, баһадирдай таза егет булып үсә: яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә, дөньяга сөеп карый. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, киләчәк язмышын хәл итәр мәл дә килеп җитә. Башкаланың күренекле уку йорты профессорлары булган әти-әнисе һәм үзаллы тормыш белән яшәүче ике апасы да егеткә фән юлыннан китәргә тәкъдим итә. Тик Наилнең уй-ниятләре башкачарак була: кечкенәдән техника белән мавыкканга, аеруча самолетлар белән кызыксынгангамы, документларын, ике дә уйлап тормыйча, Уфа дәүләт авиация университетына илтеп тапшыра ул. Имтиханнарны үтеп, шул абруйлы югары уку йорты талибы булу бәхетенә ирешә. Әүвәлге мәлдә егет зур теләк белән, тырышып укый, спорт ярышларында һәм җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ләкин тора-бара ничектер кире якка үзгәрә: беркем белән дә аралашмый, һәрнәрсәгә битараф калып, үз-үзенә бикләнә. Наилнең ялгыш юлга басуы, шикле кампаниягә эләгеп, тәмәке тарта, хәмер эчә, ә аннары инде наркотиклар да куллана башлавы ачыклана. Күз карасыдай күреп, кадерләп үстергән бердәнбер улларының түбәнгә тәгәрәвенә, ахыр чиктә укуыннан да куылуына ата-ана бик борчыла.
Өсләренә кар өемедәй ишелеп төшкә мондый көтелмәгән хәсрәтне әти кеше күтәрә алмый: йөрәк өянәгеннән дөнья куя. Шәһәр уртасындагы өч бүлмәле фатирларында үзләре генә торып калгач, Наил бәйдән ычкынган эт кебек тәмам аза: әнисе эштә чакта өйдәге затлы әйберләрне тилерткечкә алыштырып бетерә.
Җәйгә чыккач, кызлары һәм туганнары белән киңәшләшеп, Нурия ханым газиз улын шәһәр мохитеннән, шикле әшнәләреннән аеру өчен, башкаладан еракта урнашкан авылга алып кайта. Нәнәләре күптән вафат булганлыктан, биредә йорт-җирне тәртипкә китерергә, бераз ремонт ясап алырга да кирәк була. Наил тәмам акылга утыргандай тоела, бар эшне әнисе белән бергәләп, күндәм генә башкара. Ләкин элекке наркоманнар булмый дип юкка гына әйтмиләр икән шул! Җәй узып, көз җитүгә яман дуслар егетнең эзенә төшәләр һәм алар белән элемтә яңара. Наил янә яшертен рәвештә наркотиклар куллана башлый. Әнисе бу мәлдә, аны-моны абайламыйча, шәһәрдәге абруйлы хезмәт урынын калдырып, авыл мәктәбенә укытучы булып кайта. Көз дә ахырына якынлаша, кар-буранлы, салкын кыш киләсен хәбәр итеп, җиргә беренче кар төшә. Ул чорда авыл йортларына газ кермәгән була әле, шунлыктан Нурия ханым өйне җылыту өчен бер машина утын сатып ала. Ул чи булганлыктан, иртәләрен мичне яндырып җибәрүләре мең бәлагә әверелә.
...Кышкы иртәләрнең берсендә Наил йокыдан уянып китә. Башы чатнап авыртуга һәм күңеле болгануга түзә алмыйча үрсәләнеп, калтыранып ята. Күп тә үтми, үз артыннан бер көлтә салкын һава ияртеп, өйгә әнисе килеп керә. Ул, кочагындагы утын әрдәнәләрен мич алдына бушатканнан соң, тыны бетеп, алсу таң нурлары чагылган, бозланып туңган тәрәзәләргә карап, бераз уйланып утыра. Ә аннары урындыгыннан торып чүгәли дә, елый-елый мич кабызырга керешә.
– И Ходаем, ни өчен шундый күтәрә алмаслык авыр сынаулар бирәсең икән син миңа?.. – дип яшь аралаш сөйләнә ул үз алдына. Наил бу кызганыч күренешне күреп ятса да, берни кыла алмый. Йөрәге ярсып тибүдән җаны очып чыгып китәрдәй төсле тоела аңа шул мәлдә... Нурия ханым өс-башын тәртипкә китереп, тавыш-тынсыз гына иртәнге чәйне эчә дә, эшкә китә. Тормыш төбенә тәгәрәгән улы өйдә янә берүзе кала, аның бөтен уе наркотик махмырыннан арыну була. Яшерелгән запасларының соңгысын алып куллана да, хәлсезлектән башы әйләнеп, урын өстенә барып ава...
Икенче көнне Наил йокыдан уянуга өй эчендә янә гүр салкынлыгы һәм тынлык хөкем сөрә, әнкәсенең йөргәне дә никтер бөтенләй ишетелми. Бераз ятканнан соң егетнең күңелен куркыныч шом биләп ала. Ул көч-хәл белән генә торып, аш-су бүлмәсенә чыга һәм мич алдында, утын әрдәнәләре өстендә, газиз әнкәсенең җансыз-тынсыз ятуын шәйләп ала. Берничә тапкыр эндәшсә дә, күзләрен ачмый, җавап бирми ул. Егет аның янына килеп тезләнә, калтырана-калтырана кулын әнкәсенең маңгаена куя, тик бу вакытта анасы инде күптән вафат булган һәм суынып беткән була... Наил куркуыннан торып баса, гаҗизлектән нишләргә белмичә өнсез кала һәм бераз чайкалып тора да, аңын югалтып, идәнгә ава.
...Уку сәгате башлангач, мәктәп директоры Нурия ханымның эшкә килмәвенә гаҗәпләнә һәм хәлне ачыклау өчен өйләренә техник хезмәткәрен җибәрә. Ул килгәндә, кече якта ут балкый, ишек эчтән эленгән була һәм шылт иткән тавыш та ишетелми. Ишекне хәтсез шакып азаплангач, җыештыручы апа берни дә аңламыйча, кире мәктәпкә йөгерә, директорга барысын да сөйләп бирә. Анысы исә милиция һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын чакырта һәм үзе дә Наилләрнең өйләренә ашыга. Ишекне каерып ачып керүгә, алар ана белән улының мич алдында яткан җансыз гәүдәләренә тап булалар. Аларның икесен дә хастаханәгә илтәләр.
Биредә табиблар Нурия ханымның моннан бер-ике сәгать элек мәрхүмә булуын, ә улының аңын җуюын ачыклыйлар һәм Наилне реанимация бүлегенә салалар. Атна-ун көн узуга егет күзләрен ача. Егылганда башы бик каты бәрелгәнлектән, ул хәтерен югалта, янына якынлашкан кешеләрдән куркып, бөгәрләнеп, беркем белән дә сөйләшмичә, стенага карап ята.
...Әлеге күңелсез вакыйгалар турындагы аянычлы хәбәр Наилнең Мәскәү шәһәрендә яшәүче зурәтисенә дә барып ирешә. Тиздән ул кайтып төшә һәм егетне үзе белән алып китеп, башкаладагы абруйлы хастаханәләрнең берсенә урнаштыра. Биредә Наилне аякка бастыралар, наркомания сазлыгыннан котылырга да ярдәм итәләр, тик хәтерен генә кайтара алмыйлар. Сәламәтләнгәнче ул зурәтисе гаиләсендә яши, тора-бара аның кул астында эшли башлый. Ләкин бәла дигәнең бер килгәч, китми икән ул: шикле әшнәләре егетне биредә дә юллап табалар: элекке наркоманнарның булмавы турында яхшылап аңлатып, үзләренең даирәсенә кабат әйләнеп кайтуын таләп итәләр. Сүз уңаеннан, Наилнең аларга зур суммада бурычы булуы турында да искәртәләр. Эштән арып кайтып килгән чактагы көтелмәгән бу очрашу егетне гүя айнытып җибәрә һәм кинәт хәтерен тергезә. Каршысында басып торган ямьсез, килбәтсез кыяфәтле шул хәшәрәтләрнең наркотиклар таратып, сатып йөрүчеләр булуын аңлый ул. Бу адәм актыкларының кайчандыр үзенә күп бәхетсезлекләр китерүен дә исенә төшерә. Шул мизгелдә егетнең күз алдыннан тормышында булып узган бихисап аянычлы вакыйгалар йөгереп уза, мәрхүмә әнисенең салкын өйдә, мич алдындагы утын әрдәнәләре өстендә җан тәслим кылуы да хәтерендә калкып чыга, һәм ул, ачуы чыгып:
– Бурычым күпме булса да – түләрмен, тик башкача сезнең янга аяк басачагым юк минем, – дип җаваплый.
...Иртәгәсен янә кояшлы, якты көн туа. Наил җанына тынгы тапмый. Элекке наркоман әшнәләрен очраткач, һәммәсен дә хәтеренә төшерүе һәм аларның зур суммада акча таләп итүләре турында зурәтисенә сөйләп бирә ул. Анысы исә бераз уйланып торганнан соң:
– Юк өчен кайгырма, улым, үзем исән чакта сине беркем дә кыерсыта алмас, – дип тынычландыра егетне.
Ач бүредәй кыйланган явызларның тәкатен басу, XXI гасырның афәтле золымыннан Наилне янә коткарып алып калу бик зур суммага төшә: аның элекке бурычларын түләү өчен Уфадагы фатирларын һәм авылдагы йортларын да сатарга туры килә. Ләкин егетнең якты киләчәге якыннары өчен болардан кыйммәтрәк була.
...Вакыт агымсудай агыла да агыла. Тора-бара Наил зурәтисенең ярдәме белән йөк ташу хезмәтләре күрсәтү буенча үз эшен ачып җибәрә. Ул эшкуарлыкның бу өлкәсен сайлап һич отылмый, озак та көттерми аңа уңыш елмая: берничә ел эчендә ныклап аягына баса.
– Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир, – дип җырлыйлар иде бугай элек?.. Нәкъ шул җырдагыча, мин дә, күп еллар узганнан соң, туган ягымны өзелеп сагынып кайттым әле менә, – дип сүзен дәвам итте Наил һәм читкә карап, күз яшьләрен сөртеп алды. Ә аннары башын югары күтәреп, тирән итеп сулады да:
– Эх, туган якның һавасы гына да үзе ни тора бит! – дип өстәп куйды. – Бу кайтуымда күптәннән уйлап йөргән изге ниятләремне дә тормышка ашырып өлгердем әле: нәнәем нигезендә яңа хуҗаларының рөхсәте белән Коръән укыттым һәм әнкәемнең каберенә барып зиярат кылдым... Эх, кешеләр Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән кыска гына гомерләре эчендә нигә шулкадәр хаталаналар икән? Ул хаталарның соңыннан җаннарына тынгылык бирмәячәген алдан белмиләр шул алар!.. Якын терсәк, ләкин булмый аны тешләп, – дип хикәятен тәмамлады Наил...
Рәфил САМАТОВ,
Дүртөйле районы.
Фото: vestnik-belovo.ru
Читайте нас: