Барлык яңалыклар
Дөнья бу
29 ноябрь 2020, 14:30

Гарәф ӘХМӘРОВ. Матрос хатирәләре

Балтыйк хәрби диңгез флотында биш ел хезмәт иттем. Шул чорда күргәннәремне көндәлегемә язып бардым. Кызык та, кызганыч та хәлләрне күп күрергә туры килде. Мәсәлән, берчак сигнальщик Петя һәм радист Васяның поселокта клуб мөдире булып эшләүче Майя исемле чибәр кызга күзләре төшкән икән. Петя, иптәшенең Майя янына китүен күреп калып, артыннан клубка барган. Анда ул яшьләрнең кочаклашып торуын күргәч, көнләшүдән аңы томаланып, автоматтан очередь биргән. Майя шунда ук дөнья куйган. Аркасына унлаган пуля кергән Вася исә тере калган. Петя МРОга кайткач, үзен-үзе атып үтергән… Дәвамы – сайтта.

Балтыйк хәрби диңгез флотында биш ел хезмәт иттем. Шул чорда күргәннәремне көндәлегемә язып бардым. Кызык та, кызганыч та хәлләрне күп күрергә туры килде. Элемтәче вазыйфаларын башкардым. Су асты һәм җир астыннан кабель суздык. Электрик-минер эшләрен дә үти идек. Диңгез астындагы элемтә кабельләренә немецлар сугыш бетәр алдыннан миналар куеп чыга. Шул миналарны сүтеп шартлатырга туры килде. Ул миналар бик тутыккан. Бервакыт матрос Петр Чемрукны шартлау дулкыны 3-4 метр читкә алып чөйде. Җәрәхәтләнгән матрос миналарга башкача якын да бармады.
* * *
Бервакыт безнең командага хәрби бурыч куелды. МРОда (Морской радиолокационный отряд) диңгез өстен күзәтеп торучы матрослар хезмәт итә. Анда радистлар, сигнал бирүче, мотористлар һәм башка һөнәр ияләре дә бар. МРОга тоташкан су асты кабеле начар эшли. Шуны төзәтергә керештек. Эш бик авыр барды. Безнең кораб диңгездә чайкалып, селкенеп, эшләргә ирек бирмәсә дә, зур кыенлыклар белән максатыбызга ирештек дияргә була. Тик шулчак “ЧП” турында хәбәр ишеттерделәр. Техник матрослар булсак та, куе смазкада яткан карабиннарыбызны алып, ике шлюпкага төялеп, эре дулкыннарны яра-яра, диңгез ярына килеп тукталдык. Безне өлкән лейтенант каршы алып, МРО урнашкан өй ихатасына алып керде. Бусага янында канга баткан матрос гәүдәсе ята. Янында – автомат. Моны күргәч, күңелләрне шом биләп алды. “Тезелергә!” – дигән команда яңгырады. Бездән ерак түгел сүгенү тавышлары ишетелә. МРО командиры сүз башлады. Сигнальщик Петя һәм радист Васяның поселокта клуб мөдире булып эшләүче Майя исемле чибәр кызга күзләре төшкән икән. Петя, иптәшенең Майя янына китүен күреп калып, артыннан клубка барган. Анда ул яшьләрнең кочаклашып торуын күргәч, көнләшүдән аңы томаланып, автоматтан очередь биргән. Майя шунда ук дөнья куйган. Аркасына унлаган пуля кергән Вася исә тере калган. Петя МРОга кайткач, үзен-үзе атып үтергән. Без килгәндә, МРО тирәсендә мәхшәр купкан иде. Балыкчылар яшәгән поселоктагы латышлар частебезне уратып алып: “Безнең җирдән китегез!” – дип кычкырышып, таш ыргыталар. Ташлары безгә дә эләкте. Шулай да безгә: “Атарга!” – дигән әмер бирелмәде. Бәхеткә, биредә озак торырга туры килмәде. МРО старшинасы автоматтан һавага атып җибәрде. Күрәсең, нервлары түзмәгәндер инде. Аның автоматын өлкән лейтенант тартып алды. Шул арада, Ригадан ике машинага төялгән милиция хезмәткәрләре килеп җитте. Шулай ук куркыныч тавышлар чыгарып, диңгез ягыннан бронекатерлар һәм вертолет төшеп, автоматлар тоткан матрослар МРОны чолгап алды. Без дә шлюпкаларга төялеп, үзебезнең корабка китеп бардык.
* * *
Мин хезмәт иткән корабтан ерак түгел Свердлов исемендәге крейсер корабле тора иде. Без анда хезмәт иткән татар, башкорт егетләре белән гел очрашып сөйләшә торган идек. Апар еш кына тревога белән порттан диңгезгә чыгып, рейдка туктап, пушкаларыннан аталар. Еш кына матрослар безгә: “Хәлдән тайдык инде!” – дип тә ычкындыргаладылар. Ул вакытта крейсерда хезмәт иткән матросларны әйбәт ашатып, бик яхшы киендерәләр иде. “Ни кызганыч, крейсерга хезмәт итәргә эләкмәгәнбез”, – дип зарланучы матрослар да булды.
Бервакыт зур тревога башланып Свердлов крейсеры порттан чыгып китте. Берничә көннән ишетәбез: ул Англиягә барып, рейдка туктап, инглиз королевасына таҗ кидерелүгә багышлап пушкаларыннан залп биргән һәм шунда беренче урынга ия булган икән. Шуннан соң королева крейсерда хезмәт иткән һәрбер матроска значоклар тапшырып чыккан.
Шул вакыйгадан кайткач, таныш матрослар безнең белән эре чирттереп сөйләшә башладылар. Ни генә сорасак та, алар борыннарын югары күтәреп: “Без шундыйлар инде”, – дип кенә җавап бирә торганнар иде.
Маршал Г.К. Жуковның Оборона министры булып эшләгән чагы. Бервакыт Жуков Балтыйк шәһәренә килә икән дигән хәбәр таралды. Кораб командирлары матросларны төрле эшкә кушып, йөдәтеп бетерделәр. Увольнениегә чыгармадылар. Шуңа күрә буш вакытларны кубрикта шахмат, шашка уйнап үткәрдек. Озакламый Жуков генералларын ияртеп, Балтыйкка килеп төште. Ул флот штабына кереп тә тормыйча, крейсерга килә. Тревога уйнатып, гаваньнан чыккан вакытта, хәерчегә җил каршы дигәндәй, крейсерның моторлары кабынмый, резервтагы моторлар да эшләми. Крейсер чайкала-чайкала таш кыяларга менә бәреләм, менә бәреләм дип торганда, ни могҗиза беләндер моторлар кабынып китә. Шулчак Жуков һәм генерал-адмиралларның фуражкаларын җил очырып диңгезгә ташлый. Ачуы чыккан маршал сүгенеп куя хәтта. Крейсер бөтен моторларын эшләтеп, I Балтыйк диңгезен ярып, алга таба йөзә, тик шулчак флот командующие адмирал Головко аңа портка кайтырга әмер бирә. Жуков бу крейсер белән генә чикләнми, артта торган корабларның күбесенә кереп чыга. “Пехота маршалы иптәш Жуков флот хакында нәрсә белсен?” – дип көткән кораб командирларына каты гына эләгә. Кергән саен кораб командирларының погоннарындагы берәр йолдызларын “очыра” бара Жуков. Хәрби тәртипкә карата бик таләпчән иде шул ул.
* * *
Балтыйк флотының чираттагы хәрби күнекмәләрендә Свердлов исемендәге крейсер да катнаша. Тик бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри дип, юкка гына әйтелми шул. Монда да шулай килеп чыга. Күнекмәләр әйбәт кенә үтте дип торганда, крейсерның пушкалар башнясында снаряд шартлап, берничә матрос яралана.
Менә шундый хәлләрдән соң крейсерның инглиз королевасына таҗ кидерүдән алып кайткан даны бөтенләй онытылып бетте. Борыннарын чөйгән якташ матрослар – “корешлар” үзләре үк: “Нихәл, якташлар!” – дип исәнләшә башладылар.
Гарәф ӘХМӘРОВ,
Уфа шәһәре.
Фото: wiki.wargaming.net
Читайте нас: