27 ноябрь кичендә Салават районының Сарман авылында ирле-хатынлы аракы эчеп утырганда араларында низаг чыга. 29 яшьлек хатын иренең күзенә чәнечке белән кадый. 37 яшьлек ир район хастаханәсенә салына. Аның күзен саклап кала алырлармы, юкмы, әлегә билгеле түгел. Полиция хезмәткәрләре хатынны шунда ук тоткарлый, анысы үз гаебен таный һәм күрсәтмәләр бирә. Өендә алты яшьлек баласы калуы сәбәпле, хатынны йорт сагында тоту карары белән чыгарып җибәрәләр.
Хатын закуска, ягъни кабымлык бетү сәбәпле, чәнечке белән күзгә кадамаган, ул иренең хыянәте өчен аннан үч алган.
Хәмер һәм хыянәт яхшыга алып бармый. Аракы эчкән саен низаг чыгарып, хыянәт саен күз белән түләсәң, җәмгыятьтә күзсезләр шактый булыр иде.