Барлык яңалыклар
Дөнья бу
24 ноябрь 2020, 02:08

Тугыз яшьлек малай исерек булганмы?

Тугыз яшьлек баланың канында 0,33 грамм этил спирты табыла.

Башкортстанның Мишкә районында гадәти булмаган вакыйга булган. Агымдагы елның июль аенда Камай авылында яшәүче тугыз яшьлек Артур Сәлиев иптәше белән велосипедта йөргәндә УАЗик астына эләккән иде. Малай могҗиза белән исән кала, әмма авыр җәрәхәтләр ала, күзен югалта яза, аягын сындыра һәм тезенә зыян килә. Бәхеткә, табиблар баланың гомерен һәм сәламәтлеген саклап калуга ирешә. Тик бу тарихта “сюрпризлар” ачылды. Авария көнендә Артурдан анализга кан алганнар, чөнки юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрнең барысы да бу тәртипне уза. Иң гаҗәбе шул - тугыз яшьлек баланың канында этил спирты табыла. Эксперт бәяләмәсендә ул 0,33 грамм дип язылган. Әгәр юл-транспорт һәлакәтендә катнашучының яшен исәпкә алсак, кандагы әлеге алкоголь күләменә караганда, Артур аякларында басып тора алмас иде.
Малайны бәрдергән йөк машинасы шоферы сүзләренә караганда, велосипедның чылбыры өзелеп ул кинәт юлга чыккан.
Экспертлар республика наркология диспансерында тугыз яшьлек малайның канында алкоголь табылу нәтиҗәләренең ничек килеп чыгуын тикшерә.

Фото: yandex.ru/images/search?from=tabbar&text
Читайте нас: