Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 ноябрь 2020, 18:00

Ренат НУРЕТДИНОВ. Аккошлы чәйнек

Бердәнбер ул! Ай, матур! Борыны аккош муены кебек зифа, шома-ялтыравыклы, горур; як-якларына аккош рәсемнәре төшерелгән. Матурлыгын сөйләп бетерерлек түгел. Ватыла күрмәсен, дип, хәтта тотынырга куркыта...

Үткән гасырның 60нчы елларында югары уку йорты бетергәннәрне, кайда эшләргә юнәлеш биреп җибәрәләр иде. 1969 елда классташым, дустым, агай-энем Рәшит белән Башкортостаныбызның көньягына эшкә юнәлдек. Үзебезнең дә теләкне искә алдылар, билгеле. Рәшит медицина институтын бетеп – Стәрлегә, мин нефть институтынна соң – Ишембайга.
Безнең ул якларда бик танышларыбыз юк иде ул чакта. Туган-тумача турында әйтеп торасы да түгел. Без икәү генә булып чыктык. Соңрак кына безгә авылдашыбыз – дустыбыз Зөфәр килеп кушылды. Ул Стәрлетамак сәнгать училищесына укырга керде.
...Һәркемебез үз урынында хезмәт стажын башлап җибәрдек. Уңышлы гына эшләп йөрибез. Эш вакытлары тиз үтә. Эштән соң гына азрак ямансурак. Сагындыра. Авыл да сагындыра, Уфа да сагындыра. Мин аеруча сагынучан. Шуңа күрә һәр ялны диярлек Рәшит белән очрашып, вакытны бергәләп үткәрергә тырышабыз.
Ул чорда Рәшитнең бер бүлмәле фатиры бар. Иң кирәк булган җиһазларны сатып алган. Хәтта, каяндыр, пластинкалар тыңларга магнитофон табып алган. Мәгафур ага Хисмәтуллинның “Грузин чәен”, Илһам Шакировның “Син сазыңда уйнадың” җырларын тыңлап илһам алабыз. Дефицит хөкем сөргән чор булса да, магнитофонын да тапкан. Ашарга да бар! Колбаса! Андый экзотик азыкны Стәрле белән Салаватта, башка шәһәрләргә караганда, күбрәк күрергә, җиңелрәк кулга төшерергә була иде. Рәшитнең ашар-эчәр өчен бер комплект – алты кешелек сервизы да бар. Савыт-сабасы җитәрлек. Бөгелмәдә генә зур авырлык белән табыла торган кирәк-яраклар.
Шушы байлык эчендә чәй пешерә торган чәйнек бар. Бердәнбер ул! Ай, матур! Борыны аккош муены кебек зифа, шома-ялтыравыклы, горур; як-якларына аккош рәсемнәре төшерелгән. Матурлыгын сөйләп бетерерлек түгел. Ватыла күрмәсен, дип, хәтта тотынырга куркыта. Аны саклар өчен, күз алдына куеп кына, чәйнең үзен чиләктә генә пешереп алырга риза булырсың, мин сиңа әйтим. Әйе, чәйнек турында күбрәк сөйләнде. Сәбәбе бар. Тора-бара, бу очрашуыбызның сюжет драмасы шул тарихи әйбергә бәйләнеп калачак, чөнки...
Ниһаять, очрашу турында. Бу юлы бергә ял итәргә Зөфәр дустыбызны чакырдык. Өй буйдак без. Өч сау-сәламәт егет. Ашарга әзерләүче – үзебез. Тиз генә аш пешереп алырга булдык. Вазифалар бүлештек. Рәшит, хуҗа буларак, тузанлырак эшне үзенә алды – бәрәңге әрчи. Миңа, барыбер күзеңнең рәте юк, күзлек киясең, дип, суган чистартырга куштылар, яшь акса да ярый, янәсе.
Зөфәр яңа кунак булганлыктан, иң җиңел вазифаны эләктерде. Аш пешкәнче эчә торырга чәй пешерергә тиеш.
Һәркем үз эшен сыйфатлы һәм тиз башкарырга тырышты. Шулай булды да. Ә ничек киресе булсын – ашыйсы килә ич!
Суган әрчү бәрәңгенекеннән тизрәк беткәнлектән, мин чәйне чынаякларга бүлә торырга булдым. Заварка чәйнегенә барсам.... Ул туры ут өстендә, ялкынга ялманып утыра. Аккошларның канатлары бөтенләй көеп беткән; аяклары күп чатлы йолдыз рәвешендә чатнаган ярыкларда. Мин инде бу хәлгә ничек тә түзәрмен, Рәшит нишләр икән, дим. Аны акрынлап яңалыкка әзерләргә булдым. “Синең валидолың бармы?” – дигән булам. Ул, врач баларак, миңа – спортсмен кешегә – нык аптырап карап торды. Кемгә, нигә валидол кирәген әле аңламый иде...
Икенче очрашу. Кунак ашы – кара-каршы. Икенче ялга дусларымны үземә чакырдым. Кунакка. Белсеннәр – Ишембайда шулай ук кунакчыл халык яши. “Индийский” чәем бар минем. Ул елларны хәтерләгән кеше аңлар: бар халык “такта чәй” эчкәндә хуш исле “индийский”ны заварить итеп җибәр әле. Абруең күзгә күренеп үсәр. Ярлы түгелсең!
...Җыелыштык. Вазыйфалар бүлештек. Бу юлы мин бәрәңге әрчим, Рәшит – суган. Зөфәргә таныш шөгыле – чәй пешерү йөкләтелде. Бездә дә “оператив” эшләдек. Бәй, келт итеп искә төште: Зөфәр теге чакта чәйнекне ут өстенә утырткан иде бит. Йөгереп барып карасам: чәйнеккә су салынган, утка утыртылган, күп чатлы чатнауларга “ия булган”...
Жәл, чәйнек, Рәшитнеке кебек матур бизәлмәсә дә, бердәнбер иде.
Читайте нас: