Барлык яңалыклар
Дөнья бу
13 ноябрь 2020, 19:14

Яшисем килә, дуслар!

Үтә моңлы кешене бәхетсез була диюләре, дөрестер, бәлки.

Йөрәкләрне җилкендереп, җиргә шаулап-гөрләп язлар килгән чак. Тышта яз сулышы, яңа ачылып килгән бөре исе борынны кытыклый. Зәңгәр күктә чагу кояш көлеп, күңелне иркәли, язгы гөрләвекләр үзләренә генә хас җыр-моңнарын сузып елгага таба ашыга. Аларның да язгы моңнар булып ерак сәфәргә юлланган чаклары. Табигатьнең үз гаме, үз яме.
Язның шушы ярсуы Гөлчирәнең күңел халәтенә дә кагылмый калмады, йөрәгендә кайнаган хисләр кочагында радиосын “Юлдаш” каналына көйләде дә, җыр-моң иленә сәяхәткә юлланды. Һәм көтмәгәндә, ерак мәктәп елларында күңеленнән урын алган бер җыр радио дулкыннарында агыла башлады. Бу җырны ишеткәч, Гөлчирәнең җаны актарылды, үткәннәр белән бәйле йөрәк әрнеткеч бер вакыйга күз алдына килеп басты. Гади генә шушы бер җыр Гөлчирәне мәктәп елларына кайтарды. Моңлы бер кыз баланың балкып сүнгән гомерен хәтерендә кабат терелтте...
Гөлчирә бишенчеме, әллә алтынчымы сыйныфларда укыганда булды бу хәл. Мәктәпләренең горурлыгы, йөзек кашы булган Сәгыйдә исемле күрше авыл кызы хәтерендә уелып калган. Мәктәпнең данын яклап, район җыр-моң фестивальләрендә призлы урыннар яулаган, авылларындагы үткән һәр бәйрәм кичәсенең уртасында кайнаган, кече яшьтән сәхнәдән төшмәгән бу матур тавышлы,моңлы җанлы сылу кыз сыны һаман күңелендә яши икән бит! Бер җырчыны күп еллар тыңлыйсың, әмма ул никтер йөрәгеңне яулый алмый. Ә кайберәүләрен бер тапкыр ишетсәң дә, күңелеңне әсир итә. Сәгыйдә исемле җырчы кыз да нәкь шундыйлардан иде. Ул елларда зур авылларның үз радиоузелы бар иде, анда атнасына ике тапкыр мәктәп укытучылары матур тапшырулар алып барды. Авыл үзешчәннәре, укытучылар һәм мәктәптә укучы сәләтле балаларны да даими эфирга чыгарып, халыкны таныштырып тордылар. Сәгыйдә исемле моңлы кызның җырларын Гөлчирәгә менә шушы авыл радиосыннан да, авыл сәхнәсеннән дә күп ишетү бәхете тиде. Инде үткән балачак эзләрен күптән вакыт яңгырлары юса да, бу вакыйга Гөлчирәнең күңеленнән җуелмаган икән бит. Сәгыйдәнең моңлы җырлары һаман колагында чыңлый кебек...
Әтиемә хатлар яздым,
Ак кәгазь битләренә.
Почта апа, зинһар илтче,
Ватаным чикләренә.
Ак кәгазьнең битләре,
Зәңгәр белән чигелгән.
Кич утырып язгангамы,
Ай нурлары сибелгән...
Үтә моңлы кешене бәхетсез була диюләре, дөрестер, бәлки. Сәгыйдәгә моң әти-әнисеннән килгәнме, әллә шундый матур табигать кочагында – урманлы якларда үсү аны шундый моңлы иткәнме, хәер, икесе дә бардыр инде.
Гөлчирә үзе дә урман кызы булгангадыр, үтә нечкә хисле, бәләкәйдән җыр-моңга битараф булмады.Шуңадырмы, туган мәктәбе үстергән шундый сәләтле укучылар гомере буе кызның күңелендә яшәде, андыйларның әле дә язмышлары белән кызыксына, хәбәрдар булып яши. Һәм һәрвакыт туган якларын, мәктәбен сагынганда тугры дусты гармунын кулына ала да яшьлек җырларын уйнап-җырлап күңелен бушата. Бүген дә Гөлчирә ханым гармунын кулына алды, радио дулкыннарында яңгыраган җырны күңелендә яңартып уйнады да уйнады.
“Күңелем тулып түгелгәндә гармуныма эндәшәм, фәкать аның белән генә серләремне бүлешә алам, ышаныгыз,җиңел булып китә”, – ди ул.Шулайдыр, җыр бит ул, тормышта юлдаш та,иптәш тә, авыр чакта юатучы да!
Бүген радио дулкыннарында ишетелгән моңлы көйне үсмер елларында туган мәктәбенең моңлы сандугачы Сәгыйдә җырлый торган иде... Ул Гөлчирәдән берничә сыйныф кына алдарак укыды. Гөлчирә Сәгыйдә катнашкан кичәләрне калдырмый, игътибар белән бик яратып карап барды. Бүген менә кабат башка бер җырчы авызыннан ерак үткәннәрнең кайтавазы итеп шушы яшьлек җырын ишетү Гөлчирәне тетрәндерде, яшьлегенең бер көненә кайтарды кебек... Шушы сагышлы җыр Сәгыйдәнең кар-буранлы кышкы көндә басуда адашып калганын исенә төшерде... Укытучылары да Сәгыйдәнең киләчәген матур итеп, зур сәхнәләрдә итеп күз алладылар. Ләкин, кыз бәхетле киләчәген күрәлмәде шул, чәчәк кенә чагында гомере өзелде, әйтерсең лә, иртә язда аткан чәчәкне кырау алды...
Ул кыш бик салкын килде. Ак бураннар белән салкыннар чиратлашып кына торды. башка авылдан килеп укып йөргәннәр юл михнәтләрен аз күрмәде инде. Төрле сынаулар көтеп кенә торды шул аларны. Әмма укып белем алу теләге барыннан да көчле булгандыр күрәсең.Тик бары көчле ихтыярлы егет-кызлар гына шулай тырышып белем үрләренә күтәрелә аладыр ул. Әйе, безнең Сәгыйдәбез дә, матур киләчәген күзаллап,алдына зур максат куеп ,фәкать хыялына барып җитәр өчен тырышып укып йөргәндер? Тик язмышлардан узмышлар юк шул. Кыз, күз ачкысыз буранлы бер көндә беръялгызы авылына кайтып килергә уйлаган. Тик буран көчәеп киткән. Ә ул кире борылмаган, юлын җуйганын аңламыйча кыр ялан аша кар ерып барган да барган. Аннан урман башланган...Тәмам кар тирәнәйгәч, бара-бара хәле китә башлагач, бер агачка сөялеп ял итәргә уйлаган... Аны ике авыл халкы эзләде, әмма таң атмыйча, таба алмадылар... Ә тапканда инде кыз яртылаш туңып өлгергән иде шул, бик озак, язга кадәр дәваханәдә ятса да кабат аякка баса алмады. Мае беткән шәм кебек көннән-көн сүнә барды, әмма үзе артыннан риваять итеп сөйләрлек таң калдыргыч хатирә калдырды.
Ямьле язлар җитеп, тәрәзәдән кояш көлеп, алтын нурлары белән тышка дәшеп торган матур бер көндә дәваханәгә Сәгыйдәнең хәлен белергә сабакташ дуслары килеп керә. Шулчак дусларын, бергә дәваланып яткан бүлмәдәшләрен, үзен дәвалаган ак халатлы шәфкать ияләрен таң калдырган бер вакыйга була. Айлар буе караватыннан күтәрелә дә алмаган кызга дусларының хәл белергә килүе көч биргәнме, әллә язлар шулай тәэсир иткәнме, хисләнеп китеп, урыныннан сикереп тора да, язгы кояш көлгән ачык тәрәз каршына килеп басып: ”Яшисе килә, дуслар” дигән соңгы хушлашу җырын җырлый...Ә җыр ачык тәрәзәдән тирә-юньгә агыла да, агыла... Янында басып торган иптәшләренең йөрәгенә мәңге онытылмас аһәң булып ягыла... Шуннан кинәт хәле китеп, чак өстерәлеп барып урынына ава, шул ятудан кыз ятагыннан башка тора алмый...
Сәгыйдәнең гүзәл туган ягын, белем алган мәктәбен данлап җырлар күпме җырлары һәм, әлбәттә, яшь күңелендә яңа гына бөреләнеп килгән тәүге мәхәббәте дә чәчкә ата алмаган килеш сулып калгандыр...
Ә Гөлчирә исә, шушы көйне кабаттан ишеткәннән соң, үткәннәрдә калган мәктәп елларын сагынып, озак уйланып утырды.
Әй, гомеркәйләр! Якташым Сәгыйдә бүген исән булса, күптән “Халык артисты” исемен йөртер иде. Ә без, аның белән бер мәктәптә укуыбыз белән горурланып, сокланып аның чыгышларын зур алкышларга, чәчәкләргә күмеп, зур сәхнәләрдән, телевизор экраннарыннан карап, хозурланып яшәр идек, дип моңсу уйларга бирелде.
Әйе, Сәгыйдәнең яшьлек гомере өзелгән чишмә җырына тиң! Моң иясе үзенең җырланмаган күпме җырларын үзе белән алып китте. Әмма моңлы чишмә зурмы ул, әллә бәләкәйме, барыбер үз эзен калдыра шул. Үткән яшьлек елларында аның тарафыннан салынган якты эзләрне бернинди вакыт яңгырлары да юып бетерә алмаган икән бит. Кеше үзе үлсә дә, якты эзе булып аның кылган гамәле, башкалар кабатлый алмас моңы кала икән. Кеше исән чагында җыр-моңнары белән канатлы булса, җыр-моңнары белән үлемсез дә була икән!
Гөлсимә ЗИННӘТУЛЛИНА.
Борай районы.

Белешмә: Гөлсимә Зиннәтуллина гүзәл табигатьле Аскын районының Иске Казанчы авылында туып үскән. Язмыш җилләренең аны чит тарафларга алып китүе кызның күңел чишмәсенең ныклап ачылуына сәбәпче була. Ул сагыну-сагышларын шигырьләргә сала башлый. Ә инде бәреп чыккан чишмәне туктатып буламы соң?! Челтерәп агып узган еллар эчендә аның иҗат багажы да елдан-ел тулылана бара. 2016 елда аның үзнәшер юлы белән “Урман кызы”, 2018 елда “Җәяүле яшьлегем” дигән китаплары нәшер ителде. “Хәбәрче саескан” исемле балалар өчен язган шигырьләр китабы да дөньяга чыгар сәгатен көтә. Иҗаты берничә тапкыр “Акчарлак” җыентыкларында, “Замандаш” иҗат берләшмәсенең “Чишмәләрнең көмеш чыңы” һәм ”Әдәби балкыш” китапларында көн күрде.
“Тулпар” журналы һәм “Өмет” гәзите лауреаты.

Фото: avto.goodfon.ru
Читайте нас: