Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 ноябрь 2020, 11:25

Разия НУРГАЛИЕВА. Онытылмас аваз

...Басудан да халык кайтып төште, алар да елашалар. Кайсылары авып китмәс өчен читәнгә тотынып елый, үкси...

Җиңү көне әле дә хәтеремдә. Миңа ул чакта алты яшь иде. Инәем ишек алдыннан керде дә: “Бер тавыш килә. Бу бит – Рамай агай тавышы. Ул тиктомалга кычкырмас. Әллә бер Аллаһым кушып сугыш туктадымы икән? Безнекеләр немецларны куа киткәннәр, дип ишетелә иде. Барыгыз әле, читават йортына барып, Рәшидә белән белеп кайтыгыз. Бер-бер хәл бар инде, һаман кычкыра бит”, – ди. Рамазан бабайны көр тавышлы булганы өчен “горнай” Рамай дип йөртәләр. Горнай – музыка коралы. Авылда дүрт Рамазан булып, иң көр тавышлысы ул иде.
Мин урта читән аша сикереп төштем дә: “Рәшидә, әйдә, инәем “читават” йортына барып килергә кушты”, – дидем. Без, җитәкләшеп торып йөгердек. Ул елны корылык иде, яңгыр юк иде. Безнең чәчләр пумала кебек. Чәч арасыннан күмер кебек күзләр генә ялтырап тора. Ачлыктан аяк-куллар җеп кебек, эчләр гөбе кебек. Өрсәң, очарга торабыз. Аяк асты пырхылдап торган соры туфрак. Аягыбыз ботинка күрмәсә дә, “кара ботинка” төсендә. Чебиләгәч, солидол сөртәбез дә, тузан кунгач, ботинка була да куя.
Без йөгереп барып җиткәндә, Рамай бабай кызыл флагны читават йорты башына кадап, һаман да ярсурак кычкыра иде әле.
Халык җыела тора. Иң үрге очлардан да, тавыш ишетеп, йөгереп төшеп җиткәннәр. Бабай һаман ярсып кычкыруын туктата алмый. Күкрәге белән тын алып, сулкылдау тавышы белән : “Урра-урра! Без җиңдек! Урра!” – дип, кабатлый да кабатлый. Бөтен халык елый. Кайгысы-шатлыгы бергә.
Басудан да халык кайтып төште, алар да елашалар. Кайсылары авып китмәс өчен читәнгә тотынып елый, үкси. Кара кәгазь килгән кешеләр бу. Рамай бабай үзе дә үксеп кычкыра.
Минем сабый күңелемдә ул көн гомерем буе күз алдымда тора.
Йә Аллаһым, безнең балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтмәсен иде бу хәлләрне.
Еламый нишләсеннәр соң? Рамай бабайның үзенең ике улы яу кырында ятып калды. Дүрт улы яраланып кайтты. Халыкның тылда күргәннәре өстенә кем аяксыз, кем кулсыз, кем баш сөякләре челпәрәмә килеп кайтып төште. Алар кайтып җитә алсалар да, әкренләп гүр иясе булып беттеләр.
Ә минем балачак хатирәләре һич кенә дә җуелмый. 9 май бәйрәме җиткән саен минем колагымда әллә шомлы, әллә шатлыклы шушы аваз әле булса яңгырый кебек. Миллион-миллион корбаннар, кан-яшьләр... Аллаһым, башка ул көннәрне күрсәтмә, кайгылыларыбызга сабырлык бир!
Разия НУРГАЛИЕВА.
Миякә районы,
Канбәк авылы.
Читайте нас: