Барлык яңалыклар
Дөнья бу
10 ноябрь 2020, 12:55

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Чегән кызы

...Сыер көтүе якынлашу белән баланы Зөбәйдәнең кулыннан алып, юлга илтеп утыртты. Зөбәйдә бер мәлгә тынсыз калды. – Әй, әбекәй, нишлисең син, хәзер баланы сыерлар таптап китә бит, – дип, кызына ташланды...

***
Зөбәйдә эшен бетереп, талган билен турайтканда, көн кичкә авышып, караңгы төшеп килә иде инде. Ул теплоходта кухняда повар ярдәмчесе булып эшли. Бераз акчасы булыр дип, кухнядан буш арада өске каттагы полубаларны һәм каюталарны да юарга ризалашкан иде. Теплоход командасын кичке ашны ашатканнан соң, савыт-сабаларны юа да, көн саен шулай икенче эшенә тотына. Бәй, онытып та җибәргән ич, кызын да ашатырга кирәк бит. Чиләк һәм мунчаласын тиз генә хуҗалык бүлмәсенә кертеп куйды да, үзләре яшәгән каютага йөгерде. Балакае ачыгып беткәндер инде. Ул аны көн саен бүлмәдә уйнап утыр, дип бикләп калдыра да, аш вакыты җиткәч, ашханәгә алып килә. Сабый көннәр буе берүзе утырырга мәҗбүр, нишләсен, әнисенә эшләргә кирәк. Зөбәйдә каютага килеп җитүгә, ишекнең ачык булуын күреп, дертләп китте. Төшке аштан соң ашыгып, бикләргә оныткан, күрәсең. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Кая гына китте икән инде Галия? Суга гына төшмәсә ярар иде, Ходаем! Бөтен җирне карап чыкты Зөбәйдә, ләкин кызчык бер җирдә дә күренмәде. Ул йөгереп өскә, штурман янына, штурвал кабинасына менеп китте.
– Максим Петрович, минем кызым югалган! – диде, тыны-көне бетеп.
– Ничек югалган? Югалырга тиеш түгел. Берәр каютага яки хезмәтләндерү бүлмәсенә кереп йоклап киткәндер яисә качып утырадыр. Бала-чага кайвакыт шулай шукланырга ярата ич, – диде штурман Зөбәйдәнең бөтенләй куркып, югалып калу халәтен йомшартырга теләп. – Борчылма, табырбыз кызыңны, хәзер башкаларны да җәлеп итәрбез.
Зөбәйдә, кабат беренче катка төшеп, кызын эзли, полубада урнашкан юлчылардан сораштыра башлады. Ул арада капитан Григорий Николаевич та килеп җитте. Хәлне белешкәч:
– Иртәнге якта теплоходка утырган чегәннәр кая? – диде, тирә-юньгә күз йөртеп.
– Халыкны бик бимазалый башлагач, аларны аскы каттагы полубаларга урнаштырдык, – диде капитанның өлкән ярдәмчесе Антон Скворцов.
– Яле, чегәннәр янына төшеп карагыз. Аларның бала күрсәләр, һушлары китә ич, урлап куймасыннар кызыңны, Зоя.
Чыннан да кызчык чегәннәр янында булып чыкты. Полубада курчагын күтәреп, берүзе йөргән сабыйны чегәннәр тиз шәйләгәннәр һәм аларны аскы катка куып төшергәндә үзләре белән алып төшеп киткәннәр иде. Бирмәскә тырышып, яшереп булышалар, җитмәсә. Кызчык үзе дә чегән баласына охшап тора шул, каракучкыл бит тиресе, кыйгач кара кашы, икегә аерып үргән озын кара чәче гел чегәннәрнеке инде. Зөбәйдәнең үзе төсле инде. Бердәнбере, бөтен юанычы булып калган сабыен югалту хәсрәтеннән чак аягында басып торган хатынның бала каракларын хәзер үк теплоходтан салкын дулкыннарга бәреп төшерәсе килде. Әмма берсенә дә көче җитәрлек түгел, кызын гына ныклап сакларга кала. Ә бит нинди генә авырлыкларны күрмәдәләр дә, ут-ялкыннарны кичмәде алар?! Якты дөньяда, бар кадерлеләрен югалтып, тиң икесе торып калдылар. Юк, югалта алмый ул Галиясен, яшәргә тиеш әле алар!
Теплоходка һич уйламаганда килеп эләктеләр ана белән кыз. Зөбәйдә әби-бабасы янында үскән ятимә кыз иде. Япь-яшь кенә килеш кияүгә бирделәр аны. Килен булып төшкән гаиләсе хәлле генә, авыл мулласы йортына иде. Утызынчы еллар башында илдә күмәк хуҗалыклар төзү белән бәйле болганышлар башлангач, мулла абзый балаларын сөргеннән саклап калу өчен, кичекмәстән төрлесен төрле якка җибәрү хәстәрен күрде. Зөбәйдәне ире Муса белән, аның тагын бер сеңлесен ияртеп, кулларына бер танышының адресын тоттырып, Ленинградка озатты. Зөбәйдәнең кулында яшь баласы – беренче улы да бар иде. Муса, ару гына белемле ир-егет буларак, югалып калмады, тиз үк заводка эшкә урнашты. Яшь гаиләгә гомум торактан аерым бүлмә дә бирелде. Зөбәйдә акрынлап шәһәр тормышына күнекте. Мусаның сеңлесе белән икәүләп сатучылар әзерли торган курсларга кереп, һөнәр үзләштерделәр. Улын балалар бакчасына биргәч, азык-төлек кибетендә эшли башлады. Муса исә өстәмә әзерлек курсларында белемен арттырып, мастер дәрәҗәсенә күтәрелде. Аерым фатирлы да булдылар. Мусаның сеңлесен кияүгә бирделәр. Кыскасы, тормышлары җайга салынып, бәхетле булып яшәргә генә иде дә бит. Ләкин илебезгә немец илбасарлары ябырылды, дөньяның асты өскә килде, язмышлар бозылды, юллар аерылды...
Фронтка беренчеләрдән булып китте Муса. Аерылганда гаиләсен авылга кайтарып җибәрә алмавына әрнү катыш: “Балаларны сакла, булдыралсаң, ничек тә шәһәрдән китәргә тырыш”, – диде Зөбәйдәне күкрәгенә кысып. Хатын җыенып, берничә тапкыр вокзалга барып караса да, бер генә поездга да эләгә алмады. Өч бала иярткән ана дип кызганучы күренмәде, шулай итеп, язмыш сынавына буйсынырга туры килде. Озакламый ул эшләгән кибет ябылды, сатучыларны заводка эшкә урнаштырдылар. Балалар бакчасы баштагы мәлдә эшләп булышса да, шәһәрне бомбага тотулар ешайгач, алар да ябылды. Иң аянычы, шәһәр камауда калып, тугыз йөз көнгә якын сузылган блокада башланды. Биредә инде үләсеңме, исән каласыңмы – беркем дә белми иде. Ул көннәр тәмугтан да авыррак булды. Тәмугны кем кайтып сөйләгән дигәндәй, шәһәр халкы кичергән авырлыкларны аңлатырлык бернинди үлчәүләр дә юктыр ул дөньяда. Зөбәйдә барысын да кичерде башыннан, шулай да ни могҗиза беләндер, кызы белән икесе исән калдылар. Мусаның гына сүзен тота алмады, ике улын югалтты. Шулай көннәрдән бер көнне пайга бирелә торган икмәк чиратына барырга җыенгач, өч яше тулып килгән кызы Галияне киендерә башлады. Хәер, алар соңгы вакытта һәрвакытта киенгән килеш, тревога булса, бомбадан яшеренү урынына, подвалга төшәргә әзер булып торалар иде. Икмәк чиратына барганда улларын да ияртергә уйлаган иде. Малайларның салкынга чыгасылары килмәде, күрәсең, бармаска булдылар.
– Әгәр безнең йортка бомба төшсә, нишләрсез? – диде әниләре, аларны куркытырга теләп.
– Курыкма, әнием, бомба төшсә, без карават астына качып калабыз, – диделәр сабыйлар икесе бертавыштан. Үлем куркынычын аларның нәни йөрәкләре аңлап бетерми иде шул. Икмәк чиратында озак кына торылды. Ул арада тагын шәһәрне бомбага тота башладылар. Кызын күтәреп, йөгереп кайтканда аларның йортлары урынында хәрәбәләр өеме иде инде. Тирә-юньдә кычкырыш, елаш. Башкасын хәтерләми Зөбәйдә, һушы китеп егылган иде. Күпмедер вакыт яткач, һушына килгәндә ак халатлы шәфкать туташы аңа укол ясап булыша иде. Дәваханәдә озак ятырга мөмкинлек юк, кеше өстендә кеше. Аягына баскач та чыгарып җибәрделәр Зөбәйдәне. Ярый, кызын аерып калдырмаганнар, сабый әнисе янында утырып торган. Дәваханәдән чыккач, улларын эзләп караса да, файдасы булмады, күрүче дә, белүче дә юк иде. Менә сиңа кровать асты! Шулай итеп Зөбәйдә кызы Галия белән торып калды. Өстәвенә, Мусадан да бер хәбәр дә юк. Җаннарын ничек саклап калганнардыр, хәзер үзе дә гаҗәпләнеп бетә алмый. Ладога күле аша юл салынып, Олы җир белән бәйләнеш булдырылгач, мең бәлаләр белән бер машинага эләгеп, Мәскәүгә килеп җитү бәхетенә иреште алар. Уе туган авылына кайту иде. Ай дигәндә генә авылга аяк бастылар. Кызын кочтырган, аз гына кагылсаң, авып китәргә торган арык гәүдәле Зөбәйдәне башта берсе дә танымады. Әби белән бабасы да мәрхүм булганнар икән. Ярый, мәрхәмәтле туганнары табылды, ике туган абыйсының хатыны Бибигөл үзләре янына сыендырды аларны. Аның да ире фронтта булып, ике баласы белән төп йортта яшәп яткан көне иде. Бу исә – Зөбәйдәнең үскән йорты. Авыл авыл инде, икмәге булмаса да, сөте-катыгы, бәрәңгесе, тавык йомыркасы бар. Зәбәйдә дә кызы Галия белән көннән-көн тернәкләнә, акрынлап хәлләнә башлады. Тик Галия генә йөри алмый, поездда кайтканда тәмам аяксыз калган. Бераз хәл җыйгач, Зөбәйдә сабыйны район дәваханәсенә алып барды. “Баланың психикасына зыян килгән. Әгәр тынычланса, яхшы итеп тукландырсаң, бәлки, аягына басар”, – диделәр. Дарулар турында сөйлисе дә юк, даруы да юк, акчасы да... дигәндәй. Нишләргә? Зөбәйдәне бары шул сорау борчый. Авылдагы өлкәннәр белән сөйләшә торгач, берсе күрше авылдагы имче карчыкка барып карарга киңәш итте. Икенче көнне үк Зөбәйдә кызын бәләкәй арбага утыртып, күрше авылга китте. Имче карчык юк та димәде, аягына басар дип вәгъдә дә бирмәде. Кызны карап, өшкерде дә: “Кичкә кадәр көтеп торыгыз”, – диде. Ә кичен аларны авыл башына көтү кайта торган юлга алып чыгып китте. Сыер көтүе якынлашу белән баланы Зөбәйдәнең кулыннан алып, юлга илтеп утыртты. Зөбәйдә бер мәлгә тынсыз калды.
– Әй, әбекәй, нишлисең син, хәзер баланы сыерлар таптап китә бит, – дип, кызына ташланды.
– Кызыңа аяк кирәкме? Кирәксә, тик тор, – диде карчык һәм аны, беләгеннән тотып, үзенә тартты. Чак һушын югалтмады Зөбәйдә, тик ни хикмәт, юл тузанын туздырып, ашкынып килгән малларның берсе дә кызга басмады. Шунда утырган җиреннән торып, акрынлап әнисенә таба атлаган Галияне күргәч, үз күзләренә үзе ышанмады. Имче карчык та канәгать иде. Юлның яртысын диярлек әнисе белән җитәкләшеп кайтты сабый, аягына басуына шатланып бетә алмады ул.
Җиңү көнен авылда каршыладылар Зөбәйдәләр. Ул инде колхоз эшенә кушылып, кырда эшләүчеләргә аш пешерә иде. Тик шәһәрдә хәрәбәләр астында калган уллары, хәбәрсез югалган ире генә җанына тынгылык бирми. Бәлки, берсе булмаса, берсе исәндер, безне шәһәрдән эзлидер дип өметләнә иде. Аннары авылда йорт-җире юк, кешегә күпме сыенып яшәргә була. Күп уйламый гына җыенды да, кызын җитәкләп, Бибигөл җиңгәсенә рәхмәтләрен әйтеп, юлга чыкты. Авырлык белән, әле тәртипкә салынып бетмәгән тимер юлы михнәтләрен җиңеп, Мәскәүгә килеп җиттеләр. Хәзер инде тизрәк Ленинградка барырга кирәк иде. Юк-юкта паспортында Ленинград адресы тора, шәһәр кешесе булып исәпләнә ич ул. Тимер юл вокзалында кеше шулкадәр күп, якын барырлык түгел. Су юлы да барлыгын белә иде ул, пристаньга киттеләр. Монда да шул ук хәл, ләкин башка барыр урын юк. Чират җиткәнен көтеп, ике көн кунгач, күзенә күренәме дип тора: каршысына элекке күршеләре Григорий Николаевич килеп чыкмасынмы! Ул хатынга игътибар итми генә узып китмәкче иде, Зөбәйдә үзе барып асылынды аның җиңенә:
– Григорий Николаевич, кадерлем, бу сез түгелме соң?
– Бәй, Зоечка, мин карамый да торам, сез икәнсез бит.
Шулай якын итеп күрештеләр алар. Бу Зөбәйдә өчен дөньядагы иң зур бәхет иде! Хәл сорашкач, ул шуны белде: Григорий Николаевич Мәскәү белән Ленинград арасында йөри торган теплоходның капитаны икән. Сугышка кадәр дә ниндидер зур пароходта капитан иде ул. Фронттан яраланып кайткач, теплоходка урнашкан. Аларның да язмышы Зөбәйдәнеке кебек иде, хатыны эштә вакытта ике балалары да бомбага эләккән... Күрше абыйсы аңлады ялгыз ананың хәлен, үзе янына теплоходка эшкә урнаштырды. Менә шулай, Зөбәйдәнең әлегә торыр урыны да, тамак ялгарлык эше дә булды.
– Сугыш афәте моның белән генә бетмәс әле, Зоя, бер-берегезне башкача югалтмагыз, – диде Григорий Николаевич, полубада кочаклашып басып торган ана белән кызга. Үзе, күзләренә тулган яшьләрне күрсәтмәс өчен, тизрәк борылып китеп барды.
Читайте нас: