Алиянең соңгы вакытта нигәдер йөрәге кысылып, сыкрап авыртып тора. Моны никадәр тирә-яктагыларга сиздерәсе килмәсә дә, йөзе чытылып фашлый. Чирен яшергән үлгән, диләр. Табиб буларак, ул моны яхшы белә, ләкин ирен борчыйсы килми, эшенең тыгыз чагы. Болай да, хирург булып эшләгәч, көне-төне дә, бәйрәме-ялы юк. Дәваханәдән кайтып та керә алмый. Хирургия бүлегендә аның Илшаты гына лапароскопия ысулы белән операцияләр ясый ала. Бу инде – авыруның корсагын егермешәр сантиметр ярмыйча, операцияне тишек ясап кына эшләү. Элек авыру дүрт-биш көннән генә аягына басса, ә мондый операциядән соң шул ук көнне биш-алты сәгатьтән йөреп тә китә. Илшатына табиб таланты тумыштан бирелгән, бармаклары белән тәндәге шешне тотып карауга ук аның яман чирме, гади шешме икәнен билгели. Бөркетнекедәй үткер күз карашы һич ялгышмый. Башына яшькелт калфагын, өстенә кардай ак халатын киеп алса, олы яшьтә булуга карамастан, бүлектә аңардан да җитез, ягымлы, кешелекле һәм чибәр табиб юк. Сөтен санитаркалар, шәфкать туташлары аның өчен өтәләнеп торалар:
– Илшат Илфатович, тегеләй итикме дә, болай итикме? Илшат Илфатович, теге кирәкмиме дә, бу кирәкмиме?
Аеруча, авырулар арасында абруе зур. Һәркайсысына җылы сүзен таба, игътибар белән тыңлый, әңгәмәләшә, хәлләрен сораша, кул арты җиңел, авыруны сыпыргандай алып ташлый.
Алар, бер төптән чыккан куш имәндәй, бик тату булдылар, Алия белән бергә яшәү дәверендә бер-берсен күз карашыннан аңладылар, бер-берсенә юл куйдылар, юкка-барга борчымаска тырыштылар, яратышып яшәделәр. Моны кешеләрдән яшерүне кирәк дип тапмадылар. Шулай булмый ни, студент елларыннан ук бөтен кешене сокландырырлык, ак кошлардай матур пар алар. Бергә укып беттеләр, бергә ординатура тәмамладылар, чит илләрдә стажировка үтеп кайттылар. Хезмәт сөю, ныкышмалылык Алиягә – педиатр, ә Илшатка хирург буларак уңышлар китерде. Ике уллары аларның династиясен дәвам итте. Аллаһыга шөкер, шулай ук медицина юлын үз иткән чибәр кәләшләр сайладылар, теремек оныклар бүләк иттеләр. Әти-әниләренә мәшәкать тудырмый гына, яшь кенә булуларына карамастан, күңелләренә – якын эш таптылар, бераздан фатир да алдылар. Хәбировлар фамилиясенә тап төшермәделәр.
Тик менә Алиянең генә сәламәтлеге какшап китте шул. Күпме генә режим, диета сакларга тырышса да, кан басымы әле күтәрелде, әле төште. Болай да аксыл йөзе тагы да агарып, карашы тоныкланып, чандыр гәүдәсе тагын да тартылып китте. Ире аның хәләтен аңларга тырышты. Үзләрендә көчле белгечләр, сер сатмый торган дуслар эшләвен белсә дә, хатынының анализларын монда тапшыртырга, артында кызганып сөйләүләрен теләмәде. Улларын да борчыйсы килмәде.
Ләкин авыру үзенекен эшли, көннән-көн организмны корт урынына кимерә. Вакытында чара күрмәсәң, кан басымы кинәт күтәрелеп, кан тамырлары шартлап, баш миенә кан саварга да мөмкин. Озакка сузарга ярамый иде. Күрше районга, бергә укыган курсташларына кунакка барып, тикшерелеп килделәр. Ә инде ял көненә балалары җыелды. Болай да җыйнак, ямьле өйгә нур өстәлде. Алия, шатлыктан, йөрәге күкрәгенә сыймыйча, яшь колын кебек сикергәләп кенә йөрде: камырын куйды, бәлеш пешерде, токмачын кисте. Менә шуннан, эш күп булуданмы, кунаклар өчен куануданмы күз аллары кинәт караңгыланып китте, аяк астында идән чайкалгандай тоелды. Гүя, каядыр түбәнгә, базга табан очкандай булды. Әйтерсеңлә, чокырдан чыкмакчы була, тик ул менәсе баскычның черек араталары җимерелә дә төшә, чыга алмый, аска тәгәри. Ул, гәүдәсен һәм башын тота алмыйча аңын югалтты.
Минутында ук өйдәгеләр беренче ярдәмне күрсәтте, ихатадаларында күршедә яшәгән терапевтны да чакырдылар.
Алия нашатыр исенә аңына килде:
– Зыян юк, бераз арып киттем. Өлкәнәю билгесе бугай. Олыгая башлагач, йөрәк туза торгандыр, шулай булгалый ул, – дип, үкенүле уфтану катыш кыенсынып, тыйнак кына елмайды.
Гаилә консилиумы җыелды. Шәһәр табибларына күрсәтергә карар иттеләр. Алиянең өйдән чыгып китәсе, ирен ялгыз калдырасы, балаларына уңайсызлык тудырасы килмичә, байтак кына тарткалашты. Ай-ваеына колак салып тормадылар, күндерделәр. Ялдан соң дәваханә юлын таптый башладылар. Шул ачыкланды: элек үк йөрәк мускулларына кан сауган. Моны ул, түземле хатын буларак, аяк өсте үткәргән. Кичекмәстән операция кирәкте. Муен тамырын алып, йөрәкнекен алмаштырдылар. Тугры тормыш иптәше, Илшаты, ул савыкканчы, керфек тә какмыйча, караваты яында утырды. Аннан Алия яткан дәваханәгә вакытлыча эшкә урнашып, хатынының ныклап аякка басканын көтте. Җанкисәген йөзек кашы урынына күреп, урын-җирен уңайлап җайлады, каты мендәрен кабартып йомшартты, килештереп киселгән коңгырт чәчләрен сыйпады, кайнар маңгаена, битләренә йомшак салкынча иреннәрен тидереп торды, көчләп диярлек, калаклап, үзе сыгып ясаган яшелчә-җиләк сутларын эчерде, авызына берәмләп анар җимешенең төшләрен каптырды, көн саен киемнәрен алмаштырды, еш кына, авырттырмаска тырышып, уколларны да үзе ясады. Дежурствосы беткәч, Алияне киендереп, җөй урынына ялгыш җил тиеп куймасын дип, косынка бәйләтеп, саф һавага алып чыкты. Җитәкләшеп дәваханәнең ап-ак чәчәкле алмагач бакчасында йөрделәр, бал кортларының тату гына бызылдашкан тавышларын тыңладылар. Хатынының йөрәгенә ял бирергә, аның янында ешрак булырга, аны күз алмасыдай сакларга, күңелен күтәрергә тырышты.
Алия аны култыклап барганда туктый да, уенын-чынын бергә катыштырып:
– Очындырасың мине, Илшат. Мондый модалы яулык бәйләгәч, модельгә охшап киттем. Кайткач, профессияне алмаштырырга туры килмәсә ярый ла, – дип елмая. Аннан, кинәт җитдиләнеп: – Илшат, бурычка батырасың мине. Бу яхшылыкларыңны ни белән, кайчан түләп бетеремен? – дип, моңсу гына сорый.
– Алия, мин әле сиңа булган бурычымның чиреген дә түләмәдем. Тизрәк терел генә. Без үзебез өчен яңа яши генә башлыйбыз, – дип юата аны ире. Зәңгәрсуга ак борчаклар төшкән күлмәгенең якасын әйбәтли, яшь чактагы кебек бит очындагы чокырыннан гына үбеп ала.
Хатынының савыга төшкәч, күп дигәндә бер ел чамасы вакыттан яңа операция кирәклеген искәртеләр. Аны бары Мәскәүдә генә ясый алалар икән.
...Мәскәүгә барып, табибларга күренеп, белән сөйләшеп кайттылар. Илшат, кабинетта бүлек мөдире белән үзе генә калгач:
– Операция ясамасак, күпме яшәр? Операция аңа никадәр гомер өсти алыр? – дип сорамый булдыра алмады.
– Коллега, үзегез дә беләсез. Күпме генә тырышсак та, Илаһ биргән гомергә без еллар өсти алмыйбыз. Өметләнәбез, өметләндерәбез... Өметсез шайтан гына. Кешене өмет, киләчәккә ышаныч яшәтә, – диде табиб. – Донор табылу белән, чакыру алгач та килерсез, – дип, озатып калды.
Алар, пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп, үзләренең сагындырган, юксынган ояларына кайтып керделәр. Сөйләшеп сүзләре бетмәде. Авыру турында бөтенләй онытып тордылар кебек. Танышлары, дуслары кырмыска иләведәй сырып алдылар.
Әллә ни озак ял итәргә ирек бирмичә, Илшатны эшенә дә чакырдылар. Ул элекеге казанында кайнарга тотынды. Кулыннан скальпель төшмәде.
Буш вакыт табылу белән, берничә минутка гына булса да, Алиясе янына йөгереп кереп чыгарга, аның йомшак кабарынкы чәчләренә иреннәре белән кагылып, яратканын белдерергә, матур сүзләр әйтеп, күңелен күтәрергә вакыт, көч таба. Хәләленең аны тыны белән тартып алырдай булып көтүе иргә илһам өсти. Хатыны ясаган лимонлы яшел чәйне беркемнекенә дә алмаштырмый, аяк өсте өреп суыта-суыта, сүз уңаена ипләп кенә, эшендәге яңалыкларны сөйли-сөйли, иркенләп чәй эчә, ә Алиясе, дөньясын онытып, ис-акылы китеп тыңлый.
Бүген исә, план буенча соңгы операцияне ясаганда, Мәскәүдән, донор бар, дип хәбәр иттеләр. Алар бу яңалыкны дүрт күзләп көтәләр иде. Үз хисабына ялга гариза язды да өенә ашыкты.
Тиздән Мәскәүгә юлланачаклар. Алия дә, көяләнүен сиздерми, үзен, чын табибларча, кулга алган, һәрвакыттагыча, тыныч һәм сабыр. Юл кирәк-яраклары әллә кайчан төйнәүле. Нидер сизгән шикелле аяк астында уралган, инде картаеп килгән песиләренә күшеләре күз-колак булып торыр. Өйдә башка җан иясе юк.
Йөрәкне самолет белән Мәскәүгә китерергә алып чыкканнар. Иртәгә бу вакытка, Аллаһы боерса, мөгаен, йөрәк Алиянеке булыр… Кулларын кулга кушырып, бернәрсә дә онытмадыкмы, кузгалабызмы, дип, күзләрен бер-берсенә текәп утырганда, сискәндереп, телефон шылтырады:
– Илшат Илфатович, бер минутка гына, әгәр мөмкин булса, отделениегә кереп чыга алмассыз микән?! Авария…
Машина белән автобус бәрелешкән. Җәрәхәтлеләр күп. Бүлектә мәж киләләр. Гипс катыралар, яралар, кисәләр, тегәләр… Барысы да бүдек мөдиренең бүген юлга чыгасын белә, шуңа да, авария өчен үзләрен гаепле тоеп, карашларын яшерәләр, телләрен йотканнар диярсең, эндәшмиләр. Авыруларның ыңгырашуыннан башка тавыш юк. Җиңел машинаның рулендә районның зур түрәсенең кызы булган. Хәле үтә начар, чыкмаган җаны гына калган. Ишекнең теге ягында кызның әтисе белән әнисе бәргәләнә. Шунысы ачык: бавыр берничә урыннан ертылган, тегәргә кирәк.
– Илшат Илфатович, сез борчылмагыз. “Ашыгыч ярдәм” вертолеты Алия Римовнаны Уфага илтеп куяр. Аннан улларыгыз Мәскәүгә озатыр, – дип, үзе дә хирург булган баш табиб аны тынычландырырга тырышты.
Илшат авыруны операция өстәлендә ташлап калдырып китә алмый иде. Операция озак барды. Ул бетүгә, кан чәчрәгән халатын салырга да онытып, операция бүлмәсеннән чыгып йөгерде.
Бераздан, операциянең уңышлы үтүен хәбәр итеп, шәфкать туташы шылтыратты.
Илшат, чыгу белән, такси чакыртып, Уфа аэропортына җилдерде. Аннан Мәскәүгә очты. Аннан тагы – такси. Дәваханәгә килеп кергәндә, коридорда уллары әрле-бирле таптаналар иде. Җеп өзәрлек тә хәле калмаган Илшат ишек төбенә куелган кәнәфигә лыпылдап килеп утырды да операция бетмичә урыныннан кузгалмады. Ә аны ясап тору кирәк тә булмаган. Алиянең кинәт температурасы югары күтәрелеп, кан басымы төшкән, башы әйләнеп укшый башлаган, сөйкемле күзләре йомылырга, бите буйлап агып төшкән тозлы яшьләре кибәргә дә өлгермәгән килеш, йөрәге тибүдән туктаган, җаны, гәүдәсен калдырып, күбәләк булып очып, күккә менеп эреп югалган...