Барлык яңалыклар
Дөнья бу
31 октябрь 2020, 00:03

Кызыклы хәлләр

Кокос маен кеше каны плазмасы урынына кулланырга мөмкин.

Бегемотлар су астында туа.
Токиодагы зоопарк ел саен җәнлекләр кешеләрдән ял итсен өчен икешәр айга ябылып тора.
Тәвә кошының йомыркасын пешереп ашар өчен суда дүрт сәгать кайнатырга кирәк.
Әкәм-төкәмнең 25 мең теше бар.
Сукыр тычкан бер төн эчендә үзенә 76 метрлы юл казый ала.
Су астына тирәнгәрәк чумар өчен крокодиллар таш йоталар.
Уникенче каттан егылып төшкән мәченең исән калу мөмкинлеге җиденче каттан егылучысына караганда зуррак.
Кешене бал кортлары җилле көнне күбрәк тешли.
Бегемот авызына 120 см озынлыктагы бала сыя ала.
Кеше үз гомерендә 35 мең печенье ашый.
Саранча көтүе бер көндә 30 тонна ашлыкны ашап бетерә.
Бер кило сыер ите җитештерү өчен 13 мең литр су кирәк.
Кешеләр супермаркетларда еш кына батарейкапар, кояш күзлекләре һәм косметика урлыйлар.
Һиндстанда уен карталары түгәрәк формада.
Кеше гырлаганда аның организмындагы бөтен функцияләр дә туктый, хәтта йөрәге дә типми.
Чебен “ля” нотасына безелди.
Эскимослар телендә кар сүзенең 20 синонимы бар.
Океанның иң тирән урынына тимер шар бер сәгать буе төшә.
Барлык ак аюлар да сулагай.
Кокос маен кеше каны плазмасы урынына кулланырга мөмкин.
Хатын-кызның чәче ир-атныкына караганда ике тапкырга юкарак.
Уртача зурлыктагы шоколадта чама белән 8 бөҗәк аягы була.
Кетчупны кайчандыр дару буларак файдаланганнар.
Җөмлә ахырында куйган ноктага 2 миллион водород атомы сыя.

Фото: posovetuymne.ru
Читайте нас: