Барлык яңалыклар
Дөнья бу
20 октябрь 2020, 00:09

БЕР КҮЗЛЕ КУНАК

Дөнья булгач, төрле хәл була.

Интернетның рәхәте – өйдән чыкмый гына дөньяның теләсә-кайсы почмагындагы кеше белән танышып, аралашып булуда. Шундый дусларымның берсе – Ижауда яшәүче Шәфкать Ганиев тормышында булган кызыклы хәлләрне теркәп бара. Бүген шуларның берсен сезнең карамакка тәкъдим итәм.
Дөнья булгач, төрле хәл була бит. Бервакыт мине туйга фотога төшерергә чакырдылар.Туйның ахырында диярлек соңлап кына бер ир белән хатын-кыз килде. Яшьләрне котлаганнан соң, барысын да җыеп фотога төшәргә уйладылар. Кунаклар болай да арыганнар иде инде. Аларны көч-хәл белән җыйдым, җәфаланып кадр төшердем. Мин һәр кадрны өчәр тапкыр төшерәм, чөнки төркемдә кемдер барыбер күзен йома, кемдер һаман төзәтенә. Бу юлы бер тапкыр төшергәч үк тарала да башладылар. Соңга калып килгән ханым, миңа берничә кадр гына кирәк, зинһар өчен, менә шушы почтага салыгыз әле, дип электрон адресын язып бирде.
Өйгә кайткач та, җибәрим әле онытканчы дип карасам, бу хатынның иренең бер күзе юк. Менә бит, бер генә кадр, анысы да брак! Инде нишләргә?.. Озак чиләнә торгач, фотошоп белән икенче күзен дә ясап куйдым. Фотоны тиз генә почта аша җибәрдем. Бер сәгать тә узмады, теге ханымнан миңа рәхмәтләр яуган хат килеп тә җитте. Баксаң, аның иренең бер күзе чыннан да булмаган икән.

Шәфкать Ганиев фотосы.
Читайте нас: