Барлык яңалыклар
Дөнья бу
16 октябрь 2020, 01:27

Юл буенда кеше аягы табылган

“Төшеп калган аякның иясен” тикшерүчеләр һәм криминалистлар эзләү эшен башлый.

Шушы көннәрдә Башкортстанның Салават районының Малояз-Мөрсәлим юлында кеше аягы табылган. “Төшеп калган аякның иясен” тикшерүчеләр һәм криминалистлар эзләү эшен башлый. Бәхеткә, аяк өзү маньяк эше булып чыкмый. Аяк, чыннан да, кешенеке, тик киселгән түгел, ә табиблар тарафыннан ампутацияләнгән булып чыга. Баксаң, пациент табиблардан ампутацияләнгән аягын алып, улына туган ягына алып кайтып күмәргә кушкан була. Улы ярты юлда машинаны туктатып, трасса янындагы кырда аякны күмәргә карар итә, тик аны этләр казып алып, трассага тартып чыгара.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, ампутацияләнгән әгъзаларны чыннан да алырга мөмкин. Моның өчен операция үткәрелгән хастаханәнең баш табибы исеменә гариза белән мөрәҗәгать итәргә, үз теләгеңнең нигезле булуын аңлатырга кирәк. Әмма, практикада мондый очраклар сирәк була икән. Бу инфекция таралу куркынычына бәйле.
Хастаханәдә ампутацияләнгән аяк-кулны башта кирәкле экспертизалар өчен моргка озаталар, ә соңрак биологик калдык буларак күмәләр.

Фото: fourwinds10.com
Читайте нас: