Барлык яңалыклар
Дөнья бу
5 октябрь 2020, 17:50

Закир ӘКБАРОВ. Үләннең күзе авырта

...Мин гарьләнә дә биреп куйдым: ул гүзәллекне малай миннән алда күргән бит...

Җәйнең көз ягына авыша башлаган мәле. Өч яшен яңа тутырган улым белән йөреп кайтырга чыктык, авыл артындагы басу сукмагыннан атлыйбыз. Нәнинең дөньяны танып белүгә омтылышы мине, яшь әтине, гаҗәпләндерә дә, сокландыра да, горурландыра да. Кемнеке – минеке бит! Йөзәрләгән сорау: “Күк нигә зәңгәр? Болытлар нигә ак? Алар кайда очып баралар? Кояшны күккә кем элеп куйган, ул аннан ничек егылып төшми? Карга кечкенә булса да оча белә, кеше нигә оча белми?”... Җавапларын табып кына өлгер..
Ул чираттагы җавапны тыңлый, күңеленә сеңдерә, үзенчә нәтиҗә дә чыгарып куя: "Әйе, каргаларның канатлары бар шул, алар шуңа күрә оча белә, ә безнең канатыбыз юк, без йөри генә беләбез”. Бу нәтиҗә белән генә үзен-үзе ышандыра алмады, булса кирәк, күк йөзен күздән үткәреп: “Каргалар, каргалар, очып китеп балалар”, – дип тә такмаклап алды. – Әти! Мин шигырь чыгардыммы?
– Әйе улым, менә дигән шигырь:
Каргалар, каргалар…
Очып китеп баралар...
Хәзер инде өч яшьлек шагыйрьнең яңа туган иҗат җимешен икәүләп такмаклыйбыз: “Каргалар, каргалар, очып китеп баралар! Каргалар, каргалар, очып китеп баралар”…
Атлавы җиңел дә, күңелле дә. Ул арада улым тагы бер нәтиҗә чыгарып өлгерде: “Без атлый гына түгел, йөгерә дә беләбез, без шигырь да чыгара беләбез. Шулай бит, әти?”. Бу сүзләрен хуплавымны тыңлап торырга сабыйның сабырлыгы җитмәде, сукмак буйлап йөгереп тә китте. Мин бераз калышкан булдым, аннары сукмак борылышын турайтып, бәбкә үләне үскән чирәмнән атладым.
Малай, йөгерүеннән туктап, капыл гына миңа борылды да:
– Әти, үләнне нигә тапыйсың, аның күзләре авырта бит! – дип, битәр ташлады. Егыл да кит!..
Бәбкә үләне июльдә бик матур чәчәк ата. Энә күзедәй генә чәчәкнең таҗлары энҗедәй ак, серкәлеге алтындай сары, җентекләп карасаң, күз камашырлык гүзәллек. Бик тә вак булу сәбәпле без бу чәчәкгә игътибар итмибез, аны тапап йөрибез. Бәбкә үләне, бәлки, дөньядагы иң әрсез үсемлекләрнең берседер, безнең игътибар итү-итмәвебезгә төкереп тә бирми. Яз килеп, кар эреп бетәр-бетмәстән шытып чыга. Бәбкәләр чемченәме, ат көйшәнәме, адәм баласы таптыймы, аның үсүе – үсү, чәчәк атуы – чәчәк ату. Чәчәкләренең табигать кырыслыгына, кеше битарафлыгына бик бирешеп бармавы да әнә шул кечкенә булуларыннандыр…
Монысы инде улым битәреннән чыгарган ачышым булды. Без бәбкә үләне өстенә иелдек тә әнә шул кечкенә кояшчыкларга сокландык. Мин гарьләнә дә биреп куйдым: ул гүзәллекне малай миннән алда күргән бит. Кирәккәнгә-кирәкмәгәнгә шул чәчәкчекләрне тапамаска ярамаганлыгын миннән алда аңлаган. Ә без, өлкәннәр, бертуктаусыз экологик тәрбия турында акыл сатабыз…
Читайте нас: