Барлык яңалыклар
Дөнья бу
30 сентябрь 2020, 18:47

Кызыклы мәгълүматлар

Дуңгызлар эчкечегә әйләнә алалар.

Сырага караганда, сөт күбрәк симертә.
Сыраны тиз эчү буенча дөнья чемпионы – чех Ян Зампа Ул бер литр сыраны 4,11секунд эчендә эчә ала.
Кеше тәмәкегә теләсә-нинди наркотикка караганда тизрәк ияләшә.
Дуңгызлар эчкечегә әйләнә алалар.
XVII гасырда Англия сырхауханәләрендә дәваланучы балаларга атнасына 9 литр сыра биргәннәр. :
Калифорния штатындагы Хантингтон-Бич шәһәре законнары буенча, исерткеч эчемлекләрне ачык урыннарда, хәтта ишеге ябылмый калган үз гаражыңда да эчәргә ярамый.
Иллинойс штаты законы йорт хайваннарына тәмәке тартуны тыя.
Филләр сыраны бик ярата.
“Мальборо” фирмасының беренче хуҗасы үпкә рагыннан үлгән.
Яңа гына ачкан сыра шешәсе өстеннән күтәрелүче парның температурасы – минус 6 градус.
60 нчы елларда кәефләрен күтәрү өчен Америка студентлары кипкән банан кабыгы тартканнар.
Планетада иң күп тәмәке тартучы халык – японнар. Аның каравы, бу ил үпкә рагыннан үлүчеләр саны буенча дөньяда иң соңгы урында тора.
Төсле төшләрне ирләргә караганда хатын-кызлар ешрак күрә.
Планетаның 20 процент халкы беркайчан да урын-җирен җыеп тормый.
Айова штаты законнары буенча, партнерларга 5 минуттан артык үбешергә ярамый. Бу штатта җәмәгать урыннарында ир-атларга хатын-кызларга күз кысу да тыела.
Дөньядагы иң зур хайван – зәңгәрсу китның теле – олы фил авырлыгында.

Фото: tabor.ru
Читайте нас: