Барлык яңалыклар
Дөнья бу
28 сентябрь 2020, 12:40

Варис АКБАШЕВ. Иң-иң...

...Хәйләкәр, комсыз, кышкы суык һәм җәйге эссене, тирән чокыр, биек диварларны санга сукмаган бу җәнлекнең исемен беләсезме? Ә аның дошманы – иң ягымлы, йомшак, куштан һәм сөйкемле җан иясе...

Безнең Җиребез шундый күркәм һәм бай. Искиткеч матур урман, тау, тугай, яланнар, диңгез, елга, күлләр – һәрберсе үзенчә кабатланмас гүзәллек. Ә күпме кош, җәнлекләр. Аларның беразын гына күреп беләбез, анысы да рәсемнән.
Тик бер җәнлекне генә Җир йөзендә күрмәгән, белмәгән кеше юк. Нинди ул бу популяр җан иясе дисезме? Хәйләкәр, комсыз, кышкы суык һәм җәйге эссене, тирән чокыр, биек диварларны санга сукмаган “күсе” дип аталган җәнлек. Кайсы якта “комак” та диләр, русча – “крыса”. Күсе я аның туганы тычкан аягы тимәгән берәр йорт, келәт, поезд, кораб бар микән? Самолетта очратсак та аптырар хәл түгел. Һәр илнең президент, патша сарайларында да үзен хуҗа итеп тоярга мөмкин. Әйләнеп карагыз әле, бәлки, шул мизгелдә, үзегезгә дип әзерләгән азыкны тәмләп ашап торадыр.
Аллаһ нигә күсене барлыкка китерде икән, дип эчтән генә уйлап куясың. Һәм ник аны Нух пәйгамбәр үз көймәсенә керткән икән? Әллә күсе үзе качып кергәнме?
Юк, табигатьтә бернәрсә дә юкка гына бар ителмәгәндер. Аның каравы, бер яхшыга – бер яман, бер чибәргә – бер ямьсез. Күсенең кан дошманы да иң киң билгеле җан иясе. Анысы инде иң ягымлы, йомшак, куштан һәм сөйкемле – аны сыйпап, иркәләмәгән берәр кеше бар микән? Юктыр. Төшенгәнсездер, ул безнең түрдә, хуҗа мендәрендә йоклап яткан песи булыр. Нух пәйгамбәр аны үз көймәсенә үзеннән дә алда кертеп җибәргәндер дип уйлыйм. Ул гадәт кешеләрдә әлегә тиклем сакланып килә. Яңа йортка песине алдан үткәрәләр. Әгәр песиләр булмаса, күсе-тычканнар үзләрен хуҗа итеп тоярлар иде. Нинди генә хәйләкәр булса да песи тырнагыннан ычкынганнары бик сирәк. Әлеге мизгелдә, мендәр өстендәге песиегез күз йомып рәхәтләнеп йоклап ята, дип уйлый күрмәгез – ул, сезнең бәхеткә, һәрвакыт сак, һәрвакыт уяу.
Читайте нас: