Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 сентябрь 2020, 12:47

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Тормыш китабыннан

“Тулпар” журналының даими авторы, Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылында яшәүче Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАдан бик тә гыйбрәтле хикәяләр. Укымыйча калмагыз!

***
Урамда нәни малай җитәкләгән танышымны очраттым.
– Нихәл, дәү әти.
– Әйбәт кенә. Бүген көтүче әле мин, – дип елмайды ул.
Бер-беребезне аңлап, көлешеп алдык.
– Хатын-кызлар өйдә эш бетерә, онык миңа калды. Һич күз язып булмый, чыга да кача.
– Оныгыңа ничә яшь?
– Икесе тула инде.
– Иң кыен чагы икән. Тагын берничә ел куасың була әле.
Малай тартылып караса да дәү әтисе аны кулыннан ычкындырмады. Үскәндә ир-ат кулы бик тә кирәк шул.
***
Кибеткә бардым. Кибет күпләр өчен аралашу урыны да бит әле ул. Кайчандыр бергә эшләгән танышымны күреп, үзара сөйләшеп киттек.
– Интернетта кызыңның фотосын күрдем, ире белән яшь аермасы зур ахрысы, – дидем, ап-ак башлы, инде тешләре дә коелып бетеп барган ирне күз алдыма китереп.
– Унсигез ел. Яшь чагында алай карт күренми иде дә ул.
Шым гына үз чиратын көтеп торган халык дәррәү көлеп җибәрде.
Тормыш корганда иң башта киләчәгеңне уйларга кирәк икән.
***
Белем көнендә мәктәптә физкультура дәресләре алып барган укытучыны очраттым. Матур итеп киенгән, өстендә кып итеп торган спорт костюмы, аякларында заманча кедалар. Сокланып карап торам: агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк шул. Минем карашны тоептыр инде:
– Хатын алып бирде, – дип куйды.
– Бик мәслихәт, – дип елмайдым мин дә.
– Элек киемне гел авыл кибетеннән сатып ала идек, – дип дәвам итте ул.– Ни бар, шуны аласың инде. Бер елны, беренче сентябрь көнне, үземчә бик матур итеп киенеп барсам, минеке кебек үк спорт костюмында мәктәпнең иң алама укучысы басып тора. И гарьләндем инде! Яңадан бер дә кимәдем ул костюмны. Шушы вакыйгадан соң киемне читкә барып ала башладык.
Әйе, укытучы бөтен яклап та укучыларыннан бер башка өстен булырга тиештер ул.
***
Шәһәргә, балаларның хәлен белергә бардым. Калырга кыстасалар да, икенче көнне үк кайтырга чыктым. Автобус тулыга якын, кысыла-кысыла, иң арттагы бер буш урынга барып утырдым. Шофер халыктан билетсыз гына акча җыйды һәм, күп тә үтми, кузгалып киттек. Шул арада янәшәмдә утырган ирнең телефоны шалтырый башлады. Хәтсез вакыт кем беләндер сөйләште бу. Сөйләшүдән туктагач, миңа карап:
– Хатын шалтырата, – дип куйды.
Ир Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөри, шуннан кайтып барышы икән. Аның сүзен бүлеп янә телефон шалтырады. Автобустагы халык та тынып калды. Кырында утыргач, теге хатынның ни сөйләгәне өзек-өзек ишетелеп кала. Яныңда кем ул, яшьме, картмы, ирме, хатынмы, фәлән дә төгән... Тезә генә. Ир бертуктаусыз үзенең гаепсез икәнен исбатларга тырыша, аны гына яратуын белдерә, тирә-ягында бер кыз да юклыгын әйтә... Ниһаять, телефон тавышы беразга тынды.Түзмәдем:
– Бу көнче хатынны кайдан таптың? – дип сорадым.
– Интернет аша танышып өйләнешкән идек, – диде ул, авыр сулап. – Тайгада эшлим, анда ят хатын-кызларны түгел, ир-атларны да күргән юк.
Инде өч баласы бар, иң өлкәненә җиде яшь тә юк икән әле. Озак күрми торгач, кечеләре оныта, хәтта танымый торалар, ди. Бераздан телефон тагын шалтырый башлады һәм бу хәл кайтып җиткәнче дәвам итте.
Гаиләсен адәмчә яшәтәм дип, чит якларга китеп эшләргә мәҗбүр булган бу юаш ирне салондагы бөтен халык кызгангандай тоелды миңа.
Читайте нас: