Барлык яңалыклар
Дөнья бу
21 сентябрь 2020, 13:13

Марсель ИЛЬЯСОВ. Урман мине ничек диплом яклатты? Булган хәл

Бишенче курсны тәмамлап, диплом якларга әзерләнеп йөрим. Авылга ялга кайткан вакыт. Диплом инде әзер, язылып беткән. Дәүләт комиссиясе алдында яхшы итеп яклыйсы гына бар... Дәвамы – сайтта!

Бишенче курсны тәмамлап, диплом якларга әзерләнеп йөрим. Авылга ялга кайткан вакыт. Диплом инде әзер, язылып беткән. Дәүләт комиссиясе алдында яхшы итеп яклыйсы гына бар. Яшь кеше алдында диплом яклау – бик җитди һәм җаваплы вакыт. Шуңа күрә ясаячак чыгышымны үзалдыма гел сөйләп йөрим. Өй эчендә дә, ишегалдына чыгып та диплом яклап карыйм. Авыл җирендә җәй көне – эшнең иң кызу чоры: бакча эшләре көтеп тора, мал-туар белән мәш киләсең, печән әзерләргә кирәк. Менә хәзер бозауларга болыннан печән чабып алып кайтырга кирәк. “Матай”га чалгы-сәнәкләрне салдым да, болынга барырга әзерләнә башладым. Үзем белән диплом яклаганда сөйли торган текст язылган кәгазь битен дә алдым. Чөнки мин ул текстны кулдан да төшермим. Ишегалдында йөргән әти моны күреп калды да, болай дип әйтеп куйды:
– Дөрес эшлисең улым. Әйбәт итеп әзерлән. Диплом яклау уен эш түгел. Менә хәзер печән чабырга барасың бит инде. Шунда агачлар каршына бас та, кычкырып, дулкынланмыйча һәм ялгышмыйча сөйләп кара. Агачларны комиссия әгъзалары һәм тамашачылар итеп күз алдына китер. Сөйләп бетергәч, әгәр агачлар яфракларын селкетеп, шаулап алсалар, димәк, син яхшы чыгыш ясагансың, тамашачыларың сиңа кул чапкан кебек булалар инде.
Мин әлбәттә әти кушканча сөйләп карадым. Бер атнадан соң, дипломны “бишле”гә яклап кайттым.
Фото: Марсель Ильясовның шәхси архивыннан.
Читайте нас: