Барлык яңалыклар
Дөнья бу
18 сентябрь 2020, 23:20

Төркиядә автобус ауган

Анда Русия туристлары утырган булган.

Анда Русия туристлары утырган булган.
Төркиядә бүген Русия туристлары булган автобус әйләнгән. Вакыйга урыныннан хәбәр итүләренчә, авария урындагы вакыт белән 12: 45 сәгатьтә Аланья районында бер экскурсия пунктына күчкәндә килеп чыккан.
- Зур булмаган тизлектәге автобус агачка бәрелде. Агач аның өстенә килеп төште. Ул сул ягына ауды. Текә яр булса да, автобус юлда кала алды. Соңрак туристлар салонда эскәмияләр ычкынуы турында сөйләде. Берничә кеше зыян күрде, аларның кул-аяклары сынды, башлары җәрәхәтләнде, — дип хәбәр итә Сергей Панин.
Ярдәмне алар сәгать ярымнан соң гына көтеп ала алган.
Фото: мк.ру
Читайте нас: