Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 сентябрь 2020, 13:10

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Уеннан уймак

...Тегенең белән араны ничек өзәргә? Кармакламакчы була түгелме? Өзми дә куймый бит. «Өйлән дә, өйлән!» – дип бәйләнә...

Рәмзил кинога йөрергә яратмый, кино-концертларга әвәс түгел. Аны берничек тә кинога алып бара алмыйсың. Ә бүген үзе:
– Тиз генә бул! Кинога билет алдым, – диде, ишектән кергәч үк.
Фәрәхия аптырап китте.
– Нишләп алай барырга булдың әле?
– Бик мактыйлар бит. Карап карыйк әле без дә.
Кино менә-менә башланырга тора. Утырышып беткәннәр. Утны да сүндергәннәр. Кергәч тә, ишектән төшкән яктыда, ике урын буш икәнен чамаладылар. Урыннарның бер ягында – бер ир, икенче ягында бер хатын утыра. Арадагы ике урын буш.
Буш урыннар аларныкы булып чыкты. Күршедәге хатын тырышып бизәнгән, дулкынлана, кызарып пешеп беткән. Фәрәхияләр ишектән күренү белән ул сикереп тора язды, нидер әйтмәкче булгандай итте. Авызы ачылып ябылды. Фәрәхия хатын янына утырды. Рәмзилгә теге ир белән янәшә утырырга туры килде. Әлеге хатынга болай утырышу охшамады. Шарфы, куллары белән ниндидер хәрәкәтләр ясап, Рәмзилгә нидер аңлатырга тырышты.
«Минем янга утыр», дип аңлатырга маташуы булгандыр. Ә эш менә нидә икән, дип, киноның кино түгел, ә спектакль булуын аңлап алды ул.
Ире Фәрәхиягә нидер әйтергә омтылган иде дә тукталды, мыгырданып кына куйды. Фәрәхия янәшендә утырган хатынның үз-үзен тотышыннан аның кем булуын аңлады. Шушы икән, дип уйлап куйды. Ул бирелеп кино караган булып, күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышты. Бу спектакль нигә кирәк булды икән, дип кенә уйлап куйды ул. Берни булмагандай, сөйләшми генә карадылар.
Таякның авыр башы Рәмзилгә төште. Ул көтелмәгән хәлдән ничек исән-имин котылырга, ничек ерып чыгарга, дип баш ватты. Бернинди карарга килә алмый йөдәде. Аңарда кино кайгысы юк иде.
Кайтырга чыкканда ире Фәрәхияне үзенә таба тартты да: «Әйдә! Миннән калма!» – дип, атлый-йөгерә кайту ягына юнәлде. Үзе, йөгерә дисәң, йөгерми, атлый дисәң, йөгерә. Чаба гына, артына да әйләнеп карамый. Әйтерсең дә артларыннан кемдер куа килә. Җәяүләп качарга исәбе. Фәрәхия аның артыннан күпме тырышса да өлгерә алмый, чак-чак аны күздән яздырмый бара.
Шулай булса да, ул артына әйләнеп карамый булдыра алмады. Көчек шикелле арттан килә бит, әй, теге хатын. Олы юлга, проспектка чыкканда, тагын борылып карап алды. Киләме теге кәнтәй, янәсе. Куып җитү мөмкин түгеллеген, куып җитәргә маташу мәгънәсезлек икәнен, кирәк тә түгеллеген аңлап, теге хатын тукталды, баскан урынында торып калды. Олы юлдан янәшә атладылар.
Рәмзил белән Фәрәхия фатирларына ахылдап, тирләп-пешеп кайтып керделәр. Сөйләшми генә чәй эчтеләр.
…Йокларга яттылар. Фәрәхия иренең кинога нигә алып баруын аңлый алмады. Тегеләй дә, болай да уйлады, уйларының очына чыга алмады, изрәп йокыга талды. Рәмзил исә Эльвинаның ни өчен кинога чакыруын аңламады. Бармаска тырышып, карышып караган иде дә, «әй, бер барып кайтыйм инде», дип, ризалашты. Теге ир кем булды икән? Сәер генә утырды. Ярый әле, Фәрәхия тавыш куптармады. Берни сизмәде дә шикелле. Сабыр, аек акыллы шул минем хатын. Җәнҗалны җене сөйми. Ышанычлы хатын ул, аңа таянырга була, аны һич тә рәнҗетергә ярамый. Шөкер, җәнҗалсыз үтте. Их, үземнең хатын, дип уйланды.
Тегенең белән араны ничек өзәргә? Кармакламакчы була түгелме? Өзми дә куймый бит. «Өйлән дә, өйлән!» – дип бәйләнә. Ачык авыз мин. Ни пычагыма аңа бәйләндем! Шул тасма телгә. Елан кебек уралды шул. Капкынга эләккәнемне сизми дә калдым. Нишләргә? Шулай уйланып, йоклый алмый ятты.
Ә Эльвинаның исәпләре икенче иде. Көнләштерергә, талаштырырга, тавыш куптарырга, араларын бозарга, Рәмзилне аерып алып калырга иде исәбе аның. Хатынының дүрт ягы кыйбла, әйдә теләсә кая китсен! Ялгызы шыңшый-шыңшый кайтып китсен, дип уйлап, шулай булуына өметләнеп, икесен дә кинога чакырган иде. Ир туганы белән сөйләшеп, килешеп куйганнар иде. Фәрәхия шул ир янына утырыр, ә ул аны сөйләндереп, яла ягарлык этлек эшләп, ире алдында оятлы итеп, гауга чыгарырга тиеш иде. Килеп чыкмады. «Ярар, җаен табарбыз!» – дип юанырга тырышса да, әле Эльвинага бер дә күңелле түгел иде. Әйе, сценарий уңышлы язылмаган булып чыкты. Спектакль булмый калды.
Барыбер үземнекен итәрмен. Иртәгә үк аның юлына чыгарга, мәсьәләне кискен куярга. Янарга да була. Минем козырь бар. Бүгенгесе чукынып китсен! Иртәгәдән хәйлә белән алдыру ягын карарга ниятләп, ул үзен тынычландырырга маташты.
Фәрәхия берни булмаган кебек йөрде. Иртән бергәләп эшкә китәләр, кичен бер-бер артлы кайталар. Ул иртәрәк кайта, кухняда аш-су әзерли. Иренең соңгы көннәрдә уйчанланып, боегып китүен, нык борчылып йөрүен тойды. Теге тынгы бирмидер инде. Рәмзил үзен кая куярга белми, үрсәләнә, үзе дә абайламастан ишекле-түрле бүлмә буйлап арлы-бирле йөри.
«Үзенә урын таба алмый йөди бит бу, бахыркай! Ни кайгы төшкән моның башына? Әллә теге кәнтәй авырга калганмы? Тикмәгә түгелдер. Утка баскан песи кебек чапмас иде. Димәк, авырга калган. Рәмзилгә, өйлән, дип, бәйләнәдер, мөгаен. Ә бәлки, өйләнмәсәң, тегеләй дә болай дип, яный да торгандыр әле, дип уйланды ул, үзе кухняда мәш килде. Хатын-кызның кухняда эше бетәмени. Шулай чәбәләнеп, җәфаланып ике-өч көн йөрде. Ә үзе дәшми, кинәт-кинәт уфылдап куя. Фәрәхия дә ләм-мим. Шулай, җанкай-җанашым, нәфесең тыя алмасаң, капкынга капканыңны сизми дә каласың. Менә шулай, уеннан уймак, дип көлде дә, картын җәлләде дә.
Түзмәде, сөйләшеп карарга булды. Тик ничек, ни дип, сүз башларга, авырткан җиренә кагылып, эшне бозып куюың да бар. Бу четерекле хәлдә бик сак булырга кирәк. Ул тәвәкәлләде. Ир хатыны булып түгел, әнисе улы белән сөйләшкән кебек. «Син болай дип әйт: «Мин сине көчләмәдем. Үзең сузылып яттың. Мин сиңа, өйләнәм, дип әйтмәдем. Теләсәң, аборт ясат, теләсәң, тап. Тик миңа ышанма. Ул балаңны минем өскә куярга, миңа тагарга уйлама! Алимент түләмәячәкмен. Балаңны үзең карар, үзең үстерер булсаң – тап! Башкача минем юлыма чыкма, очрашу эзләмә. Хуш!» һәм вәссәлам.
Фәрәхия иренә күтәрелеп карарга кыймады, тиз генә кухнясына кереп югалды. Я Ходай, ни дияр! Үзем дә инде. Сугып җибәрүе бар, кызып китүе мөмкин, дип куркып уйланды, каушап төште. Әмма ире ник бер сүз әйтсен. Яткан җиреннән кузгалмады да, диванында ята бирде. Уйланадыр. Әйдә, уйлансын, әйдә бераз сызлансын. Бер-бер карарга килергә кирәк, ләбаса. Фәрәхия, бөтен кыюлыгын җыеп, ирен чәйгә чакырды. Сөйләшми генә эчтеләр.
Аллаһуга шөкер! Җил-давылсыз үтеп китте, дип шатланып уйлады ул. Башка берни дә әйтмәде, төпченмәде дә. Болай да бар да ачык билгеле. Уйнап башланган кыңгыр эш җитдигә, хәтта язык эшкә әйләнә. Менә хәзер бу буталчык хәлдән теләсәң ничек котыл инде, дип, елмаеп куйды. Ике ут арасында калдыңмы? Бу сиңа сабак! Уйнап эшләсәң дә, уйлап эшлә, димәсләр иде. Берничә көннән соң тулган ай кебек балкып, киң елмаеп, ишектән үк шаулап кайтып керде хәләл җефете. Үзе шат. Шатлыгы эченә сыймый. «Бу – мин! Картың!» – дигән була.
– Әйдә, әйдүк, картым! Рәхим ит! Түрдән уз! Аш өлгергән. Юын да ашап алырбыз, – дип, ярым шаяру белән аның сүзләрен күтәреп алды, шатлыгын бүлеште. Әһ, һә, әйткән икән. Эше пешкәнгә охшый. Я, өстеңнән тау төштеме? Эшең барып чыктымы?! Ярый, алайса. Бик әйбәт, ярдәмем тигән булса, дип уйлап куйды.
Ашап-эчеп алгач, гадәттәгечә кичке прогулкага, җәяү йөреп кайтырга юнәлделәр. Икесе дә булып үткән вакыйгаларга кагылмадылар. Шөкер, ире бөтенләй тынычланды инде. Икесе дә канәгать, икесе дә шат иде.
***
Автор турында
Башкортстанның Салават районындагы иң матур авылларның берсендә, каешып-каешып аккан Сукаешлы елгасы белән тау-таш арасыннан ургылып чыккан Атау елгасы кушылган уйсулыкта урнашкан Таймый авылында туган. Балачагы авыр елларга (сугыш, сугыштан соң илне торгызу, авыл-шәһәрләрне яңадан төзү, төзекләндерү һ.б.) туры килә.
1956 елда Урмантау урта мәктәбен тәмамлап, К. А. Тимирязев исемендәге педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә. 1957 елда институтка университет исеме бирәләр. Университет программасы белән укыйлар. Аны 1961 елда тәмамлый. Институтта укыганда журналистика факультеты оештырыла. Шунда укып, «Кызыл таң» гәзитендә практика үтә. Укуын тәмамлагач, «Кызыл таң» гәзитендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннары алты ел мәктәптә башлангыч сыйныфларда урыс теле укыта.
1969 елда икенче шәһәр типографиясендә корректор-редактор булып эшли башлый. Эш кызыклы да, җаваплы да була. Җәмәгать эшләренә чума. Агитатордан башлап, пропагандист, местком председателе, партоешма секретаре урынбасары, Киров район халык судында халык утырышчысы, шәһәр Советы депутаты, иптәшләр суды председателе вазифаларын башкарырга туры килә. Аларны күңел биреп, тырышып, үзенең ял вакытлары исәбенә башкара.
1982 елда УЗКАда техник документация бүлегендә инженер булып эшли башлый. Аннары СКТБ «Меркурий»га чакыралар. СКТБ «Меркурий» нигезендә НИИ ЭСК оештырыла. Анда да инженер булып эшләвен дәвам итә. «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә. Әдәбият, журналистика – яраткан шөгыле. Урта мәктәптә укыганда стена гәзитенә мәкаләләр язган. Төрле жанрларда иҗат итә. «Мәхәббәт кайчан ярала?» үзнәшер китабы (Уфа, 2018) дөнья күрде.
Читайте нас: