Барлык яңалыклар
Дөнья бу
8 сентябрь 2020, 20:00

ҖӘВИТ ЧЫРШЫСЫ

...Әхияр бабайның кече малае Җәвит югалган, дигән хәбәр бөтен авылга таралды...

Бөек Ватан сугышы еллары иде. Әхияр бабайның кече малае Җәвит югалган дигән хәбәр бөтен авылга таралды. Нишләп авылда кеше югалуы мөмкин? Андый хәлнең булганын да хәтерләмиләр авыл кешеләре. «Югалган» дигәннәре – җиде-сигез яшьлек Җәвит көннәрдән бер көнне кич өйләренә кайтмаган. Анасы, атасы, апасы, ике абыйсы нык борчылып күршеләренә хәбәр иткәннәр. Караңгы төндә кая барасың аны эзләп… Ул заманда, хәзерге кебек, полиция, МЧСлар, хәтта телефон да юк иде.
Икенче көнне иртә белән эзләргә чыгалар. Атасы – авыл арасыннан, абыйлары басуга, урманга китәләр. Иң беренче Гөлбәр чокырын, Ком чишмә буйларын, Корт бакча тирәсен, арыш басуларын тикшерәләр, өч чакрымдагы урманнан эзлиләр. Ул көннәрдә басуда, урманда «Җәвит» дип кычкырган тавыш тынмады. Кызлары Хөснә әниләренең туган авылы Чургылдыга китте.
Әхияр бабай авылда бердәнбер кое казучы оста иде. Авылдагы коеларның күбесе аның куллары белән казылган. Ул кое казыганда еш кына Җәвит тә килә иде. Соңгы коены колхоз рәисе Хәмәтгәрәйгә казыды. Анда да Җәвит атасы янында чуалды. Малайның коега батуы бик ихтимал иде. Әхияр бабай беренче булып Хәмәтгәрәйләргә керде.
– Гаширә килен, Җәвит күренмәдеме?
– Бер дә шәйләмәдек, – диде ул.
– Шулай да, коегызны карыйк әле!
Әхияр бабай авылдагы коеларны үзе төшеп тикшерде, аңа күршеләре ярдәм итте. Кое төбенә сүс арканга бәйләнеп төшкәч, кое төбен озын таяк белән төрткәләп тикшерде. Күрше авыллардан да бернинди дә хәбәр килмәде. Өченче көнне коеларны кабат тикшерделәр. Җәвит юк та юк. Аны исән-сау күрү ышанычы кичен кояш баткандай юкка чыга башлады.
Дүртенче көнне эзләүдән туктадылар. Урманда, басуда эшләгәннәрнең очраклы рәвештә очрый алу ихтималы гына сакланып калды.
Әхияр бабайның йорты Әтәч урамның аргы очында урнашкан. «Әтәч» дигән сәер исем урам малайлары арасында дуамал, артык кызу канлы сугыш чукмарлары күп булганнан килеп чыккан.
Урам беткәч тә текә яр башлана, анда Ком чишмә дигән берничә чишмә урнашкан. Алар бер дә гадәтигә охшамаган. Ташлар арасында тар гына ярыклар, алардан гөрләвек кебек су агып чыга. Ул коңгырт доломит ташны кисеп иреккә чыга да, инешкә юнәлә. Аның челтерәве суга килүчеләрне ерактан чакырып тора. Авыл кешеләре, ярыкларны балта белән чабып киңәйтеп, чүмеч сыярлык кына куышлар ясаган. Суы йомшак та, тәмле дә. Ул суның, бәлки, дәвалау сыйфаты да булгандыр, ләкин беркем дә аны тикшермәгән. Ком чишмә суында пешерелгән такта чәйнең тәме искиткеч, чыгышы икеләтә каты була иде. Шуңадыр, аның суы авыл халкына, бигрәк тә сугыш елларында, бик зур файда китерде. Аның яныннан узганнар суын татымый китми иде.
Җәвит башта Ком чишмә кырына төште, учлап су эчте, инештә чуалган этләйләрне, ташбашларны күзәтте, куллары белән тотарга тырышып карады. Балык үргә таба йөзә – Җәвит алар артыннан куа. Тотарсың аларны! Хәрәкәтләрен акрынайтып Җәвит алдында биегән кебек ялтырыйлар да, кулларын суга якынайтса, аткан ук кебек юк булалар. Үзләре көмеш төстә, йөзгечләре бәләкәй генә кош канаты шикелле. Бер-ике адым атлый да, кулларын кабат суга тыга, балык тагын атыла. Әллә уйныйлар, әллә үчеклиләр – белмәссең. Балыклар Җәвит белән сөйләшәләр кебек, ул аларны аңламый, ишетми дә. Шулай Җәвитнең күзләре кызды. Берне булса да барыбер тотам, дигән уй яулады аны. Ниһаять, эләктерде бер ташбашны! Кулында чәбәләнгән балыкка карап, юлын дәвам итте. Беркайчан да балыкны болай кулында тотканы юк иде. Башы зур, каты, шуңа да ташбаш диләрдер инде, дип уйлады. Бер як саңагын ачып карады. Песигә бирермен, дип, әрекмәнгә төреп, кесәсенә тыкты.
Бара торгач, инеш чокыры бетте, ярлары сөзәгәйде. Җәвит яланга килеп чыкты. Сулда – Корт бакчасы, уң якта – колхоз басулары. Корт бакча дигәне – берничә карт юкә агачы утырган ялан. Егерменче гасыр башында урманны кыркып, җирне ашлык басуына әйләндергәннәр.
Корт бакча тирәләрендәге ялан җиләккә бай. Быел яланны көтү маллары таптап бетергән, җиләк тапмады. Ашлыклар әле өлгермәгән, басулар тып-тын.
Юлдан ерак түгел яланчык бар. Анда ташлар өеме. Ул ташларны басу тазартканда ташыганнар. Ташлар арасында, зур булмаган ялгыз чыршы үсә, көтү керми, анда җиләк шәптер, дип уйлады, күңеле күтәрелеп китте. Барып җиткәч, җиләкнең күплегенә хәйран калды. Хуш исле алсу-кызыл каен җиләге, итләч эре җир җиләге тәмләгәнче үк малайның күз явын алды, башын әйләндерде. Их, савыт булса, әнкәйгә җыеп китерер идем, дип, борчылды. Әрекмән яфрагы табып, бүрәнкә төрде дә, тутырып җиләк җыйды. Башта иелеп, аннан мүкәйләп, туйганчы җиләк ашады. Авызын киң ачып исни башлады. Чыршы төбендә үләнгә утырган иде, авып китте дә, чәчәкле сәхрә исенә исереп мышный-мышный йокыга тарыды.
***
Дүртенче көн төш авышканда Җәвит уянып китте. Як-ягына карады. Шул ук ялгыз чыршы, тирә-ягы кып-кызыл җиләклек. Күктә тургай сайрый. Бераз җиләк ашады. Тагын килү уе белән авылга ашыкты. Өенә кайткач та ипи шүрлегенә юнәлде. Күп еллар инде урында интеккән әнисе, улын күргәч, үзен-үзе онытып, яткан урыныннан сикереп торырга маташты. Хәрәкәттән мәхрүм аякларына басам дип омтылганда, идәнгә гөрселдәде. Җәвит кулындагы ипи кисәген авызына тыкты да әнисенә ташланды. Берничә көн билгесезлектән көчен җуйган ана малаен кочаклап алды. Нәрсәдер әйтергә хәле юк. Җитмәсә, егылудан аяклары тагын да нык сызларга тотынды.
– Кайда булдың, гөнаһ шомлыгы? Бөтен җирдән эзләп бетердек, сине эзләп, апаңны Чургылдыга җибәрдем.
Җәвит анасының хәвефләрен бер дә аңламады. Аның уенча, ул иртән китеп кич кайтты.
– Ком чишмәдә балык тоттым, Корт бакчага бардым. Бер чыршы төбендә җиләк шәп икән, туйганчы җиләк ашадым. Утырганда йоклап киткәнмен.
– Өч көн, өч төн йокладыңмыни?
– Бүген генә киткән идем ич!
– Кая балыкларың?
Җәвит кесәләрен капшады. Әрекмәнгә төрелгән, исләнә башлаган табышын чыгарды.
– Әйе, шуңа балыгың исләнеп беткәндер.
Бу сүзләрдән соң үзара аңлаштылар шикелле.
Кич Әхияр бабай йортына күршеләре, бала-чага җыелды. Әтисе, абыйлары кайтты. Өй эчендә балык исе аңкып тора. Башта әтисе Җәвиткә ни әйтергә дә белмәде. Җәвит – төпчек малай. Хатыны сырхаулаганлыктан Әхияр бабайга иң якыны булды. Тәүге адымнарын атларга үзе өйрәтте. «Әти»не, «әни»дән алда әйтте бугай Җәвит. Төпчек – төп йортның булачак хуҗасы. Өлкән яшькә җиткәч, аның кулына калачакларын исенә төшерде. Җәвит – йомшак күңелле, уйчан, басынкы, өмет баглаган малай иде.
– Кайда югалырга була, юньсез малай, бүреләр оясы эзләдеңме? – дип, башын иеп, елап торган малаеның җилкәсенә төртте.
Малае эндәшмәде. Җыелганнар Җәвиттән күзләрен алмады. Ул күзләрдән сөенеч нурлары балкый иде: «Исән ич!»
Бераздан кешеләр тарала башлады. Әхияр бабай да тынычланды кебек. Җәвитне өстәл янына ашарга утыртты, алдына кружкада сөт, ипи кисәге куйды, үзе сыер саварга чыкты. Өч көн, өч төн йокы күрмәгән гаилә, соң булса да, татлы йокыга талды.
Икенче көнне Әхияр бабай малаена карап торды да:
– Кара син аны, әллә үсеп киткән инде, чукынмыш, битләрең дә тулыланган кебек.
– Шешенеп беткән ул, шулкадәр йоклап, – диде хатыны.
Кояшта кызынган бите, чыннан да, җилсенеп тулыланган иде.
Җәвитнең күп көннәр югалып торганын йокыга тарудан дип таптылар. Гади йокы алай озакка сузылмый, димәк, ул мәрткә киткән. Күршедәге сиксән сигез яшьлек Фаизә әби шундый сүзләр әйткән:
– Сабый мәрткә барган, изгеләр затына эләгер. Андыйлар әүлия була.
***
Авыл халкы шушы хәлдән соң басу уртасында ялгыз үскән чыршыны «Җәвит чыршысы» дип йөртә башлады.
Нәдһәт ФӘТХИЕВ.
Читайте нас: