Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 сентябрь 2020, 23:25

Гөлнара МАХИЯНОВА. Халык әйтсә, хак әйтә

...Тыкрыктан үзем яшәгән үзәк урамга борылган гына идем, тагын печән, салам түкләре ята... Мине генә көткәннәр! Бер “тимер ат” шулар белән булаша. Ярый әле, кысыласы-посыласым юк: урамыбыз киң, иркен. Уңыш уңган икән быел. Кәбисә елын ничек кенә хурласаң да, сүз юк. Кыр тулы игене дә уңган, шөкер. Бәрәңгесе дә. Барысы да... Халык та, мал-туар да, кош-корт та тук булачак, димәк. Шул уйларымнан арынып, түкләргә якынлашуым. “Икенчегә”, юри генә булса да, “бәхетемне сынап” карарга булдым: – Тавык оясына гына, бер сәнәклек саламыгызны бирегезче? – дидем...

Эшкә китеп барам. Юлны кистерергә теләп, болай да ашыккан кеше бу чакта нишли дисезме? Елга булса, басма аша сыптыра, урау булса, ындыр артыннан чаба, ерак булса, тыкрыктан инде минеке! Тыкрык иркен, хәтта бер генә йортлы урам кебек үзе.
Ике як коймалы юлны тутырып, салам-печән төргәкләре – “түк”ләр тәгәрәп ята.
Иге-чиге юк... Әй күп! Тик яшьләрчә “селфи” төшәргә вакытым юк инде менә! “Әх!” – дидем дә, араларыннан кысыла-кысыла, юлымны ары дәвам иттем.
“Әх”кә “селфи” гына түгел, бар булмышым сыя иде ул чакта. Көрсенүдән файда юк, ашыгычлы...
Эштән кайтам. Ухылдап. “Уф”ылдамыйча гына. Юлны кистерергә теләп, болай да арыган кеше нишли? Дөрес... Теге тыкрык инде, билгеле... Түкләрне сарайга ташып, соңгы ике-өч сәнәклек чамасын җыйгалап йөргән бер ир күренде күземә. Сәлам биреп, сәлам алыштык. Хуҗабикәнең улы икән. Әнисе сиксәннән өстә, һаман мал-туар асрый.
– Бер генә пакет салам бирегезче, – дидем.
– ?
– Тавык кетәклегенә генә. Ояга, – дидем, ачыклап.
– Мин сиңа пакет эзләп йөримме?! – димәсенме бу миңа!
Каным кайнаса да, каты бәрелергә тырышмадым. Әрепләшергә теләгем дә, хәлем дә чамалы иде. “Таш атсалар да, аш белән ат”, – тәрбия шундый, әтигә рәхмәт инде. Гадәт тә үзгәрми, ни дисәм дә, “сырт та сынмый”.
– Ә Сезнең мохтаҗлык миңа төшсә, мин Сезгә бодай капчыгымны да бирер идем. Җәәәл түгел! – дип суздым...
Ул мине болай җавап кайтарыр дип, көтмәгәндер, ахры. Сәнәген бер читкә сөяп:
– Хәзер, алай икән... – дип мыгырдады да, ачык капкасына юнәлде.
Ә мин сер бирмәдем. Кан кайный шулай да!
– Я тавыгым йомырка салмас, кирәкми... – генә дидем. Анысын да – эчемнән генә. Әйтәмме соң, “Авыз-борыннан кан тамса да”...
...Тыкрык тәмамланып, үзем яшәгән үзәк урамга борылган гына идем, тагын печән, салам түкләре ята... Мине генә көткәннәр! Бер “тимер ат” салмак кына шулар белән булаша. Ярый әле, кысыласы-посыласым юк: урамыбыз киң, иркен. Уңыш уңган икән быел. Кәбисә елын ничек кенә хурласаң да, сүз юк. Кыр тулы игене дә уңган, шөкер. Бәрәңгесе дә. Барысы да... Халык та, мал-туар да, кош-корт та тук булачак, димәк. Шул уйларымнан арынып, түкләргә якынлашуым. “Икенчегә”, юри генә булса да, “бәхетемне сынап” карарга булдым:
– Тавык оясына гына, бер сәнәклек саламыгызны бирегезче? – дидем.
– Бииик “күп” сорыйсыз түгелме? – дип әйтеп куйды абзый кеше, елмаеп. – Салам бездә муеннан, түге дә жәл түгел, сеңлем. Ал, ал! Кайтышлый, үзем китереп бушатырмын, кирәксә, – ди бит бу миңа.
Трактор аша үрелеп, кем микән бу, дип, йортына күз ташладым. Абзый кеше үзебезнең чыбык очы икән лә, туганым булып чыкты. Рәхмәтләр яугыры! Әтисе дә уңган, булдыклы кеше иде. Абруйлы, әдәпле булып исемдә калган. Улы да, үзе кебек, әдәпле, эзле икән!
“Киңәш кирәк булса, дусларыңа бар, ә бернәрсә дә кирәкмәсә, туганыңа бар”, – диләр, имеш... Мин, бүгенгедән башлап, моның киресен исбатлый алам! Билләһи!
Дүртөйле. 03.09.20.
Читайте нас: